ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Балалар, оныклар ирешкән уңышлар һәр ата-ана, әби-бабайлар өчен зур шатлык инде ул. “Северный“ ширкәте баш инженеры Самат Йосыповның улы Исламның авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану буенча Россия күләмендәге һөнәри осталык чемпионатында икенче урынны алуын ишеткәч тә куанып куйдым.

Милли бәйрәмебез Арча Сабантуенда район башлыгы Илшат Нуриев уңышка ирешкән спортчыларны котлап, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

“Казан арты” музее узган атнада райондашларыбызны үзенчәлекле  чарага җыйды. 80 елга якын исемнәре хәбәрсез югалганнар рәтендә булган якташларыбызның якыннары рәсми хәбәр кәгазен кулларына алды

«ГТО Сабантуе» онлайн акциясе – ул видеороликлар конкурсы.

Акциянең муниципаль этабы 2024 елның 8-21 июлендә уза. Акциянең республика этабы 2024 елның 22-29 июлендә узачак. Конкурс онлайн форматта ВКонтакте социаль челтәрендә үткәрелә.

2024 елның 8 июленең көндез һәм кичендә Татарстан Республикасында күк күкрәү һәм 15-18 м / с көчле төньяк-көнбатыш җилләре көтелә.

Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы өчен төп дирекциясе хәбәр итә


7
июль, 2024 ел
якшәмбе

Арча районы ЗАГС бүлеге узган атнада үзенчәлекле кунаклар кабул итте

Биредә Мәскәүдә башланган “Гаилә учагы“н тапшыру бәйрәме узды.

Без аның белән якшәмбе көн очраштык. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Алексей Савельев Яңа Чүриле авылыннан. 32 яшьтә.

Районыбызның ун гаиләсе ялларын табигать кочагында уздырды. Алар Курса-Гөберчәк-Мөрәле маршруты буйлап җәяү үттеләр 

29 һәм 30 июньдә Арча Укучылар сарае “Сәламәт Арча” проекты кысаларында “Ял-Юл” җәяүле сәяхәте оештырды.

Дәүләт автоинспекциясе тарихына күз салыйк. 1936–1940 еллар – совет халык милициясенең  әлеге хезмәте эшли башлауның беренче еллары

1936 елдагы юл хәрәкәте кагыйдәләрендә шундый юллар бар: “Барлык урам хәрәкәте түбәндәге тәртипкә буйсынырга тиеш: җәяүлеләр кул белән йөк ташучыларны үткәрергә, кул белән йөк ташучылар – ат белән йөк алып баручыларга, атлар – автомашинага, ә автомашина - барлык махсус машиналарга һәм автобусларга юл бирергә бурычлылар”.

Арчада яшәүче Татьяна һәм Александр Зимановлар алтын туйларын билгеләп үтте

Бу көнне аларга район башлыгы Илшат Нуриевның котлавы һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International