Лесхоз мәктәбендә, ай-яй, матур очрашу булды! Ветеран укытучылар Равия Емельянова белән Алия Степановага 85 яшь тулу уңаеннан үзләрен мәктәпкә кунакка чакырдылар
Румия Надршина
Арчадан без район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина һәм Россия пенсионерлар берлегенең райондагы бүлеге рәисе Руфия Баһаветдинова белән бардык. Мәктәп укучылары кунакларны матур итеп каршы алдылар.
Мәгъсүм белән Мариянең утлы сугыш елларында чыныккан мәхәббәтләре гомер буе дәвам итә
Гөлсинә Зәкиева
Балтач районының Көшкәтбаш авылы егете Мәгъсум Галимҗанов һәм Саратов өлкәсенең Шумейка авылы кызы Мария Алексеева илле биш елдан артык тигез гомер итә.
Алар язмышы белән кызыксыну безне Лесхозда яшәүче кызлары Рәйсә белән очраштырды. Килүебезнең сәбәбен ишеткәч, ул башта югалып калды, аннан истәлекләрне барлый башлады. Вакыты-вакыты белән күзләре яшьләнде, тавышы дулкынланудан калтырап куйды, аның һәр сүзе әти-әнисенә карата олы ихтирам белән сугарылган иде.
Соңгы ун елда районда көнлек сөт җитештерү 100 тоннага артты
Ильяс Фәттахов
Әлеге уңышка өлеш керткән һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт! – диде Илшат Габделфәртович. – Бүгенге көндә район буенча бер сыердан уртача көнлек савым 25 килограммнан артып китте. “Ак барс“ агрокомплексы“, “Кырлай“, “Игенче“, “Яңарыш“, “Северный, “Кишет“ хуҗалыклары терлекчеләренең уртак уңышка керткән өлешләре аеруча зур.
2024 елда район хуҗалыклары 86,2 мең тонна сөт җитеш-терделәр, 2023 елга караганда үсеш – 15 процент. Республикада иң зур күрсәткеч бу. Бер сыердан уртача 8731 килограмм сөт савылды, 2023 елдагыдан 626 килограммга күбрәк.
Игенчеләр өчен иң җаваплы чор җитте
Авыл хуҗалыгы
Ильяс Фәттахов
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Инсаф Шәрәфиев җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итте.
Аңа кадәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хуҗалык-ларның эш планнарын кабул итү булган иде.
Арча шәһәрендә яшәүче, районның мөхтәрәм хатын-кызы Рая апа Фәтхуллина бу сүзләрне еш кабатлый
Ильяс Фәттахов
Шушы арада редакциядә булганда да әтисенә багышланган шигырьләрен сөйләде, аларның һәр сүзе күңел түрендә саклана, аларда сагыну, юксыну...
– Минем әтием Гарифуллин Ахунҗан Гарифулла улы 1906 елда Ашытбаш авылында туган, – дип сөйләп китте ул. – 1941 елның 9 августында алар безнең авылдан 6 кеше чыгып киткән. Мин шул елның 4 октябрендә туганмын. Әти киткәндә Зөфәр абыема – 5, Ягъфәр абыйга 3 яшь булган. Әти бригадир булып эшләгән. Әнием Хөснәгә аңа карап ниндидер өстенлек бирелмәгән. Киресенчә, әнә эшкә башта Хөснә чыксын, аннан соң без чыгарбыз, дия торган булганнар. Әни тырыш кеше булган, Шекәдә мәдрәсә тәмамлаган, авылның абыстае иде.
Миңа 4 яшь тирәсе булгандыр, әнинең ниндидер кәгазь тотып елап торганын хәтерлим. Әтинең хәбәрсез югалуы турындагы хәбәр булгандыр инде ул.
Түбән Мәтәскәнең яңа ачылган спорт залында “Казанка“ хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров призына балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды
Спорт
Исрафил Насыйбуллин
Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.
– Көрәш буенча соңгы елларда безнең район алдынгы урыннарда. Бу, иң беренче чиратта, сезнең, тренерларыгыз һәм әти-әниләрегезнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Киләчәктә дә сезгә уңышлар телим, – диде ул.
ТР көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров күркәм спорт залын булдыруда башлап йөргән һәм шушы бәйгене оештырган “Казанка“ хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабировка федерациянең Рәхмәт хатын тапшырды.
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсе терапевт-эндокринологы Индира Урманова.
– Индира Зөфәровна, хәзер замана чире – шикәр диабеты белән авыручылар күп. Безгә шушы чир белән авыручы бер ханым газета аша табиб киңәшен ишетәсем килә, дип мөрәҗәгать итте. Киңәшләрегезне бирсәгез иде.
– Коръән авыруларны ураза тоту бурычыннан азат итә, бигрәк тә озак вакыт ашамыйча тору кешенең сәламәтлегенә җитди зыян китерсә. Бу турыда Изге Коръәндә Бәкара сүрәсендә 183-185нче аятьләрдә язылган. Шикәр диабеты белән авыручы пациентларга дәвалану буенча кулланмалар Рамазан аенда ураза тотарга киңәш итми.
– Ә шулай да шикәр диабеты белән авыручылар арасында, күңеле белән бирелеп, ураза тотучылар бар. Өлкән яшьтәге бер апа: мин даруны сәхәр ашаганнан соң һәм кояш баткач, авыз ачкач эчәм, хәлем әйбәт, ди.
– Шикәр чире белән авыручыларга уразаны тотаргамы-юкмы – моны авыру үзе хәл итәргә тиеш түгел. Бу сорауга җавапны, авыруның хәленә карап, бары тик табиб-эндокринолог әйтергә тиеш. Әгәр дә туклануны чикләү авыруның сәламәтлегенә зыян китерә икән, Ураза тотарга кирәкми.
– Ни өчен? Сәбәбен аңлатып үтсәгез иде.
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры бинасында композитор Роза Мөхетдинованың “Тамырлар” кантатасы яңгырады
Безнекеләр
Гөлсинә Зәкиева
2004 елда Сәлих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында тыңлаган идек инде аны. Һәм менә егерме елдан соң ул яңадан тамашачы игътибарына тәкъдим ителде.
“Татарстан–Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү җырлары” студентлар хорлары фестиваленә старт бирелде.
Җыр фестиваленең зона этаплары Арчадан башланды. Шулай ук алар Әлмәт, Алабуга, Норлат һәм Кама Тамагында да узачак.
12 март көнне Арча педагогия көллиятендә дүрт уку йорты студентларының ансамбль һәм хорлары чыгыш ясады. Әлеге коллективлар – беренче турга җибәрелгән видеоязмалар арасыннан сайлап алынган иң яхшы башкаручылар: Арча педагогия көллияте җыелма хоры һәм “Арча егетләре” халык вокаль ансамбле, Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең вокаль ансамбле, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы вокаль ансамбле, Лаеш техник-икътисадый техникумының җыелма хоры.
Агымдагы елның февраль аенда Татарстанда “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этаплары узды
Яшьләр тормышы
Гөлнур Миннебаева
Чемпионатның өч юнәлеше буенча ярышлар Арчада барды: “Әйдаманлык эше”, “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү”, “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенцияләре.
Казан шәһәреннән, Арча, Минзәлә, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Тәтеш, Норлат, Теләче, Саба һәм Лаеш районнарыннан катнашучылар һөнәри осталыклары буенча белем-күнекмәләрен Арча педагогия көллиятендә тәкъдим иттеләр.
Биредә барлыгы 30га якын өлкән сыйныф укучылары һәм көллият студентлары катнашты.