Гражданнарны алдау һәм ышанычыннан явызларча файдалану очракларын кисәтү максатыннан, транспорт полициясе хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чаралары аша шәһәр һәм район халкына мошенниклык очраклары турында даими рәвештә хәбәр итеп торалар. Әмма гражданнар алдануларын дәвам итә.
Язның бер ае үтеп тә китте, ә кыш һаман бирешергә теләми. Бар “эш” апрельгә калды, алда яңгырлар, җылы көннәр көтә. “Апрель туа – яр тула”, – дигән борынгылар. Ә 14 апрель – искечә апрель башы, дигән сүз.
Авылда туып-үскәннәр чит авылга кияүгә чыкса яки чит җирләргә яшәргә китсә, гомере буе авылын, ата-анасын, күршеләрен сагынып яши.
26 мартта Арчада ярминкә оешкан төстә үтте.
Анда районның барлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар актив катнашты. Сатуда бәрәңге, ашлык, ит, балык, печән – бар да бар иде. Саламга кадәр алып килгәннәр.
Арчада үткән “Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваленең зона этабын күпкырлы талант иясе Таһир Исмәгыйлев алып барды.
Арча егете. Беренче мәктәпне тәмамлаган. Сәнгатькә гашыйк. Тормышын аннан башка күз алдына да китерми. Яшь кенә булса да, һәрьяктан килгән, сокланырлык. Чибәр. Акыллы. Талантлы. Максатына ирешүчән. Аралашырга рәхәт. Масаюны белми. Монысы кызлар колагына сер итеп кенә – өйләнмәгән. Өйләнергә вакыты юк. Әллә вакыты җитмәде микән?! Үзе исә: “Башта карьера, кызлар – аннан соң”, – ди.
Район умартачылары семинарында хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар катнашуы үзе үк зур вакыйга иде.
Чөнки һәвәскәр умартачы Равил Гыйззәтуллин әйткәнчә, игенчеләрнең дә, умартачыларның да хезмәте халыкка бик кирәк. Һәм һәр як өчен үз хезмәте кадерле.
Мөрәле авылында яшәүче Исламгали Миңһаҗев ара-тирә шалтыратып ала, редакциягә дә кереп чыга.
– Сарыкларга мәдхия укырга кердем әле, – диде ул бу килүендә. – Менә тыңлап кара әле, сарык йоныннан бияләй, перчатка, свитер бәйлиләр иде. Узган гасырның 90нчы елларында кайры туннар килеп керде. “Зима” артеле, промкомбинатта тегәләр иде. Үзе җиңел, үзе арзан. Чүәк фабрикасында унтылар тегә башладылар (Исламгали “колхоз рәисләре өчен” дип куйды. Чөнки үзе рәис булган кеше).
Арча үзенең әлифбачылары Сәләй ага Вәгыйзов һәм аның хатыны Рәмзия Вәлитова белән танылган район.
40тан артык мәктәп дәреслекләре, фәнни эчтәлекле китаплар, методик кулланмалар бастырып чыгарган, йөзләгән мәкаләләр язган, меңләгән студентка белем биргән галим-педагоглар.
Арча Мәдәният йортында “Балкыш” VII республикакүләм фестиваленең район туры гала-концерты үтте.
Чара өлкән буын вәкилләренең иҗади мөмкинлекләрен ачуга юнәлдерелгән. Ул елдан-ел камилләшә һәм катнашучылар саны арта бара. Быел фестиваль Татарстан Республикасы ветераннар төбәк иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышлап үткәрелә.
Узган якшәмбе Казанның 69нчы мәктәбендә “Золотое наследие – Алтын мирас” V Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗаты фестивале узды. Биредә Арча балалары да осталыкларын күрсәтте.