27 мартта Яңа Кенәр урта мәктәбендә район башлыгы призына волейбол ярышлары узды.
Ярышлар Яңа Кенәрдә 5 ел рәттән уздырыла. Анда катнашучы командаларга бер ай элек хәбәр ителде. Алар үзләрендә тренировкалар үткәреп тулы әзерлек белән Яңа Кенәргә килделәр.
Фатирны яки бүлмәне, яки торак булмаган бинаны арендага бирсәң, шуннан кергән табышка салым түләргә кирәк. Тәртибе ничек? Ә түләмәсәң?
Без бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.
Март аенда гына да алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыккан сигез кеше тоткарланган.
2022 елның беренче өч аенда аларның саны 28гә җиткән. Һәрберсенә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге яки 12.26 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ материал төзелгән. Эш җәмәгать судына җибәрелгән.
Арча районында яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз хөкем ителде.
Район суды аны РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлешендә күздә тотылган (ата-ананың суд карарын нигезсез сәбәп белән үтәмичә балигъ булмаган балаларына алимент түләмәве, әгәр бу гамәл берничә тапкыр ясалса) җинаятьне ясауда гаепле дип тапты.
Бер атна элек армия сафларына язгы чакырылыш башланып китте. Шул уңайдан Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов белән әңгәмә уздырдык.
Табиб-эпидемиолог Эльвира Шәйхуллина газета укучыларыбызга туберкулез чире турында сөйли.
– Эльвира Гаделҗановна, туберкулез нинди чир ул?
– Туберкулез – ул куркыныч йогышлы чир. Туберкулезны Кох таякчыгы китереп чыгара. Ул еш кына үпкәне зарарлый, әмма башка органнарга да зыян салырга мөмкин. Мәсәлән, тире, бөерләргә, эчәклек, күзләр, сөяк-буын системасына һ.б.
Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында 15 апрель көнне ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде. Укуларга барлыгы 223 фәнни һәм иҗади эш килде. Бигрәк тә Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе, Мөслим, Биектау, Норлат, Әлки, Кукмара районнары, Казан шәһәре укучылары һәм укытучылары укуларда актив катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булды. 15 нче апрель көнне узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 76 укучының, 52 укытучының эше тыңланды.
Шахмат - акылны камилләштерергә, фикерләргә өйрәтә торган уен. Бөек сәясәтчеләр, стратеглар арасында да шахмат уйнаучылар күп булган. Шахмат тәрбия чарасы буларак та бик файдалы. Уен фигурасына тотынгансың икән - йөр, кулыңны фигурадан алсаң - йөреш санала. Әлеге кагыйдә эшләр алдыннан яхшылап уйларга, үз адымың өчен җаваплылык тоярга өйрәтә.
Кәче төп гомуми белем мәктәбендә бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган районкүләм “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үтте. Уенда Иске Чүриле һәм Арчаның 7 нче номерлы мәктәбе командалары катнашты. Уен 4 турдан торды. Беренче тур “Батыр берне, белемле меңне егар” дип аталды. Бу турда катнашучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча 10 сорауга җавап бирделәр. “Габдулла Тукай әсәрләре буйлап..” дип исемләнгән икенче турда командалар өйдә әзерләп килгән чыгышларын тәкъдим иттеләр: Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Өченче турда укучылар Г.Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрне карап, исемнәрен атадылар. Дүртенче тур ике өлештән торды. Бу тур биремнәре укучыларның грамоталылыгын тикшерүгә, тел гыйлеменең төрле бүлекләре буенча белемнәрен ачыклауга төзелгән иде. Соңгы турда капитаннар көч сынашты. Аларга “Тиз җавап” биреме тәкъдим ителде.
Быелгы елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская катнашында «Бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларның актуаль сораулары турында» дигән темага «Хатын-кызга игътибар» телефон кайнар линиясе булачак.