Арчадан Зиннур Тимергалиев һәм Казанбаштан Гөлара Шәрипова “Болгар” радиосының милли музыкаль премиясенә лаек булдылар.
Арча район Мәдәният йортында Рамил Курамшин исемендәге VIII республикакүләм гармунчылар һәм баянчылар бәйгесе булды.
Инвалидлар ункөнлегендә район башлыгы Илшат Нуриев инициативасы белән “Йөрәктән-йөрәккә” дигән шәфкатьлелек марафоны үтте.
Яңа Кенәрдә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр концертын карап кайттык.
Арча шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек Фәнис Гыйлаҗев быел 18 август кичендә шәһәрнең Совет мәйданыннан үткәндә эскәмиядә утырган ир кешене күрә. Янына килеп аннан акча таләп итә башлый. Тегесе бирүдән баш тарта. Шуннан Гыйлаҗев моның битенә суга, чалбар кесәсеннән 8 мең сум акчасын алып китеп бара.
Әңгәмәдәш – Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгеч-эксперты Рәисә Хөснетдинова.
– Рәисә Рәкыйповна, газета укучыларыбызны сәүдә, җәмәгать туклануы, спорт, күңел ачу урыннарындагы Ковид–19 белән бәйле чикләүләр кызыксындыра. Үзгәрешләр, яңалыклар юкмы?
"Җидегән чишмә” Арча халык театры яңа сезонны Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ы белән башлап җибәрде.
Классик әсәр, күп тапкырлар каралган булса да, туйдыра торган түгел. Һәр коллектив аны үзенчәлекле итеп куярга тырыша. “Җидегән чишмә”дә ул аеруча сизелә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактик чарасы узачак. Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау максатыннан урман кишәрлекләренә системалы патрульлек оештырылачак.
Агымдагы елның 27 декабрендә Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.
Россия Президенты Указы белән 2014 елдан 3 декабрь ил буенча Билгесез солдат көне итеп билгеләп үтелә.
1966 елның 3 декабрендә Мәскәү Кремле диварлары янына Билгесез солдатның мәетен хәрби хөрмәт күрсәтеп җирлиләр. Аны 1941 елның ноябрь–декабрендә Мәскәүне сак-лаганда һәлак булучылар күмелгән туганнар каберлегеннән алалар. 1967 елның 8 маенда биредә Мәңгелек ут кабызыла.