Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Салкынга бирешмәс өчен, урамга чыкмаска, балаларны, йорт хайваннарын урамда озак йөртмәскә һәм транспортта ерак араларга бармаска кирәк.
Шунысы гаҗәп, Арча районы сөт җитештерү буенча әлегә республикада алдынгы урыннарга чыга алмаса да, безнең белгечләр конкурсларда дан тота.
Район Иҗтимагый советының күчмә утырышы булды.
Надия Мифтахетдинова җитәкчелегендәге совет әгъзалары Урта Курса, Сеҗе авыл җирлекләрендә урнашкан мәчет, мәгариф, мәдәният объектларында булдылар, аларның эше белән таныштылар.
Район башлыгы Илшат Нуриев 14 декабрьдә районның селекция-нәсел хезмәте җитәкчесе Җәмһәрия Зарифуллинаны юбилее белән котлады, озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтте.
2021 елның көзге чакырылышында соңгы төркем егетләр армия сафларына китте.
Традиция буенча бу уңайдан Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта тантаналы озату кичәсе булды. Егетләрнең әти-әниләре дә чакырылган иде. Район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Без “Арча” спорт комплексында таэквондо һәм хапкидо секциясендә шөгыльләнүче балаларның уңышларын ишетеп торабыз.
Арчаның өченче номерлы башлангыч мәктәбе–балалар бакчасында Геройлар көнен билгеләп үттеләр.
Бу көнне 3В сыйныфында батырлык дәресе булды. Герой кем ул һәм нинди була? Укытучылары Йолдыз Хәкимова белән укучылар шул сорауларга җавап эзләделәр, герой-пионерларны искә алдылар, үзебезнең районнан чыккан Геройларны барладылар.
Районыбызның Яңасала фельдшер-акушерлык пункты мөдире Азалия Борһанованы хезмәт юлындагы зур сөенече белән котлыйбыз.
Быелгы елның август аеннан бирегә килеп эшли башлаучы белгеч “Земский фельдшер” программасы буенча 500 мең сум акча алды.
Татарстанда “Кар десанты” Бөтенроссия патриотик волонтерлар акциясе уза.
Түбән Мәтәскәдән Нурзидә Гафиятуллина шатлыклы хәбәре белән уртаклашты. Авылда җәяүлеләр күперен эшләгәннәр.
Шул сөенечтән безнең белән сөйләште. Чыгып киттек Түбән Мәтәскәгә!