ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2 декабрь көнне Хокук белемнәре мәктәбенең икенче дәресе узды.

Әлеге дәрес ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе һәм Россия Пенсионерлар берлегенең Арча районындагы җирле бүлекчәсе белән берлектә районның хезмәт һәм мәшгульлек бүлегендә үткәрелде.

Ун айлык эшкә йомгак ясалды, яңа елга бурычлар билгеләнде.

Игенчелек буенча начар эшләмибез, ә менә терлекчелек тармагында бик алга китеш юк, – диде район башлыгы Илшат Нуриев 3 декабрьдә хуҗалык җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә. – Игенчелектән елга 3–4 ай акча аласыз, ә бит калган 7–8 айда бары тик ит һәм сөттән генә акча керә.

Безгә авылдан шалтыраттылар.

“Мин Арчаның күпфункцияле үзәгенә куар-код сертификатын алу өчен 15 ноябрьдә бардым, – дип сөйләде шалтыратучы. – Сез газетаның 26 ноябрь санында “Куар-код белән бәйле сораулар” дигән язмада куар-код сертификатын Арчаның күпфункцияле үзәгендә бирәләр, дип язып чыктыгыз. Ә мине сертификатны алу өчен Арча үзәгендәге бер оешмага җибәрделәр. Нишләп алай? Һәм тагын бер сорау. Кияү бер көнне Арчадагы күпфункцияле үзәккә әтисе белән әнисенә куар-код алырга барды. Үзләре килсеннәр, дип әйткәннәр. Ышаныч кәгазьләре дә булган. Нишләп алай иткәннәр? Сез бит газетага МФЦда ышаныч кәгазе белән куар-код бирәләр, дип яздыгыз”. 

1992 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне дип санала. Әмма ул бездә инвалидлар ункөнлеге буларак бара.

“Мин Арча баласы” дип горур әйтүче яшьләр узган атнада район Мәдәният йортына җыелды.

1 декабрьдә Мирҗәм авылында яшәүче Бибигатифә апа Мусина 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны котларга район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов килгән иде. Алар юбилярга бүләкләр тапшырдылар.

Районыбыз укучылары һәм студентлары  Россия һөнәри осталык чемпионатының (WorldSkills Russia) төбәк этабында җиңү яулады.

Яңа уку елы башланганга өч ай үтеп китте. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) “Сәламәтлек” программасы кысаларында төрле спорт ярышларын оештырып тора.

“Үземнең фатирымны үзгәртергә телим. Миңа нинди документлар белән кая мөрәҗәгать итәргә!”

Татарстан Республикасының “Хәтер китабы” редакциясе 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның электрон китабын әзерли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International