Россия прокуратурасының 300 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Арча районы прокуратурасы “Прокурор балалар күзләреннән” дигән рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы буенча 2004 елдан башлап 9 декабрь бөтен дөньяда Халыкара коррупция белән көрәш көне дип билгеләп үтелә.
Без быел 5 февраль санында “Арча хәбәрләре” газетасы турында анкета–сораштырулар” урнаштырдык. 2021 елның соңгы ае – декабрьне ваклыйбыз.
Тиздән яңа ел бәйрәмнәре! Бу вакытта пиротехник эшләнмәләрне күп кулланалар.
2021 елның 27 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Россия Федерациясендә Балачак унъеллыгына багышланган, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Үз мәнфәгатьләрен яклауга мохтаҗ булган һәм башка менталь авырулары булган 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар һәм инвалид балаларның ата-аналарының Бөтенроссия оешмасы» ҖЧҖ белән берлектә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы хокукый белемнәр мәктәбе дәресе уздырыла
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 2021 нче елның 9 нчы декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевкә багышланган VI Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары дистанцион форматта узды.
2004 елдан башлап, БМО инициативасы белән ел саен 9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне уза торган демонстрацияләр, очрашулар, конференцияләр, семинарлар, акцияләрнең максаты бер: коррупциянең зыяны турында сөйләү, аның белән көрәш алымнарына өйрәтү, шулай ук гражданнарга ришвәтсез яшәү, законнарны бозмау, үз хокукларыңны белү, коррупцион хокук бозу фактларына битараф калмау кирәклеген аңлату.
Гадәттәгечә декабрь башында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау кебек мөһим проблемаларны чишүгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, инвалидлар ункөнлеге уза.
“Мәрхәмәтлек үзәге” каршындагы көндезге бүлеккә йөрүче мөмкинлекләре чикле егет һәм кызлар концерт куйды.