Яңа ел каникуллары вакытында Арча педагогика көллиятендә авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте.
Һәр елны 12 гыйнварда Россия Федерациясе прокуратурасы көне билгеләп үтелә
2021 нче елның 8 нчы гыйнварында Арча муниципаль районының «Укучылар сарае» базасында Арча муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шашка буенча «Иң яхшы шашкачы - 2021» исеменә шәхси һәм команда беренчелегенә район ярышы уздырылды.
Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел узып бара. Йөрәкләрдә әлеге елның якты хатирәләре, онытылмас җылы истәлекләре, табышлар, югалтулар... Ни кызганыч, 2020 ел тарихка авырлыклар һәм сынаулар елы булып кереп калыр. Таҗлы вирус тормышыбызның барлык өлкәләренә тәэсир итте һәм бүген мин бу куркыныч чиргә каршы көрәштә катнашучыларга чын күңелемнән олы рәхмәтемне белдерәм.
Арчадан 83 яшьлек 1 төркем инвалид Диләрә Шәрәфиева 20 мең сум пенсиясеннән өлеш чыгарып, 20 ятим балага Яңа ел күчтәнәче алырга акча бирде
25 декабрьдә Казанда республика Чыршы бәйрәме узды.
Башкаланың “Татнефть Арена” боз сараенда булган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң актив балаларын котлады.
28 декабрь көнне Арча Мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме булды.
Бу чара районда матур традициягә әверелде инде.
Арчаның 10нчы балалар бакчасы өчен декабрь ае истәлекле булды. 30 еллык юбилейны билгеләп үттеләр
Төрле гороскопларга, һава торышын алдан әйтергә маташучыларга олыларның бала-чага уены кебегрәк итеп карыйм мин. Билгеле, моннан берәүгә дә зыян юк. Кешене өмет яшәтә, Яңа ел бар яктан да әйбәт булыр, дип өметләник.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Росагролизинг» АҖ гамәлдәге «Алдан броньлау» акциясе шартларын тагын бер айга - 2021 елның гыйнвар ахырына кадәр озайтты.
Росагролизингның «Алдан броньлау» акциясе грарийларга техниканы киләсе сезонга максималь дәрәҗәдә отышлы бәядән сатып алу мөмкинлеге бирде һәм моның белән авыл хуҗалыгы машиналары җитештерүчеләрен дә эш белән тәэмин итте.
“Бу ай безнең аграрийлар өчен кирәкле һәм мөһим булган акцияне башлавыбызны күрсәтте. Без техниканы алдан броньлауга ихтыяҗ зур булуын күрдек. Шуңа күрә без үзебезнең партнерларыбыз - авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүчеләр белән бергә акцияне озайту турында карар кабул иттек. Яңа ел - иске бәяләр!” ,- диде «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов.