Йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә Түбән Кама районында ике яшьлек бала белән яшь гаилә һәлак була.
Җиңел машина белән 1992 елгы хатын-кыз идарә итә. Янында пассажирлары – 1988 елгы ире һәм ике яшьлек баласы да була. Ханым тизлекне арттырып узарга чыга һәм йөк машинасына килеп бәрелә. Өчесе дә һәлак була. Йөк машинасы белән идарә итүче тән җәрәхәтләре ала.
Кызганыч, юл һәлакәтләре өзлексез булып тора. Иң йөрәкне әрнеткәне, аларда бер гөнаһсыз балалар зыян күрә. Агымдагы елның 11 аенда гына да республикада 16 яшькәчә балалар катнашында 431 юл һәлакәте теркәлгән, шуларда 8 бала һәлак булган, 459ы төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Пассажир-балалар катнашында 188 юл һәлакәте булган. Аларда 7 бала үлгән, 210 бала зыян күргән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сан ягыннан кимү турында сүз барса да, күңел тынычланмый. Чөнки һәр бала безнең тормыш күрке, һәр бала кадерле.
Күңелле очрашу булды ул. Очрашуда районның иң күренекле спортчылары, тренерлары катнашты
Россия спортчылары берлеге президенты, фехтование буенча өч тапкыр олимпия чемпионы, 9 тапкыр дөнья чемпионы Галина Горохова пандемиядән курыкмый. Курыкса, 82 яшьлек чемпион Мәскәүдән Татарстанга, безгә – Арчага кадәр спортчылар белән очрашуга килмәс иде. Алар, Олимпия чемпионнары, Арчага алтау килделәр. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Узган якшәмбедә Арчада һәм Яңа Кенәр авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум узды
Ноябрь ахырында сайтыбызда һәм газета битләрендә районыбызның “Нур” телестудиясенә йөрүче укучылар “Милли мультfest” кинофестивалендә катнашулары турында язган идек (Әлеге язманы газетабызның 20 ноябрь санында укый аласыз). Фестивальгә төшергән фильм әзер һәм “Нур”лар эшләрен бәйгегә җибәрә.
Бүген без мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына иганәчелек итү законлымы һәм аны ничек кулланып булуы турында сөйлибез
Әңгәмәдәш – район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Минаева.
– Гүзәл Равилевна, газета укучыларыбыз эшсез кеше, әгәр дә якын көннәрдә эшкә урнашса, дәүләт ярдәме ала икән, дип кызыксыналар. Бу турыда аңлатып үтсәгез иде.
2020 елның 6 декабрендә Арча шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кенәр авыл җирлегендә үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләләре буенча җирле референдумнар узды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча референдумнар узды, ә референдум нәтиҗәләре гамәлдә дип табылды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Яңа Савин районында Ямашев урамындагы мәйданчыкта оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
5 нчы декабрь көнне Арча муниципаль районы "Укучылар Сарае" базасында бочче буенча инвалидлар декадасы кысаларында, республика ачык ярышлары үтте.
Илдә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ункөнлеге бара
Районда педагог Фәрит Минхәировны белмәгән кеше юктыр. Ул әзерләгән туризм һәм бочче командаларының җиңүләре турында гел ишетеп һәм язып торабыз. Без Фәрит Фәтхиевичны редакциягә кунакка чакырдык.