ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2020 ел
җомга

1 декабрьдән инвалидлар ункөнлеге бара. Бу көннәрдә районда үткәрелгән чаралар – очрашулар, концертлар, әңгәмәләр – алар өчен

Ункөнлек традиция буенча район Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр тарафыннан оештырылган концерт белән башланып китте. Ул онлайн-форматта үтте. Теләге булган һәр кеше “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче, тәрбияләнгән балалар, өлкәннәр чыгышын карый алды.

Вакыт табып, дустым, безгә

Кил, күр әле:

Җырлый чишмә, яши авыл! –

Ул – Мөрәле!

Узган шимбәдә килдек без Мөрәлегә. Күп булып, Татарстан Язучылар берлегеннән, районнан вәкилләр бар иде.

Матур эчтәлекле тормыш иясе Гөлсинә Зәкиеваның язган әсәрләре бер сулышта укыла. Ә сәхнә әсәрләрен күз яшьләреннән башка карап булмый

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең, Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы Камил Саттаровка 85 яшь тула.

Арчаның Мәрхәмәтлек үзәге базасында авыруларны караучылар мәктәбе оешты

Нинди мәктәп ул? Бу мәктәптә кемнәр нәрсәгә өйрәнә? Шул турыда язып чыгыгыз әле, дип үтенүчеләр бар. Без бу сорауларга җавап алу максатыннан Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова белән сөйләштек.

Арча районында яшәүче өч балалы ялгыз ана 2016 елда балаларын әнисендә калдыра да, юкка чыга.

Арча районы прокуратурасы террорчылыкка каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ

бүлекчәсенең имтихан алу һәм теркәү бүлекчәсенең элеккеге җитәкчесенә, элеккеге дәүләт инспекторына һәм тагын өч кешегә карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды.

Моннан ике ел элек Утар Аты авыл җирлегенә Якутиядән бер хат килеп төшә

Орнашбаш авылында 1913 елда туган Габдуллаҗан Фазылҗанов дигән кешенең туганнары юкмы икән? Кайтсак безне каршы алучы булырмы икән? – дигән сораулар бирелгән була анда.

Бер карт үләр алдыннан улын чакырып соңгы киңәшләрен биргән. “Авыл саен өең булсын”, – дигән ул. Әтисен җирләгәч малай аптырап йөри икән: ничек инде  авыл саен йорт салып була? Аның берсен сала алсаң да ярап тора бит әле.

Яши торгач, тормыш тәҗрибәсе туплагач аңлаган бу. Зирәк ата авыл  саен дустың булсын дип әйтергә  теләгән икән...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International