Аучы белән балыкчы сөйләгәннәргә бик ышанып бетмәскә киңәш итәләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына үзләренең матди-техник базаларын үстерүгә грантлар бирү өчен сайлап алу конкурсындаҗиңүчеләр турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 178 млн сумнан артык тәшкил итә, шуларның 58%ы — федераль бюджеттан, 42%ы республика бюджетыннан бүлеп бирелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла. Агросәнәгать комплексының иң яхшы эшләүче 100 хезмәткәре 100әр мең акча алачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган, Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы турында язылган “Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихлары” дигән китапны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан чыгарып алырга мөмкин.
Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 22 октябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул сөт терлекчелегендә нәтиҗәле технологияләргә багышлана.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм дәүләт органнары җитәкчеләренең гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
Узган җомгада семинарга килгән хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар Казанбашның машина-трактор паркын күреп таң калдылар. Капкадан килеп керүгә күз алдында киң дөнья ачылгандай булды: бөтен территориягә ап-ак вак таш түшәлгән, остаханә, ашханә, гараж, янгын депосы, амбарлар агартылган, төсле калай белән тышланган. Комбайннар, авыл хуҗалыгы машиналары саклау мәйданчыгына тезелгән.
16 октябрьдә Арча район Советының чираттагы утырышында депутатлар район башкарма комитетының яңа җитәкчесен билгеләү турында карар кабул итте.
Арчада мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында бочче буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге булып үтте.