ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Илнең баш санитар табибы Анна Попова гадәти саклану чаралары үтәлми икән, йогышлы чир үсәчәк, ә саклану чаралары – битлек һәм антисептиклар җитәрлек күләмдә бар, ди

Белгечләр коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны турында сөйли башладылар. Кайберәүләр беренче дулкын бара, инфекция яңадан күтәрелеш кичермәячәк, дигән фикердә. Владимир Путин яңадан карантин кертелмәячәге турында вәгъдә итә. Россия Президенты илдәге коронавирус белән бәйле хәлне игътибарда тотарга кирәклеге белән килешә, әмма ул каты чаралар кабул итүгә каршы.

Узган җомгада “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә агрономнар семинары булды

Башкарылган эшләргә йомгак ясап, алда торган  бурычларны ачыкладылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

Семинарның әлеге хуҗалыкта үткәрелүе юкка түгел, чөнки биредә өйрәнерлек, үрнәк алырлык нәрсәләр күп. Ширкәт – кадрлар әзерләү мәктәбе дә әле ул. Белгечләргә бөтен белемнәрен кулланып эшләү мөмкинлеге бирелгән, шул ук вакытта таләпчәнлек тә көчле. Биредә чыныгу алган күпме белгеч район, хәтта республика күләмендә җаваплы урыннарда хезмәт итә. Раил Шакирҗанов баш агроном булып эшләгәндә авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты булды. Хәзер район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеген, Илнар  Гайнетдинов “Тукай” ширкәтен, Айрат Гәрәев республика ветеринария лабораториясен җитәкли. Бу исемлекне дәвам итәргә мөмкин.

Илкүләм Wordskills чемпионатына призчы әзерләүгә керткән өлеше һәм һөнәри бәйрәм – Халыкара укытучылар көне уңаеннан Арча педагогика көллиятенең һөнәри цикл дисциплиналары укытучысы Маликова Лилия Миннәхәт кызы  муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы, мәгариф өлкәсендә намуслы нәтиҗәле хезмәтләре һәм һөнәри бәйрәм – Халыкара укытучылар көне уңаеннан Арчаның 6нчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Алмаева Ләйсән Тәлгать кызы, Урта Курса төп гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Бохараева Резеда Илсур кызы, Өчиле төп гомуми белем мәктәбе педагог-оештыручы Гарипова Венера Рашат кызы, Арчаның 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гафарова Светлана Павловна, Наласа урта мәктәбенең математика укытучысы Гыйльмиҗанов Рафил Нуретдин улы, Арчаның “Сандугач” 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Зиннәтуллина Гөлназ Нәҗип кызы

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Арчада “Автобабай-2020” бәйгесе үткәрелде.

Аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе Арча ДОСААФы һәм район ветераннар оешмасы белән берлектә оештырды.

Бәйгегә барлыгы 15 кеше килгән иде. 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр. “Автобабай” дип аталса да, быел анда кыю хатын-кызларыбыз да катнашты. Бәйгенең шарты буенча катнашучылар үз машиналары белән килгән булырга тиешләр иде. Очрашу урыны – Арча

ДОСААФы каршы. Өлкәннәргә хас төгәллек белән бар да вакытында җыелып бетте. Алардагы энергиягә, дәрткә сокланып карап тордым.

–  Бер үкенечем бар – машина йөртергә өйрәнә алмадым, – дип куйдым әңгәмә башлап җибәрү максаты белән.

Укытучылар көне уңаеннан Арча Мәдәният йортында тантаналы чара булды

Укытучы булу җиңелме?Алып баручылар, укучылар, шул сорауга җавап эзләделәр. Чара шулай башланып китте. “Ай саен бәйрәмнәре. 1 сентябрьдә белем, хәзер укытучылар көне. Укытучы булу рәхәттер”, – диде берсе. “Юк, минемчә, укытучы булу – зур хезмәт”, – диде икенчесе.

Ахыр чиктә алар башка укучы-ларның фикерләрен тыңларга булдылар. Дөрес, видео аша. Әмма бер карарга килү өчен аларга шул җитә калды. “Укытучы – икенче әни. Ә әни – иң кадерле кеше”.


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында сезонлы яшелчәләрне җыю дәвам итә. Бүгенгә 1,4 мең га, ягъни 58% җыеп алынган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый мәгълүмат бирде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, рапс җыю дәвам итә:148 мең тонна суктырылган, уңыш - 14 ц/га, көнбагышка килгәндә, ул 38 мең га җыелган, уңыш - 17 ц/га, 65 мең тонна суктырылган.


2
октябрь, 2020 ел
җомга

Октябрь ае башында матур традиция буенча без сезне һөнәри бәйрәм – Укытучы көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Сез – безнең мәгариф системасының төп байлыгы. Сезнең осталык, сабырлык һәм үз хезмәтегезгә бирелгәнлек нәтиҗәсендә балаларның сәләте ачыла һәм үсә, сез яшь буынга киләчәктә тормыш юлын сайларга булышасыз. Үзебезнең мәгариф сис-темасында тупланган барлык уңай якларны саклап, алдынгы тәҗрибәнең киң таралуына булыша торган яңалыклар кертәсез. Сезнең хезмәт бәя биреп бетергесез: сез белем байлыгын тапшырып кына калмыйсыз, мәхәббәт һәм күңел җылысы да бүләк итәсез, болар да укучыларыгыз йөрәгендә җавап тапмый кала алмый.

Хөрмәтле укытучылар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәм. Әлеге бәйрәм көн сезгә шатлык-куанычлар, хезмәттәшләрегез һәм укучыларыгыздан ихлас котлаулар һәм матур теләкләр алып килсен.

“Өлкәннәр – дөнья тормышының бәрәкәте. Шуның өчен аларга хөрмәт күрсәтү – динебезнең нигез ташларыннан санала”

Кайчак өлкәннәрне  шушы ункөнлектә генә хөрмәтлибез кебек тоела. Ә чынлыкта алар көн дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Гомер буе ару-талуны белми эшләп, лаеклы ялга чыккач та тынгы белмәгән, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы ветераннарыбыз бик күп.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан без яңа сайланып куелган район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

 Рәмзия Шәриповнаны без укытучы буларак та, “Үзәк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе буларак та яхшы беләбез. ТҖҮне җитәкләгән чордагы эшләре белән дә яхшы таныш. Грандлар отып, шуның акчаларына шәһәрдә өч балалар мәйданчыгы эшләтте, сугыш чорында Арчадагы госпитальдә эшләгән медицина хезмәткәрләре истәлегенә мемориаль такта куйдырды, Арча хастаханәсенең барлык медицина хезмәткәрләренә багышланган фотоальбом эшләтте, Арча район электр челтәренең 60 еллыгы уңаеннан аның элеккеге җитәкчесе Дамир Вахитов белән берлектә китап, Арчадагы беренче мәчетнең 25 еллыгы уңаеннан Зәбидә Шакирова белән китап чыгарды һәм башкалар. Хәзер ул район ветераннар оешмасын җитәкли.

“Ашытбаш” ширкәте басуларындагы өчәр метрлы кукурузларны күргәч шул җыр искә төшә. Ул чәкәннәре! “Ашытбаш” ширкәте басуларындагы өчәр метрлы кукурузларны күргәч шул җыр искә төшә. Ул чәкәннәре!

29 сентябрьдә хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр белән үткәрелгән семинар әнә шундый кукуруз басуында башланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, белгечләр кукуруз культурасының терлек азыгы балансында мөһим урын тотуын билгеләп үттеләр. Аны игү, силослау технологиясе турында сөйләштеләр.

Соңыннан терлек-челектә 8 айлык эшкә йомгак ясалды. “Кызыл Яр” хуҗалыгы, беренче урынны яулап, күчмә кубокка лаек булды.

Без чемпионны һәм аның әнисен редакциягә кунакка дәштек

Арчаның 6нчы урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Булат Маликов илкүләм Wordskills бәйгесендә Татарстан командасы составында чыгыш ясап алтын медаль алып кайтты. Әлеге җиңүгә аны әнисе әзерләде.

– Лилия Минәхәтовна, баланың уңышы һәр ата-ана өчен дә зур шатлык. Сез бит әле Булатның тренеры да! Булатның җиңүенә без дә куандык!

– Рәхмәт! Үз балаңның тренеры булу җиңел эш түгел, аның кыенлыклары да җитәрлек, әмма әнә шундый  шатлыклы мизгелләр кичерү үзе бәхет!

Билгеле, башта Лилия Минәхәтовнаның үзе, гаиләсе белән кызыксындык. Бик рәхәт әңгәмәдәш булып чыкты ул.

– Мин үзем Нурлат районыннан. Арча педагогика көллиятендә укыдым. Бишенче курс-та үземнең укытучыма кияүгә чыктым. 2005 елда Булат, сигез елдан Әмир туды. Читтән торып университет тәмамладым, 10 ел тернәкләндерү үзәгендә эшләдем. Аннан педагогика көллиятенә эшкә чакырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International