ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2020 ел
җомга

Чөмә-Елга авылында яңа мәчет ачу тантанасы булды. Бу безнең районда төзелгән 87 мәчет

Мәчет ачу тантанасында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкиле Раил Гомәров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

– Авылда иске мәчет бинасы бар иде.  Берара ул мәктәп тә булып торды. Әмма без аңа кагылмаска уйладык, тарихи объект буларак калдырдык һәм өр-яңа мәчет төзедек, – диде Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин.

Әлеге мәчет авылның иң матур урынында язучы Заһирә Гомәрова урамында урнашкан. Җыйнак кына итеп салынган бик матур бина. Ерактан ук балкып, авылга ямь биреп тора. Быел май аенда казык кагып таш салганнар иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә сафка да бастырдылар.

Районда беренче тапкыр Арча муниципаль районы премиясенә “Иң яхшы яшьләр проекты” бәйгесе игълан ителгән иде.

Анда 16 яшьтән алып 35 яшькәчә теләге булган барлык егетләр һәм кызлар катнаша алды. Максаты – Арча районы өчен мөһим булган идеяләрне, тәкъдимнәрне, чараларны барлау һәм җыю. Соңыннан, әлбәттә, иң яхшыларын  тормышта куллану. Һәркем үзе теләгән темага проект төзи алды.

Ниһаять, бәйгегә нәтиҗә ясалды. Барлыгы 33 проект килгән булса, шулар арасыннан 10сы сайланып алынды. Премияләрне тапшыру тантанасында авторлары үз проектларын яклап чыгыш ясады.

Урта Пошалым мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Әхмәдуллина үз эшен сәламәтләндерү аэробикасына багышлаган иде.

Таһир Сабиров ата-бабасының туган җирендә бик нык дулкынланды. Яратты ул бу якларны. Халкын, җирен

Иске Кырлай авылы китапханәчесе Венера Хәмзина шалтыратты. “Сугышка кадәр авылдан чыгып киткән Шәкүр абый Сабировның оныклары  кайта. Сез дә килә алмассызмы икән?”. Безне бу хәбәр кызыксындырды. Туган җир, туган туфрак тарта дигәннәре дөрестер инде...

Арчада Кырымнан килгән кунаклар булып китте. Юк, Кырым татарлары түгел, чын рәссамнар, кулланма сәнгать осталары.

– Безнең максат – мәдәни алмашу, тәҗрибә уртаклашу. Без Арчага кечкенә бер төркем булып кына килдек. Алабугада, Казанда зур күргәзмә оештырдык, үзебезнең осталарыбыз эшләрен тәкъдим иттек, – диде Симферопольдән тукымага рәсем ясау буенча оста Неля Рощина.

Кунаклар белән без Арча сәнгать мәктәбендә очраштык. Аңа кадәр алар “Казан арты” тарих-этнография музеенда булдылар. Неля Рощина аннан алган тәэсирләре белән дә уртаклашмый түзә алмады.

– Искиткеч бит бу. Татар халкының тормышы чагылдырылган. Үткәне, бүгенгесе, киләчәге. Фотоларга төшердем. Оныкларыма күрсәтәм, – диде.

Арча Мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе оештырган күргәзмәләрне дә бик кызыксынып карады алар.  Калфаклар, күкрәкчәләр, түбәтәйләр чигүче Гөлгенә Хәсәнова,  читек, чүәк чигү остасы Илсөя Әхмәдиева, татар хатын-кызлары өчен баш киемнәре тегүче Альбина Зыятдинова, агачтан төрле әйберләр ясаучы, агачка “җан өрүче” Нияз Миннемуллин хезмәтләрен Кырымнан килгән осталар  аеруча яратты. Сәнгать мәктәбе укытучылары белән берлектә читек тә чигеп карадылар. Дөрес, төсле кәгазьдән ясалган читекләр белән эш иттеләр, аларга милли бизәкләр ябыштырдылар. Бизәкләре әзер, ә менә кайсы ничек читеккә бизәк төшерә, анысы үзләреннән тора. Кайберләре үз иҗат җимешләрен истәлеккә дә алды.

Арча районы делегациясе үзе шефлык иткән Саратов өлкәсе Шиханы шәһәрендәге хәрби частька барып кайтты

Бу беренче сәфәр генә түгел. 2007 елдан бирле ел саен шулай анда хезмәт иткән егетләребезнең хәлләрен белеп торалар. Соңгы елларда очрашуларны татар халкының милли ашлары көне итеп оештырып, якташ солдатларыбызны зур табын әзерләп, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.

Бу юлы да әлеге матур гадәтне дәвам иттеләр. Мул табын әзерләнде. Үзешчәннәребез Марсель Шәрәпов, Адилә Салихова, Әнис Шакиров чыгышлар ясап егетләрнең күңелләрен күрделәр. Очрашу әнә шулай күңелле үтте. Егетләрнең йөзләреннән елмаю китмәде.

– Башка районнар, төбәкләр белән бернинди элемтә юк. Бары Татарстанның Арча районыннан гына киләләр, – диде часть штабы начальнигы Владимир Попов. – Сезнең белән элемтә күптәннән бара бит. Телекүперләр аша да аралаштык. Ерак юлларны якын итеп частька килеп торасыз. Сезнең егетләрегез турында бернинди начар сүз әйтә алмыйбыз. Тәртипле, дисциплиналы, яхшы егетләр. Сез шундый шартлар тудыргансыз, солдат егетләрегез якыннары, дуслары һәм райондашлары исеменә тап төшермәслек итеп хезмәт итәргә тырыша.

Зәйнуллин, Борһанов, Сибгатуллин... Кемнәр өчендер алар урам исемнәре генә булса, минем өчен бу кешеләр бүген дә исән кебек, күңелдә якты истәлек булып сакланалар.

Яңа Кенәрдә туып-үскән Харис Зәйнуллин 1967–1981 елларда КПССның Арча райкомының беренче секретаре булып эшләде. Миңа  дүрт ел аның кул астында инструктор булып эшләргә туры килде. Минем өчен үзенә күрә бер тормыш мәктәбе булды ул.

Харис Зиннәтуллович аппарат киңәшмәсендә: “Урыннарга чыкканда кесәгезгә печенье булса да тыгып барыгыз, ач йөреп ашказаныгызны бозмагыз!” – диде. Ул райком инструкторы булып эшләгән елларын искә алды, урып-җыю вакытларында ындыр табагында киптергечтән  чыккан ашлыкны ашап ашказанын бозып бетердем, дип сөйләде. Колхоз  ашханәләре булмаган чорларда булган инде бу.


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иенчә, 30 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Дәрес агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана. Уку барышында “Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге” АҖенең цифрлаштыру һәм проектка идарә итү бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов цифрлаштыруның база төшенчәләре, автоматлаштыру турында сөйләячәк, аларның кайда һәм ни өчен кулланылуын аңлатачак.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Бөек Җиңүгә – 75, ТАССР төзелүгә – 100, Арча районы оешуга 90 ел тулган елны сезгә, илебезнең дошманны җиңүендә кыюлык һәм батырлыгыгыз, туган районыбыз һәм республикабызның киләчәге өчен намуслы, фидакарь хезмәтегез өчен тирән хөрмәт һәм ихтирамыбызны белдерәм. Авыр елларны җиңгән, тынычлык һәм ирек өчен көчен куйган, икътисадыбызны торгызу һәм аның үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен без сезгә бурычлы.

Мең дә бер мәшәкатьләрне читкә куеп, шушында – табигать кочагына килгән өчен генә дә Вакыйф Харисовка рәхмәт әйтерлек

Тау башында яшәсәк тә, стадионга күптән төшкән юк иде. Җай табылды, матур бер көнне Вакыйф Вәгыйзович дәште. Мине генә түгел, 234 кешене кузгатты ул. Сүзебез район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы оештырган көзге кросс турында бара.

Ә көне нинди булды! Җылы, кояшлы! Көндезге сәгать 1дә Арча стадионы шатлыклы авазлардан шау итеп тора иде инде. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр бер-берсе белән күрешәләр, хәлләрне сорашалар, шаян сүз әйтеп көлешәләр. Ә алда җаваплы сынау көтә: кросс!

Узган шимбәдә Арчада барлык хуҗалыклар катнашында ярминкә үткәрелде

“Бөтенесе дә килде, бар да әйбәт әзерләнгән”, – диде район авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге  җитәкчесе Марат Абдуллин.

Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, дигәндәй, быел хуҗа-лыклар өчен уңышлы ел булды. Үстерелгән мул уңышны әйбәт срок-

ларда җыйнап алдылар. Икмәк булса, җыр да була, диләр. Безнең район хуҗалыклары ике атнага бер Казанга ярминкәгә баралар. Халык иртәдән үк ашлыкны алып бетерә, дип әйтәләр. Кайсы тавык, кайсы күгәрчен асрый. Һәр баруда шулай.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International