ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Моңарчы без гриппка каршы вакцинага әллә ни игътибар итмәдек. Быел уйлана калдык

Коронавирус шикләндерә. “Грипп-ка каршы вакцина ясатсаң, коронавируска да тәэсире бар икән”, – дигән сүзләр йөри. Без бу турыда район үзәк хастаханәсенең эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова белән сөйләштек.

– Дәлилләнгән рәсми мәгълүмат юк, – диде Чулпан Равиловна. – Грипп-ка каршы вакцинаны ясатырга кирәк. Без аны гаиләбез белән ясатабыз. Файдасын күрәбез. Вакцина ул организмда гриппка каршы торучы тәнчекләр барлыкка китерә. Бу процедураны үткән кешенең кайбер очракларда температурасы күтәрелергә мөмкин, әмма бу 2-3 көн эчендә уза, моннан курыкмаска кирәк.

– Татарстанда грипп бармы?

– Салкын тиюләр бар, әмма әлегә теркәлгән грипп очраклары юк.

– Нинди грипп көтелә?

– Нинди грипп киләчәге ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау бер-ләшмәсе күзәтчелеге астында фаразлана hәм шул төр гриппка каршы эшләнелгән вакцина базарга чыга. Быел кулланыла торган вакцина А тибындагы ике төрле вирус һәм В тибындагы вируска каршы торучанлык барлыкка китерә. Әлеге вакцина районга да кайтты.

16 сентябрьдә Апаз һәм Шушмабаш авыл җирлекләрендә истәлекле вакыйгалар булды

Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков бер килүдә яңа төзелә торган административ бинаны күрсәтеп йөргән иде.

Республика программасы буенча җирлекләр урнашкан биналарны районда ныклап төзекләндерү башланган иде инде. Ә менә Апаздагы кебек төзелеш – беренчесе. Тантанага җыелган җирлек башлыклары да мәһабәт бинага соклануларын яшермәделәр.

Яңа Кенәрдә яшәүче Равил Хәбибрахманов шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

“Кешенең бер гасырга якын гомерен берничә кәгазь битенә сыйдыру җиңелләрдән түгел. Аның бөтен күргәннәрен тасвирлау өчен китап кирәк булыр иде”, – ди кияве Сергей Баһаветдинов.

Равил абый Шекә авылында 7 балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Араларында 2 генә кыз була, калганнары малайлар. Гаилә Касыймовлар фамилиясен йөртүгә карамас-тан, авыл җирлегендә ялгышып аны Хәбибрахманов дип теркиләр. Бүгенге көнгә кадәр ул башка гаилә әгъзаларыннан аермалы буларак шул фамилияне йөртә.

Сугыш чоры баласы ул. 1941 елда Равил абыйга нибары 11 яшь була. Олы абыйсы 18 яшьлек Мансурны фронтка алалар. Ә Равил абыйсы Рафаэль һәм апасы Рауза белән колхозда эшли башлый. 11, 12, 14 яшьлек балалар. Терлекләр карыйлар, басуда өлкәннәр белән беррәттән эшлиләр. Ачлык үзәкләренә үтә. Ахырда әниләре Хәтимә апа түзми, балаларын җыя да урманга алып китә, сугыш тәмамланганчыга кадәр урманчының ташландык йортында яшәргә мәҗбүр булалар. Балаларны урман туендыра. Җиләкләр, гөмбәләр җыялар, урманда яшәүче җанварларны тоталар. Равил абый бу көннәрне күз яшьләре белән искә ала. Туйганчы ашарга булмый, кышын суык үзәккә үтә, бүреләр килеп ишек төбендә улый... “Әнигә рәхмәт, бернинди авырлыкларга да карамас-тан, ул гаиләне коткарып кала алды”, – дип искә ала Равил Хәбибрахманов.

Әңгәмәдәшебез – табиб-терапевт, өлкәннәр белән эшләүче гериатр Рәмзия Хәйруллина.

– Рәмзия Равилевна, тиздән 1 октябрь. Бүген инвалидларга социаль пакет турында сөйләшеп алсак иде. Газета укучыларыбыз кызыксына.

– Инвалидларга социаль пакет ул – ташламалы дарулар, бушлай санаторийлар, юлда транспортта йөрүләр. Аларны калдырыргамы, әллә баш тартыргамы – бу мәсьәләне 1 октябрьгә кадәр хәл итәргә кирәк.

– Арча районында күпме инвалид бар һәм аларның күпмесе социаль пакеттан файдалана?

– Районда барысы 7545 инвалид бар. Шуларның 2665е бушлай дару ала, калган 4880е баш тартты.

– Социаль пакетның бәясе күпме?

– Бүген социаль пакет 1155 сум тәшкил итә. Шуның 889 сум 66 тиене  даруларга туры килә. Калган өлеше санаторийларга, юлга каралган.

– Даруларның федераль һәм республика ташламаларына бүленгәнен беләбез. Алардан ничек файдаланыла?

– Федераль ташлама буенча 35875 рецепт язылган, 28818 рецепт җибәрелгән.


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комбайнчылар арасында Татарстан Республикасы Президенты грантына республика конкурсын уздыру турында искә төшерә. Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника төркемнәргә бүленгән. Барлыгы 4 төркем. Беренчесенә - 140тан 230 ат көченә кадәр, икенчесенә – 230дан 290 ат көченә кадәр, өченчесенә - 300дән 326 ат көченә, дүртенчесенә 351дән 530 ат көченә кадәр керә. Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челенджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюсон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Сезне зур җиңү – 2020 ел урагын уңышлы тәмамлау белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Арчалылар максатчан һәм нәтиҗәле эшләү үрнәге күрсәттеләр, район иминлеген, икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертеп 215 мең тонна икмәк җыйнап алуга иреште.

– Илшат Әхәтович, районда илкүләм проектларның ничек тормышка ашуын күреп торабыз. Шундыйларның берсе – “Уңай шәһәр мохите тудыру” проекты. Арчаның үзәк Зур урамында барган төзелешләр күз алдында эшләнә. Быел балалар үзәктәге фонтанга куанып бетә алмады. Җәй шуларның шатлыклы авазы, чыр-чуы белән үтте. Кичкә керсәң, декоратив утлар тирә-юньне тагын да ямьләндереп җибәрә. Тиздән биредә кинофильм-нар карау өчен заманча медиаэкран да куелачак. Районыбызның шәрык ягына бара торган җәяүлеләр юлындагы биек “Тюльпан” утлар үзе бер могҗиза! Ул төрледән-төрле эскәмияләр!

Бер урынга күп кеше җыймау максатыннан, бөтен Россиядәге кебек, бездә дә сайлау көннәре итеп 11, 12 һәм 13 сентябрь билгеләнгән иде

Райондашларыбыз бу көннәрдә Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайладылар. Сайлауның һәр көнендә дә районыбыздагы 62 сайлау участогында кеше өзелмәде. Моннан тыш, җомга һәм шимбә көннәрендә йорт яны территорияләрендә дә тавыш бирергә мөмкин иде. Һәр сайлау урынында тиешле санитар нормалар үтәлде. Катнашучыларга бирү өчен бер генә тапкыр куллана торган битлекләр, перчаткалар һәм авторучкалар әзерләнгән иде. Һәркем дезинфекция ясый торган махсус сыеклык белән кулларын эшкәртте.

Районыбыз кырларындагы мул иген уңышын югалтуларсыз амбарларга урнаштыруда Арча элеваторы коллективының да өлеше зур

– 72 мең тонна ашлык кабул иттек инде, – ди директор урынбасары Рәдис Мавлин. – Соңгы елларда моның кадәр икмәк килгәне юк иде.

Кайбер көннәрдә 4 мең тоннадан артык ашлык килгән. Әле дә көн саен бер мең тоннага якын килеп тора. “Быел ашлыкның сыйфаты да башка еллардагыдан яхшырак, – ди лаборатория мөдире Миләүшә Шәяхмәтова. – Чиста, коры ашлык килде”.

“Северный”, “Заря”, “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Яңарыш” ширкәтләре – иң күп ашлык тапшыручылар. “Ярый әле элеватор бар”, – ди җитәкчеләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 17 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә туры эфирда АГРОВИДЕНИЕ CNHI 2020 онлайн-шоу ачылачак.

Онлайн трансляция вакытында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасындагы ярышларны карарга, техника белән эшләүнең нечкәлекләре турында белергә мөмкин булачак, экспертлар компания белән эшләүнең төп өстенлекләрен бәяләячәк һәм аңлатачак. Ә иң актив тамашачылар арасында призлар уйнатылачак!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International