ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн. сумга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Уңыш җыюны беренче булып Әтнә районы тәмамлады. Алар республика Президентына яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән беренче икмәкне тапшырдылар. 8 районда (Баулы, Лаеш, Әлмәт, Кама Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Азнакай, Мамадыш, Менделеевск районнарында) бик аз гына мәйданда урып-җыюны төгәллисе калды.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кооперативларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.

Бер кооперативка грантның максималь суммасы - 70 млн. сум. Грант акчаларын авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау һәм эшкәртү, махсуслаштырылган транспорт һ.б. объектлар сатып алу, төзү яки модернизацияләү өчен файдаланырга мөмкин.

8 сентябрь көнне, Арча шәһәренең 2нче номерлы “Карлыгач” балалар бакчасы төзекләндерелгәннән соң яңадан ачылды

Заманча яңартылган әлеге бинаны ачу тантанасын Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм район башлыгы Илшат Нуриев котлау сүзләре белән башлап җибәрде.

“Быел Арча районында ике балалар бакчасы төзелде, өч балалар бакчасы төзекләндерелде. Бер районда да моның кадәр эшләнелми. Әле ачасы урыннарыбыз тагын бар...” –  диде Илшат Нуриев һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерүне сорады. Биредә эшләүче һәр хезмәткәргә уңышлы эшләр, сәламәтлек  балаларга бәхетле киләчәк теләде район башлыгы. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров да ихлас күңеленнән котлау сүзләрен җиткерде. “Без, чыннан да, бәхетле заманда яшибез. Республикабызда һәрвакыт нидер төзелеп, яңартылып тора, яңа төзелешләр торгызыла. Президентыбыз әйтмешли, бу һәр кеше турында шәхси кайгырту нәтиҗәсе”, – дигән сүзләр белән Арчаның төзеклегенә, матурлыгына соклану хисләрен белдерде ул.

Ул тарихка өченче чакырылыш район Советының соңгы утырышы булып кереп калыр. Алда – муниципаль сайлаулар.

Ә бу утырышта район тормышына кагылган агымдагы дүрт мәсьәлә каралды. Депутатлар хокукый актларга өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында карарлар кабул иттеләр. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз. 

Соңыннан район Советы рәисе, район башлыгы Илшат Нуриев барлык депутатларга бердәм уртак нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, истәлек бүләкләре тапшырды.

Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, ди халык мәкале. Үстергәннең, җыйнап алганның бәрәкәте булсын!

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов игеннәрне урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән өчен “Курса МТСы” ширкәте комбайнчысы Ленар Нуриевка, “Ак барс” агрокомплексы”  ширкәтеннән Марсель Шәймуллинга, “Игенче” ширкәтеннән Расих Нәҗметдиновка, “Кырлай” ширкәтендә комбайн белән бәрәңге алучы Дәниф Зариповка район башлыгының Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырды.

Беркөн редакциягә Казанбаштан Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ирек Нәҗмиев шалтыратты

“Узган атнада зират коймаларын буяган идек. Артып калган буяу белән мәчет коймаларын да матурлап, территориясен тәртипкә китердек. Мәдәният йорты, авыл җирлеге, медпункт хезмәткәрләре, авыл кешеләре, мәчеткә йөрүче “яшь” бабайлар бу эштә актив катнашты”, – диде ул.

Бу авылның зират, мәчетенә кагылышыбыз булмаса да, изге күңелле кешеләргә карата рәхмәт хисе туды.

“Яшьләр вакыты” дип аталган яшьләрнең автобус туры (РОУД-Тур) 2 сентябрь көнне Арчага килде“Яшьләр вакыты” дип аталган яшьләрнең автобус туры (РОУД-Тур) 2 сентябрь көнне Арчага килде

Яшьләр автобусы республика буйлап сәяхәткә чыкты.

Юк, бу гади сәяхәт кенә түгел. Аның максаты – 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр белән очрашу, алар белән аралашу, төрле темаларга лекцияләр үткәрү, яшьләрнең уңышлы проектларын тыңлау, аларга бәя бирү, үз идеяләрен тормышка ашыру өчен республикадагы мөмкинлекләрне аңлату, грант алуда ярдәм итү.

Безгә бер ир кеше мөрәҗәгать итте. Интернетта утырганда http://aakoza1.ru сайтына килеп чыга бу. “Саклык банкы” янәсе сорашулар үткәрә.

Бу сорашуларны үтү өчен сайтка шәхси мәгълүматларны һәм банк картасының реквизитларын кертергә кирәк. Шәхси мәгълүматларны кертеп, сорашуларны үтсәң, акчалата бонуслар аласың. Полиция хезмәткәрләре “алданмагыз!” дип кисәтеп торса да, ир кеше бу коткыга ышана. Ул үзенең шәхси мәгълүматларын һәм банк картасы реквизитларын язып, анкета тутыра. Бу эшне башкарганнан соң аның абонент номерына код язылган хәбәр килә. Кодны ул сайтта күрсәтә һәм банк картасындагы 47800 сум акчасыннан колак кага.

Прокуратура аңлата

Арча районы прокуратурасы халыкның мәшгульлеге турындагы законнарны бозу очракларын ачыклады.

Арча районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен эшкә җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия-сенең район прокуратурасы катнашында утырышы булды. Утырышта “Арча муниципаль район халкының мәшгульлек үзәге” дәүләт учреждениесендә эшсез буларак исәпкә баскан кешеләрнең эшләре тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International