ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Шуның белән эш бетте кебек, таралыштык. Берничә көннән “Социалистик Татарстан” газетасында КПССның Арча райкомы беренче секретаренең җавабы басылды, уяулык күрсәткән өчен Ильяс Фәттаховка рәхмәт әйттем, гаеплеләр җавапка тартылды, диелгән иде.

Дөрестән дә, бер генә кешенең дә ул мәкаләне ник яздың, дип әйткәне, үпкә белдергәне булмады. Әмма власть белән ике арадагы киеренкелек шактый вакытлар сакланды.

Тик бу тынлык вакытлы гына булган, Наласа күле вакыйгасы Казанда кайнаудан туктамаган булып чыкты. Көннәрдән  бер көнне бүлмәгә “Социалистик Татарстан” газетасы журналисты Габделбәр Ризванов килеп керде. “Эшләр катлауланып китте, безгә Наласага барып теге бодайны табарга кирәк”, – диде ул. Югарыдан андый мәкаләне ник бастырдыгыз, дип бәйләнгәннәр булса кирәк.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген 2020 елның 08 сентябрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында төзекләндерелгән  МБМБУ “Арча 2нче балалар бакчасы” ишекләрен ачты. Балалар бакчасын ачу тантанасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры  Равил Кузюров,  Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.  Мөхтәрәм кунаклар  ата–аналарны, тәрбиячеләрне, балаларны әлеге сөенечле вакыйга белән котладылар, балалар бакчасы белән танышу барышында башкарылган эшләрнең сыйфатына уңай бәя бирделәр. 40 еллык тарихы булган балалар бакчасы сабыйларны заманча яңартылган,  искиткеч  матур бүлмәләр белән каршы алды. Балалар бакчасы “Татинвестгражданпроект”ДУП проекты буенча ҖЧҖ “Армада” тарафыннан төзекләндерелде.

Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Буа, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Балтач, Кайбыч һәм Әтнә районнары игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Алексеевск, Азнакай, Спас, Чирмешән, Биектау, Баулы, Теләче, Түбән Кама, Алабуга, Кама Тамагы, Ютазы һәм Югары Ослан районнары финиш сызыгына чыктылар. Бүгенге көнгә республика буенча 1482,4 мең га суктырылган, 5245,1 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - 35,4 ц/га.

«AGROMASTER» компаниясе быел яңа катнаш «Agrator КЗС-8500» чәчү комплексын тәкъдим итте, ул бөртекле культураларны традицион һәм минималь эшкәртү технологиясе буенча чәчү өчен билгеләнгән.

5,6 млн. сумлык Agrator КЗС-8500 чәчү комплексы – ул John Deere 730ның Россия аналогы, ә анысын 11 млн. сумга сатып алырга мөмкин. Россия чәчү комплексының өстенлекләре - запас частьләр дә үзебездә һәм үзкыйммәте дә түбән.

Чәчү комплексы конструктив рәвештә эшли торган ике модульдән тора:туфрак эшкәртү модуле һәм чәчү модуле. Эшкәртү модуле биш рәтле очлы культиватор тешләреннән тора. Агрегатның культиватор өлеше артында чәчү модуле урнаштырылган, ул тигезли торган катоктан һәм дисклы сошниклардан тора.

Бункер орлыклар һәм ашламалар өчен ике яңа дүрт контурлы чәчү аппараты белән җиһазландырылган һәм анда чәчү нормасын көйли торган «Zero Max» механик җайланмасы урнаштырылган, әлеге җайланма чәчү нормасын тиз һәм җайлы үзгәртергә мөмкинлек бирә, моның өчен вариатор шкаласы буйлап рычагны гына күчереп йөртергә кирәк.

Сентябрь аеның башы Арча районы өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды

3 сентябрь көнне Яңа Чүриле психонев-

рологик интернатның яңа корпусы ачылды. Тантаналы чарага Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан  Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килгән иде.

Яңа Чүриле психоневрологик интернатның яңа корпусы “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында республикада төзелгән бердәнбер объект.

– Тормыш шартларын яхшырту максатында республикада бик күп эш башкарыла. Коронавирус белән бәйле рәвештә килеп туган кыенлыкларга да карамастан, бер милли проект та, бер программа да тукталып калмады, вакытында файдалануга да тапшырыла, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин. – Бу объектның ачылуы интернатта яшәүчеләр, анда эшләүчеләр өчен шартларны тагын да яхшыртыр дип ышанабыз.

Район халкының 350-400ен эш урыны белән тәэмин итү планлаштырыла

Шәһәребездә төзелеп килүче “Арча” сәнәгать паркы 21 гектар җирне биләп тора. Ул Питомникка керү юлының сул ягында урнашкан.

Узган атнада биредә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин булды. Шулай ук парк төзелеше белән танышырга район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, парк төзелешендә үз өлешләрен кертүче “Союз” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, “Табигать ресурслары”, “Идел буе заводы”, “Агро Масло”, “Армада”, “ТехноАрск” ширкәтләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә бар иде. Рөстәм Нигъмәтуллин паркның эшчәнлеге белән танышты, һәр тармакның ни дәрәҗәдә эш алып баруы белән кызыксынды.

Җимерелгәнне төзәткәнче, аны булдырмый калу күпкә отышлы

Май аенда ук редакциягә Югары Пошалымнан борчулы хәбәр керде. “Бу ни хәл инде? Мелиораторлар буадагы суны җибәрә. Монда балык! Җәйгә керәбез, ә безне хәзер сусыз калдыралар. Язын түгел, көзен эшләргә кирәк ремонт эшләрен. Язын кар сулары җыелып кала”.

 Ул вакытта буадагы су тулысынча җибәрелмәде.

Август башында Югары Пошалым буасы вакыйгасы тагын баш калкытты. Электрон челтәрләргә куелган видеода суы җибәрелгән әлеге буада халык, пычрак, ләм ерып, кул белән балык чүпли... Бу хәл Татарстан Республикасының Экология министрлыгына кадәр барып җиткән.

Без бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырыштык. Иң элек район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь, энергетика һәм элемтә секторы җитәкчесе Илфат Рәхимов белән сөйләштек.  Югары Пошалым буасына барып кайттык.

8 сентябрьгә район хуҗалыклары игеннәрнең 95 процентка якынын суктырып алдылар. Тугыз хуҗалык уракны тәмамлады. Бер гектардан уртача уңыш – 37,7 центнер.

Иң югары уңыш – “Кырлай” ширкәтендә – 45 центнердан артык, “Курса МТСы” ширкәтендә 44,7 центнер. “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, “Тукай”, “Казанка” хуҗалыкларында 40 центнердан артык.

16400 гектарда көзге культуралар чәчелергә тиеш. Бу эш әйбәт срокларда төгәлләнеп килә.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Хәзер уҗымнар чәчүнең актив чоры һәм алдагы ел уңышы турында уйланыр чак. Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, көйсез һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.

8 сентябрьдә Татарстан МФЦсы урнашкан урын буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итүне тәмамлый


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International