ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Яңа Иябаштан Венера апа Галәветдинова: «Сезнең газетада басылган исемлектәге Шаһинуров Фатих Шаһинур улы минем әнинең бертуган абыйсы була. Ул колхозның беренче тракторчысы»

Фатих сугышка киткәнче өйләнергә дә өлгермәгән була. Алар өч бертуган сугыштан әйләнеп кайтмыйлар. Ул нәселдән сугышка китүчеләр дистәләп.

Венера апаның сөйләр сүзләре күп иде. Без газетаның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин белән Яңа Иябашка барырга, Фатих Шаһинуровның язмышы ачыкланган документны Венера апага тапшырырга, ул сөйләгәннәрне үзебез тыңлап кайтырга булдык.

Ватанны саклаучылар елы уңаеннан китәчәк гуманитар колоннаны формалаштыруга район халкы – олысы, кечесе – актив кушылды

Шәһәребездә, авыл җирлекләрендә мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр никадәр күп икән.

Кемнең кем икәнен авырлык килгәндә аңлыйсың. Махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга ярдәмгә бөтен ил кушылды. Райондашларыбызның активлыгына да сокланырлык. Оешмалар, мәдәният, мәгариф учреждениеләре, аерым кешеләр, хәтта балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга кадәр үз өлешләрен кертергә тырыша. Волонтерлар төп эшләре, гаиләләре булуга карамастан, гуманитар ярдәм оештыруга кереп китте. Уртак тырышлык белән ничәмә-ничә гуманитар йөк китте. Адреслы посылкалар, ашау әйберләре белән генә чикләнеп калмадылар, машина, мотоцикл-лар, тәгәрмәчле, күчмә мунчалар да шул якларга юл алды, солдат якташларыбызның сораулары да канәгатьләндерелде.

15-17 гыйнвар көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең “Витязь“ спорткомплексында “Татарстан яшьләре“ газетасы призына  республика беренчелеге узды

Ярышларда  37 командадан 2007-2008 елгы 269 көрәшче бил алышты. Арча районыннан тренерлар Фәнис Зарипов, Фәнил Һидиятуллин, Марат Сәләхов, Рәис Галиевта тәрбияләнгән 9 көрәшче катнашты. Алар Арча исемен тагын бер кат данладылар. 37 команда арасында җиденче урынны алдылар.

Арча педагогика көллиятендә укучы Арча егете Булат Шакиров 110 кг үлчәү авырлыгында чемпион булды! Тренеры Фәнил Һидиятуллин. Ашытбаш мәктәбеннән Рүзәл Фәйзрахманов (60 кг) 3нче урынны алды.  Тренеры Марат  Сәлахов. Афәрин, егетләр!

«И-и, әни, мактасалар, һавага күтәреләм мин, дип әйтер иде, – диде Фирдәвес апа дулкынланып. – Газетада үзе турында язма чыккач, и сөенер инде...»

“Җидесе – Коръән ашыннан соң, туганнар өйдә вакытта килсәгез, уңайрак булыр иде”, - дигәч, юлга кузгалдык.

Сүзебез Лесхоз авылыннан махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Илнур Мөхәммәтсафин турында. Илнур 1980 елның апрелендә туган. 44 яшьтә. Өйләнмәгән.

Әнисе Фирдәвес апа өзгәләнеп: “Контракт төзегәнен миңа әйтмәде, мине борчыйсы килмәгән, – диде. – Киттеләр... Юлда барганда шалтыратты: без унау, менә хәзер ашханәгә туктыйбыз дип. Узган елның 1 августында китте. Тырышып хезмәт итә, бик актив дигән хәбәр килде”.

“Батыр йөрәкле, курыкмый иде ул”, – дип сүзгә кушылды абыйсы Рифат.

Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Тынгы белмәс якташыбыз, районыбызның ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина юбилее алдыннан “Фидакарь хезмәте өчен“ медале белән бүләкләнде.

Сөбханалла, гел йөреп, нәрсәдер оештырып тора. Бер карыйсың – ул Чувашстанда ветераннар белән сәяхәттә, икенче карыйсың – Кукмарада итекләр ярминкәсендә, өченче карыйсың – Америкада... Юбилеең уңаеннан бер сөйләшеп утырыйк әле дип шалтыраткач, мин әле Төркиядә, Америкадагы кызым белән ялда, кайткач сөйлә-шербез, димәсенме?! Менә сиңа мә!

Район ветераннары Ватанны саклаучылар елын 21 гыйнварда үз планнары буенча үзенчәлекле башлап җибәрде

Бу көнне бер төркем ветераннар Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе-балалар бакчасындагы, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлегендәге музейлар, нык-лап төзекләндерелгәннән соң ачылган китапханә белән танышты.

Арчаның 3нче, 2022 елда илле еллыгын билгеләп үткән мәктәбе-балалар бакчасында кунакларны җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина ишектән үк каршы алды. Ярты гасырлык тарихы булган бу мәктәп-балалар бакчасы үзенең Бөек Ватан сугышы елларында Арчада шушында урнашкан эвакогоспитальгә багышланган, анда эшләгәннәрнең батырлыкларын чагылдырган, балаларга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнаган музее белән дә танылды. Ул район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина идеясе белән ачылды.

18 гыйнварда Арча чиркәвеннән Лин атакай Кондаков Вахитов урамындагы чишмәне аруландырып, догалар укыды

Арча чиркәвендә һәм Төбәк-Чокырча авылындагы чиркәүдә гыйбадәт кылынды. “Хач ману бәйрәмен Аллаһның күренүе дип тә атыйлар”, – дип сөйләде Лин атакай.

19 гыйнвар – христианнарның зур бәйрәме.

Риваятьләр буенча, бу көнне Гайсә пәйгамбәр Иордан елгасына чукындыручы Иоанн янына килә. Гайсә коткаручы бер гөнаһы булмаса да, өч тапкыр суга чумдырып, аруландыруын сорый. Иоанн Гайсә коткаручының теләген үти. Судан чыккач, Гайсә коткаручыга күгәрчен кыяфәтендә Изге рух иңә. Күктән тавыш килә: Син минем яраткан улым; Синдә минем илтифатым”. Хач ману йоласы вакытында Аллаһ–Ата, Аллаһ–Ул, Аллаһ – Изге Рух – өчесе бервакытта үзләрен күрсәтәләр.

Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимовка “Халык фронты” командасы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Халык фронты командасы сезгә уртак эшкә керткән өлешегез һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерә. Сезнең тырышлыгыгыз безгә җәмгыятебезгә хезмәт итүдә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирде”.

Әнә шундый сүзләр язылган иде анда. Тулырак мәгълүматны безгә Бөтенроссия “Халык фронты” хәрәкәте әгъзасы, Арча егете Руслан Әһлиев бирде.

Яңа Кенәр авылында спортны үстерүгә зур өлеш керткән, районга бихисап җиңүләр китергән Тәлгать Әхмәтовны искә алдылар бу көнне

19 гыйнварда Яңа Кенәр урта мәктәбендә яшьләр арасында волейбол ярышлары узды.

Спорт чарасы озак еллар әлеге мәктәптә эшләгән физкультура укытучысы Тәлгать Әхмәтов истәлегенә багышланган иде. Бөтен гомерен укучылар белән эшләүгә багышлаган райондашыбызның арабыздан китүенә апрель аенда бер ел була.

Әлеге шәхес белән бәйле хатирәләрне барлап, ярышларны авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ачты.

Хөрмәтле гражданнар, янгыннар электр үткәргеченең кыска ялгануы аркасында була. Еш кына иске электрүткәргечләр янгын килеп чыгуга сәбәпче була, чөнки бөтен электротехниканың гарантия срогы бар. Шуннан соң көнкүреш техникасы сафтан чыга, ә электр үткәргечләр изоляциялеген югалта, изоляция таркала һәм электрүткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International