“Арча“ спорт мәктәбендә таэквон-дочыларның фестивале, бик матур бәйрәм булды.
Тренерлары Газинур һәм Руслан Борһановлар. Спортчылар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Башта таэквон-дочылар төрле матур күнегүләр эшләп күрсәттеләр. Осталыкларына сокланып карап тордык. Тренер Руслан Борһанов 2024 елда ирешкән уңышлар турында сөйләде. Ярышка барган саен алар медаль алмый кайтмыйлар. Унлап җитди ярышларда катнаштылар. Бер генә мисал. Ел ахырында Осиновода үткән ярыштан 25 медаль белән кайттылар. 9 алтын, 8 көмеш, 8 бронза медаль. Инде менә тагын ярышлар башланды.
Урта Аты авылында туып үскән Майсәрә апа Җәләева сөйләгән истәлекләрне тыныч кына утырып тыңларлык түгел
Сугыш ветераннары гына түгел, сугыш чоры балалары да бик аз калып бара.
– Минем әти 1904, әни 1914 елгы иде, – ди ул. – Әни 16 яшендә үзеннән ун яшькә олы кешегә кияүгә барган. Әти фин сугышына киткәндә әни бишенче балага корсаклы калган. Әти бу сугыштан исән кайта. Бик тәртипле кеше булган ул, эчмәгән, тартмаган, ветсанитар булып эшләгән. Аның әтисе Хәсән дә гыйлемле кеше (“Галим түгел, гыйлемле!“ – дип басым ясап сөйли Майсәрә апа) була.
Арча районында Ватанны саклаучылар елы үзенчәлекле башлана. Аны ачу махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм колоннасын җибәрүдән гыйбарәт
Колоннаны озату Арчада тантаналы төстә үтәчәк. Әмма гуманитар йөкне җибәрү өчен аны тупларга кирәк. Бу эшкә инде һәрберебез үз өлешен кертә ала. Алай гына да түгел, ярдәм күрсәтергә тиеш тә. Чөнки гуманитар колонна махсус хәрби операциядә катнашучылар сораган әйберләрне алып барачак.
Әле кайчан гына Арчада Үзәк чыршыны кабызу, иске ел белән хушлашу, Яңа елны каршы алу бәйрәмнәре булган иде, инде менә искечә Яңа ел, Үзәк чыршы ябылу тантанасы да узып китте
Үзәк стадионда кичке сәгать 7ләрдә башланып китте ул. Бәйрәмне Данис Гайфуллин белән Лия Ильина алып бардылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов бәйрәм белән котлады. Котлаулар бүләкләүләр белән дәвам итте. Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен шартлар тудырган, үз биналарын, йортларын матур итеп Яңа ел рухында бизәгән оешма җитәкчеләренә, йорт хуҗаларына рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырылды. Яңа ел чараларын тиешле югарылыкта үткәргән оешма, учреждениеләр җитәкчеләре шулай ук сәхнәгә чакырылды. Бүләкләүләр концерт номерлары белән аралаштырып барылды. Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов чыкты. “Яшик сөенеп кенә” дигән җырны халык рәхәтләнеп бии-бии тыңлады.
Яңа ел – иң матур, игелекле, әкияти, тылсымлы бәйрәм, аны балалар да, өлкәннәр дә түземсезлек белән көтәләр. 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде, шул уңайдан районыбызда күп төрле чаралар, бәйгеләр үткәрелде.
Яңа ел алдыннан районда “Яңа ел фантазиясе” дигән төп чыршыны бизәү өчен уенчык-лар ясау бәйгесе оештырылды. Укучылар гаиләләре белән берлектә, иҗадилык, зирәклек һәм тырышлык үрнәге күрсәтеп, күз явын алырлык матур уенчыклар эшләде. Барлык эшләнмәләр күңел биреп ясалган иде.
Ел ахыры-башы ул нәтиҗәләр чыгара торган вакыт
Яңа ел алдыннан районның Пенсия фонды бинасында актив пенсионерлар җыелды.
Алар Россия пенсия берлегенең Арча бүлекчәсенең актив волонтерлары. Бүлекчә рәисе Руфия Баһаветдинова аларга игелекле хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Ахырдан сөйләшүләр чәй өстәле янында дәвам итте. Алар ел буе СВОда хезмәт итүчеләргә сетка үрделәр, үлән чәйләре ясадылар, кипкән җиләк-җимеш әзерләделәр, гуманитар йөк җыялар һ.б. Ялгыз пенсионерларның хәлләрен беләләр, Яңа Чүриледәге психоневрология интернатына, өлкәннәр йортына концерт, күчтәнәчләр белән баралар, осталык дәресләре үткәрәләр.
Укучыбыздан шундый сорау алдык: “Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең кредит бурычлар бетерелә икән, дип ишеттем. Бу дөресме?”
Әлеге сорау белән без Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе Алмаз Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек?
– Мондый закон бармы? Сүз нинди бурычлар турында бара?
– Әйе, мондый закон кабул ителде. Ләкин ике шарты бар. Беренчедән, контракт 2024 елның 1 декабреннән соң төзелгән булырга тиеш. Икенчедән, кредитлар 2024 елның 1 декабренә кадәр үк алынган һәм алар буенча җыелган бурычларны түләттерү турындагы суд карары чыккан булырга тиеш. Шул шартлар үтәлгән очракта, махсус хәрби операциядә хезмәт итүченең яки аның тормыш иптәшенең 10 миллион сумга кадәрге кредит буенча бурычлары юкка чыгарылачак.
Бәйгедә 8–11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе Арча районы мәктәпләренең 8–11 сыйныф укучылары арасында “Җиңү онык-лары” дигән бәйге игълан итә.
Бәйге Россия тарихының героик битләрен, үз гаиләсе тарихын, Бөек Ватан сугышы елларында фронтта, тылда илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән ветераннарның, сугыш чоры балаларының батырлыкларын өйрәнүгә багышлана.
“Җиңү оныклары” бәйгесенә Җиңүнең 80 еллыгына, сугыш, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына багышланган сочинение, очерк, эссе һәм башка формадагы әдәби-иҗади эшләр кабул ителә. Бәйге эшенең күләме А4 (14 шрифт) форматындагы ике басма биттән артмаска тиеш. Фотолар jpg форматында кабул ителә. Эшләр татар һәм рус телләрендә язылган булырга мөмкин.
24 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-18 м/с тизлектәге буран һәм көчле җил көтелә (Казанда - төнлә һәм иртән 15-16 м/с кадәр).
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк/
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
22 гыйнвар 2025 ел.
21 гыйнвар кичендә, 22 гыйнвар төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начараю һәм төньяк-көнбатыштан 16-21 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда 18 м/с ка кадәр) көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.