“Үзем килә алмыйм, аякларым авырта. Зинһар, гозеремне генә үтәгезче, – диде ул. – Хәзер мин кызым белән генә яшим. 35 ел инде гомуми мунчага йөрим. Андагы хезмәткәрләрнең безгә карата мөнәсәбәтенә сөенеп тә, сокланып та карыйм. Әлфия Хәбибуллина, Альбина Галиева, Илсөя Соколова, Светлана Денисовага чын күңелдән рәхмәтемне генә җиткерегез”. Кызлар, сезгә эшегездә зур уңышлар телибез.
Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре һәм учреждение үзе катнашкан конкурста 1нче урынга Божа, 2нче – Арчаның 1нче, 3нче урынга Арчаның 6нчы балалар бакчалары лаек булды. Тәрбиячеләр арасында 1нче урынны Арчаның 9нчы балалар бакчасыннан Чулпан Гарипова, Үрнәк балалар бакчасыннан Альбина Ибраһимова, 2нче урынны Арчаның 2нче балалар бакчасыннан Гөлүсә Галиәхмәтова, Иске Чүриле балалар бакчасыннан Елена Мурысина, 3нче урынны Арчаның 1нче балалар бакчасыннан Ландыш Сәйфуллина, Көтек балалар бакчасыннан Наилә Шәймуллина яулады.
Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль рәвештә балалар-ата-аналар, яшьтәшләре арасындагы мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасындагы һәм башка бәхәсле мәсьәләләр буенча профессиональ психологлар белән киңәшләшә, консультация ала алалар. Алдан язылу өчен телефон: (843) 236-61-64.
Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, хәрби хезмәт вакытында гражданнарның хокуклары бозылу сәбәпләренең берсе - хәрби хезмәт узу мәсьәләләрен җайга сала торган законнарны, шулай ук хәрби хезмәт узу чорында гражданнарның үз хокукларын белмәүләре яисә аз белүләре.
Ашытбаш авылы чаңгы трассасында Ашытбаш урта мәктәбенең чаңгы ярышлары буенча ачык турниры узды. Ярышларга Иске Кырлай, Яңа Кенәр, Шушмабаш, Носы, Лесхоз мәктәпләре һәм 5нче гимназия укучылары килде. Барлыгы 41 чаңгычы катнашты .
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Гакил Исхак улы һәм Халидә Зиннатулла кызы Гараевларның, Рәкип Нәҗип улы һәм Мөслимә Ногаман кызы Зариповларның алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Район газетасында басылган мәкаләдә шундый юллар укыганнан соң, туганнарын эзләүчеләр безгә агыла башлады.
Берсе хатын, икенчесе фоторәсемен күтәреп килә. “Әни 1952 елда вафат булды. “Абыең кайтса, каберемә килеп әйтерсең”, – диде. Миңа ул вакытта 12 яшь кенә иде әле. Соңгы хаты, карточкасы Яңа Петергоф шәһәреннән килгән. “Сулда Кәченең Сәлих Гәрәев, уңда мин, уртада командир, дип язып та куйган. Хатында: “Кыр госпиталенә яралыларны бәйләргә чыгаралар”, –дигән. Шуннан башка хәбәр килмәгән. Үзем 80 ягына чыктым. Абыем Мөбарәкҗан Ахунҗановны табып, әниемнең рухын сөендерәсем килә”, – диде Күпербаштан Бәширә апа Ахунова.
Иске Масрадан Нурзидә Яруллина бабасы Абдуллаҗан Ахуновны эзли. “Әтием ягыннан бабам ул минем. 1942 елда сугышка киткән. Ике тапкыр яраланган. Аннан башка хәбәр килмәгән. Әнинең әтисе Садри Ибраһимов та хәбәрсез югалган. Әни исән әле. 88 яшендә. Ул сөйләгәннәрне җиткерәм. Бабай 1941 елда сугышка алынган. Суслонгерда яткан. Хатыны берничә тапкыр янына да барган. “Беткә батып беткәннәр иде, сөйләшәбез, ә аның башында битләренә кадәр төшеп бет йөри”, – дип сөйләгән. Аның белән бергә Курсадан бер кеше сугышкан. “Әтиегез бик батыр иде”, – дип кайтып әйткән. Шуннан соң белмибез”, – диде Нурзидә.
Сарай-Чокырчадан Габделхак Әмиров сугышка кадәр Донбасска эшкә китә. Шуннан армиягә алына. Хезмәт срогы тулырга бер ай кала сугыш башлана. 1944 елда Кенигсбергта госпитальдә ята. Соңгы хәбәре шуннан килә.
2019 елда иң күп акча кереме Илдус фермасына туры килә – 1 эшчегә 1 млн. 762 мең сум. Хуҗалык буенча бу сан – 1 млн. 414 мең сум.
Хуҗалыкта уртача айлык хезмәт хакы – 22699 сум. Билгеле, эшеңә карап түлиләр. Мәсәлән, сыер савучы Камил Низамовның айлык хезмәт хакы 21300 сум булса (ул барысы 275 тонна сөт сауган), шул ук вакытта 209 тонна савучыныкы 16300 сум гына булган.
Зур егәрлекле тракторда эшләүче Фәнис Вәлиуллин, Линар Миннебаев 114 көн эшләп, 260ар мең сум хезмәт хакы алганнар. Комбайнчы Рәдис Низамов 35 көндә 1571 тонна ашлык суктырып 213 мең сум акча эшләгән.
Төзелешкә игътибар зур. 2019 елда дәүләт программасы нигезендә сенаж траншеясы, орлык склады төзелгән. 2020 елда Шекәдә атлар торагы, Носыда ашлык склады һәм бозаулар торагы, Шекәдә сенаж траншеясы төзеләчәк.
Кунакларны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов тәбрикләде.Ярышта беренче урынны Балтач районы вәкиле алды, ул 50 мең сум акча белән бүләкләнде. Икенче урын алучыга – 40, өченчегә – 30, дүртенчегә – 20, бишенчегә 10 мең сум бирелде.
Бик күңелле бәйрәм булды ул. Җырлар, биюләр, төрле уеннар белән стадион шаулап торды. Балаларны чаналарда этләр тартып йөрде. Кыш бабай да, Кар кызы да бар иде. Кышны озатып карачкы да яндырдылар.
Зур мичтә чыжылдап коймаклар пешеп торды.