Югары Әзәк егете Илназ Шәрәфиев, Иске Кырлай мәктәбен тәмамлап Арча педагогика көллиятенә укырга кергән. 4нче курста укый. Спортка карата мәктәптә үк салынган оеткы аңа биредә югары үрләр яуларга, уңышларга ирешергә ярдәм итә. Райондашлар Илназны оста чаңгычы буларак белә. Район, шәһәр, республика һәм бөтенроссия күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының исемле стипендиясенә лаек булды. Бүләккә спортчы буларак лаек булса да, “Мин татарча сөйләшә, уйлый алуым, гомумән, татар милләтеннән булуым белән горурланып яшим. Үз телем белән бәйле кыенлыклар туганы юк, дусларым белән дә татарча аралашып яшибез. Көллияттә дә татарча чаралар күп уза, анда актив катнашырга тырышам”, — ди ул.
Юбилярлар белән очрашуга барган саен аларның түземлекләренә исем–акылым китеп, тырышлыкларына сокланып кайтам.
Нәфига апа күргәннәр... Аңа Аллаһы Тәгалә бетмәс-төкәнмәс сабырлыклар гына бирсен. Җиде бала табып, дүртесен салкын җир куенына илтеп тыккан, ирен мәңгегә югалткан... Түзгән йөрәккә рәхмәт.
– Мин дүрт сыйныф кына укып калдым. Яшелчәлектә эшләдем, Арчада, Шәмәрдәндә вагоннар төядем. Борбашта урман кистек, Соснада юл төзедек. Әти 1941 елда ук үлде. Абый сугышта һәлак булды. Ике апа кияүдә. Әни дә өлкән яшьтә иде инде. Бөтен авыр-лык минем җилкәгә төште. Яшьтән тормыш алып барырга туры килде, – диде юбиляр.
Сугыштан соң фермага керә, аннан төрле эшкә йөри. 1954 елда Йосыфҗан исемле егеткә кияүгә чыга. “Йөри башладык та, өйләнәм, диде, мин риза булдым”, – диде көлеп Нәфига апа. Бер елдан Сөмбеләләре туа. Олы кызлары Мамадышта яши, үзе хәзер лаеклы ялда, ике баласы, биш оныгы бар. Ул да, Коркачыкта улы Рөстәм дә әнисенең туган көненә кайткан иде.
Аны шушы төбәктә спорт өчен җанын-тәнен биреп эшләүче тренер Илнур Габдрахманов оештырды.
– Соңгы көннәрдә шугалактан чыкмады да, боз өчен борчылып йөрди, –ди Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева.
Көне дә менә дигән булды, суытып та җибәрде. Турнирда 4 команда: Югары Аты, Утар Аты, Субаш-Аты, Наласа яшь хоккейчылары уйнады. Алар үзара бер-берсе белән очрашып чыктылар. Нәтиҗәдә күчмә кубокка Утар Аты командасы лаек булды. Икенче – Наласа, өченче – Субаш-Аты, дүртенче Югары Аты уенчылары.
Әмма бу да кызыксындырмады мине. Ул елларда милициягә эшкә баганага бәйләндереп карап алалар икән дип, шаяртып сөйләшү бар иде. Мин алай булдыра алмыйм, дип баш тарттым.
Капитан булырга язмаса да, бер мәлне генерал булырга туры килде миңа.
1983 елның декабрь ахыры. Йокларга ятам дигәндә генә ишектә кыңгырау шалтырады. Ишекне ачсам күрше йортта яшәүче, хәрби комиссариатта эшләүче офицер басып тора.
– Сезне хәрби комиссар телефонга чакыра, – ди бу. Ул вакытта бездә телефон юк иде әле. Кердем, трубкада комиссар Рәсим Абдуллаевич тавышы: “Комиссариатка төшеп мен әле. Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел”, – ди.
Комиссар мине киң кочакларын җәеп каршы алды. Баһадир гәүдәле бу кеше озак еллар ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Тыныч тормыш әле аның өчен яңа нәрсә, ул аңа ияләнеп кенә килә. Яңа гына эшли башлаган көннәрендә бер җыелышта колхоз рәисләрен өстәл сугып әрләп ташлады ул. Мондый хәлдән башта аптырабрак калган беренче секретарь аны: “Сез үзегезне һаман да армиядә дип хис итәсез ахрысы”, – дип туктатырга мәҗбүр булды. Аннан залга карап: “Сез аңа бик аптырамагыз инде, ул әле яңа гына җир астыннан чыккан”, – дип куйды.
Хөрмәтле газета укучылар, без якташыбыз, Өчиле авылыннан, Казанда эшләүче табиб-гастроэнтеролог Айрат Зыятдинов белән әңгәмә оештырдык.
– Без бүген ашказаны-эчәк авырулары турында сөйләшербез, – дип башлады сүзен Айрат Илдусович. – Ашказаны-эчәк яман шеше онкология чирләре арасында икенче урынны алып тора. Ашказаны-эчәк тракты ул “дәшмәүче” система. Гадәттә аның авыртканы башта сизелми.
– Авыру катлауланып китмәсен өчен нишләргә кирәк?
– Тикшеренеп торырга киңәш итәм. Кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгырта икән, гомерен озайта гына.
– Бу турыда җентекләбрәк аңлатсагыз иде.
– ФГДС һәм колоноскопия үтәргә кирәк. ФГДС процедурасында, авыз куышлыгыннан кереп, зонд ярдәмендә үңәч һәм ашказаны, унике илле эчәк карала. Ә колоноскопия үткәргәндә, арт юлдан кереп, махсус оптик аппарат колоноскоп ярдәмендә юан эчәк тикшерелә.
Арчаның 1 номерлы балалар бакчасының беренче әзерлек төркемендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләр, бабайларны кунакка чакырып матур бәйрәм оештырдылар.
Тәрбиячеләр Ландыш Сәйфуллина, Эльмира Низамиева, Ләйлә Лотфуллина, музыка белгече Вероника Капраловага, быел мәктәпкә барырга әзерләнүче балаларга рәхмәт!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.
2020 елга кыска сроклы ташламалы кредитлау субсидияләре лимиты 549,6 млн сум тәшкил итә. Бу 11,3 млрд сумга кадәр кредит алырга мөмкинлек бирә. Кредитлар буенча ставка елга 5%тан артмый. 2019 елда АПК предприятиеләренә һәм оешмаларына сезонлы эшләр өчен кредит ресурслары 626,6 млн сум итеп бирелгән иде.
Субсидияләр түбәндәге юнәлешләргә каралган:
кече хуҗалыклар – 109,9 млн сум;
үсемлекчелек – 219,8 млн сум;
терлекчелек – 92,3 млн сум;
сөт терлекчелеге – 109,9 млн сум;
продукция эшкәртү – 17,6 млн сум.
2020 елда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 3 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Е.Ю. Степанова гражданнарны бергәләп кабул итә.
Утырыш башланганчы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән район башлыгы Илшат Нуриев арчалар казанышларын чагылдырган күргәзмәне карадылар. Районның эре предприятиеләре авыл хуҗалыгы оешмалары, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр җитештергән продукциянең төрләренә карап та соңгы елларда тормышыбыздагы үзгәрешләрне күзаллап була.
– 2019 ел иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай ел булды. Беренче чиратта ул 12 илкүләм проектны гамәлгә ашыра башлау елы буларак истә калачак, – диде район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев үзенең хисап чыгышында. – Эшчәнлегебезнең иң мөһим юнәлешләренең берсе – сәламәтлек сак-лау. Халыкны иң борчыган проблемаларның берсе булып та нәкъ менә шушы юнәлеш тора.
“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында 2019 елда Урта Пошалым авылында модульле фельдшер-акушерлык
пункты төзелде. Венета, Урта Курса авылларында, Үрнәк бистәсендә дә шундый пунктлар төзеләчәк.
Арча үзәк хастаханәсе көн таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә җиһазландырылган, балалар консультациясе бүлегенә 3 млн. сумлык медицина җиһазлары кайтарылды, 2024 елга кадәр онкология һәм кан тамырлары үзәкләре яңа җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
Беренче булып аны ветеран әфганчы Илнур Яруллин башлап җибәрде.
Хәтерләсәгез, ул Арча башында, Яңа Кенәр юлы өстендә басуда уздырылды. Соңгы ике елда шулай ук ветеран әфганчы Дамир Шакирҗанов “дилбегәне” үз кулына алды һәм ике ел рәттән ярышлар Көтектә оештырылды. Беренчесендә хәтта самолетлар да фигуралар ясап очты. Ә быел аны зурлап Арча ипподромында үткәрделәр.
Машинада узышларны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ир-егетләрне бәйрәм белән котлап, ярышка килгәннәргә уңышлар теләде.