Арча район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Мәсхүд Галиевка, Сәлмән Мәүлетовка, Бари Муллагалиевка, Үзбәк Сабировка, Әдһәм Әхмәтҗановка, Госман Габдрахмановка юбилей медальләре, бүләкләр тапшырды.
Мондый чаралар район халкы өчен яңалык түгел, ул бишенче ел рәттән уза инде. Төп йорт киленен дә, авыл күрке булган яшь гаиләләрне дә, ир-ат солтаннарын да, гаҗәеп әбиләрне дә билгеләдек. Монысында инде ничә яшьтә булуларына карамастан, яшәү дәрте янып торган ир-егетләр үзара көч сынашты.
Авыл җирлекләрендә үткән бәйгеләрнең кайберләрендә катнашырга туры килде. Чыннан да, сокландырды безне супер-бабайларыбыз. Алар нинди генә эшләр башкармый – исең китәрлек. Шул ук вакытта җырга-биюгә дә осталар, дәртләнеп гармуннарда да уйныйлар, сәхнәләрдән төшмиләр.
Район күләмендә “Туган тел” дигән гаилә фестивале булды. Сафиуллиннар гаиләсе 6нчы бакча исеменнән чыгыш ясады. Район бакчаларына йөргән балалар ана телендә әти-әнисе, әби-бабасы, абый-апасы белән бергәләп җырлап-биеп, шигырь сөйләп, халкыбызның йолаларын күрсәттеләр. Янымда утырган ак яулык бөркәнгән апа белән сөйләшеп киттек.
– Әминә Низаметдинова булам, – дип таныштырды ул үзе белән. – Августта 80 яшь тула. Иске Кырлай авылыннан килдем. Фермада сыер саудым.
Әминә апа кызы Дамира, кияве Рәшит Фәйзрахманов, аларның уллары Руслан, киленнәре Альбина, Арчаның 9нчы бакчасына йөрүче уллары Раян, Альбинаның әнисе Әльфинур белән бик матур чыгыш ясадылар. Әминә апа бик матур җырлый да икән. “Элек концертларда катнаша идем. Хәзер, Аллага шөкер, Коръән ашларында түрдә утырам”, – диде ул. Кызы Дамира белән Рәшит Интада – шахтерлар шәһәрендә яшәгәннәр. Хәзер Арчада яшиләр. Ә еракка киткәч, туган тел, туган җир бик сагындыра... Тулы бәхет өчен әни кирәк дип җырлаганда киленнәре Альбина дулкынланып китте, күзләренә яшь бәреп чыкты. Әнисе Әлфинур янәшәсендә чыгыш ясаса да, шулай кадерле була шул инде ул әниләр. Әминә апа Иске Кырлайда улы, килене, оныклары белән яши. “Гаиләдә чиста татар телендә сөйләшкәндә генә без ана телен саклап калачакбыз”, – диде ул.
23 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә «КМПО көрәшләр мәктәбе» МБУНЫҢ тэквон-до буенча республика ачык турниры узды. Анда Чаллы, Казан, Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы командалары белән беррәттән «СШ Арча»да шөгыльләнүче Арча спортчылары да катнашты. Гомуми нәтиҗәләр шундый:
Бу елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Министр хәбәр итүенчә, республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре гыйнварда 7,8 млрд. сумлык керем эшлиләр, шуның 6 млрд. сумы терлекчелектән. Үсеш узган елдагыдан 6%ка күбрәк.
35 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерелгән, сатудан табыш 3 млрд. сум (102 %). Артым күбрәк тә булыр иде, әмма дуңгыз итенә бәяләр былтыргыга караганда 13 сумга түбәнрәк булды, ягъни 14%ка. Үз продукциясен югарырак бәядән эшкәртү һәм сату мөмкинлеге булган авыл хуҗалыгы оешмаларының табышы 25%ка кадәр күбрәк.
Хәзер инде Сочига Бөтенроссия финалына барырга җыеналар. Шәп бит, ә!
Җиңүләре белән котладым да: “Ә ни өчен “Ястребы”? – дидем. – Командагызда татар балаларыннан тыш, башка милләт балалары бармы?”
– Юк, – диде алар, бер-берсенә карап.
Вәйт мин әйтәм, “Ястребы” урынына “Арча” булса! Сочига барып Татарстаннан, Арча районыннан “Арча” командасы” дип игълан итсәләр!
Ә безнең Тукай Ватанында “Драконы”, “Ястребы”, “Молния”, “Ракета” командалары уйный.
Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, башкарылган эшләр күп. Узган ел 13285 квадрат метр шәхси, 4772 квадрат метр торак күп фатирлы йортларда төзелгән. Комаров, Б.Урманче, Вахитов урамнарында социаль ипотека программасы буенча һәм коммерцияле торак сафка кертелгән. 6 күп фатирлы йорт төзекләндерелгән.
Халыктан җыелган үзара салым акчасының һәр сумы республика бюджеты исәбенә 4 сумга артып кайта. 2019 елда шушы акчага 16 урамга вак таш түшәлгән, 9 урамда янгын гидрантлары куелган. Контейнер һәм бункер мәйданчыклары төзекләндерелгән.
14 февральдә үткән суд утырышына авылдашлары да күп килгән иде. Иң кызыгы шул, аларның барысы да Әлтаф яклы. 255 кеше кул куеп, хат та язып керткәннәр. Үлүче түгел, ә үтерүче яклау, ә, бәлки, жәлләү тапкан һәм хөкемдардан аңа мөмкин кадәр йомшаграк җәза бирүне сораган судны беренче тапкыр күрәм.
Мин үлүчене дә, үтерүчене дә белмим. Хәер, Әхәт абый белән читтән торып таныш. Газетага мәкаләләр яза иде ул. Язу теле – искиткеч. Андый кешенең начар характерлы булуы мөмкин дә түгел кебек иде. Әлеге тетрәндергеч вакыйга һәм суд булмаса, бәлки, әле дә шундый фикердә калыр идем.
Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды
Рабига әби ире Габделбәр белән 10 бала үстергән. 27 оныклары, 34 оныкчыклары бар. Авыр сугыш елларында, аннан соңгы чорда да намус белән хезмәт иткән кешеләр алар.
Аны гомер бәйрәме белән котлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов килде һәм юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Биектау районының Ямаширмә авылында дөньяга килә Фирдәвез апа. Күп балалы, әти-әнисе җир кешеләре, намуслы хезмәт белән көн күргән колхозчы гаиләсендә үсә ул. Бүгенге көндә бертуганнарыннан Ямаширмәдә гомер итүче, үзеннән өч яшькә кече сеңлесе Мәгъфируз апа гына исән-сау. Апасының гомер бәйрәменә ул да килгән иде. Туганнарын күреп, аралашу насыйп булды.