7 нче февраль көнне, Иске Кырлай мәктәбендә Фәнил Гарафиев истәлегенә традицион чаңгы ярышлары булып узды. Быел бу ярыш 9 нчы ел рәттән үткәрелде. Ярышларда мәктәп укучылары 3 төрле яшь категориясенә бүленеп узыштылар. Ярышларны ачу тантанасында Фәнил Гарафиевның улы Фәнис Фәнилевич, Арча районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Габделгазизов Ильяс Нурсилович, Иске Кырлай җирле үзидарә башлыгы Сиразутдинов Фаргать Гарафутдинович катнашты. Ярышларда Арча районы мәктәпләреннән һәм Әтнә районыннан 120 укучы булды.
Шимбә көнне 2020 елның 8 февралендә Ашытбаш урта мәктәбенең спорт залында «Нуриев Р.И.»КФХсы призына 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында көрәш буенча Арча муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышлар югары эмоциональ дәрәҗәдә үтте. Безнең районның яшь көрәшчеләре ярышты. Ярышларда Арча районының 17 мәктәбеннән 77 көрәшче катнашты. Ярышларның массалылыгын билгеләп үтү куанычлы. Катнашучылар саны елдан-ел арта.
-9 февральдә Арча Укучылар сарае базасында 2020 елгы спорт туризмы буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1 нче этабы узды. Ярышларда 9 районнан 19 команда катнашты. Арча районы командасын Укучылар сараеннан Мәҗитова Илсөя, Мөхәммәтшина Сәлимә, Камаева Алинә, Хәбибуллина Наилә, Галәүтдинов Әмирхан, Камалиев Роберт, Лаврентьев Данил, Сәлахетдинов Солтан, Зарипов Руслан, Сафин Азат, Галәүтдинова Ләйлә, Мөхәммәтшина Эльвина, Камалиева Зәлинә, Габделбәров Дамир, Ибәтуллин Ильяс, Сибгатуллин Булат, Бәйрәмов Данияр тәкъдим итте. Тренерлар Минхәиров Ф. Ф., Нәбиуллин Р. Р. Сафин Л. Я.
Минераль ашламалар туплау темплары һәм авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану турында бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
...Безнең редакция машинасы Хәсәншәех авылында кызыл кирпечтән эшләнгән биек яңа йорт янына килеп туктады. Каршы чыккан йорт хуҗасы Данил:
– Бу безнең өй була инде, – дип таныштырды. – 1 декабрьдә күчтек. Янгач, берничә көн бөтенләй аңгыраеп йөрдем. Лилия декрет ялында. Мин “Ватан” ширкәтендә төрле эштә. Янган йортны 2006 елда гына төзегән идек бит әле! Үз көчебез белән. Тагын ничекләр итеп йорт җиткерербез?! Бик нык булыштылар. 1 көн тик тормадык.
Ишегалдында янган йортның яхшы итеп таштан эшләнгән зур нигезе тора. Эчкәрәк узгач, терлекләр торагы. Анда фермадагы шикелле, сөбханалла, сыерлар тезелеп киткән. Барысы сигез.
Чараның башлануын көткән арада бүләк ияләре белән аралашып алдык. Әле ел башланды гына, әмма Ашытбаштан Гөлүсә һәм Рамил Зариповларның нәни кызлары районда йолдызга әверелергә, әти-әниләренә дә икеләтә шатлык китерергә өлгерде. Беренчедән, 2020 елда ул беренче булып туды. Аннан үзенә-үзе бүләк ясады. Киләчәктә дә гаиләгә бәхет, шатлык кына өстәп торсын.
– Бер ай булды, күзгә күренә башлады инде, – ди Гөлүсә.
Рамил Рафис улы педучилищеда укыганда иптәш егете белән фатирда торган. Бервакыт Саимә әбинең өен дә юып биргән әле алар.
Менә шулай тиз аралашып киттек бу кунакчыл өйдә. Саимә әбинең сеңелләре Рафилә, Рәшидә, Розалия дә апаларын котларга килгән. Розалия күптән таныш, ул Күпербаш килене. Авылда иң тырыш гаилә иде алар. Ире Рифат та бик кешелекле иде, иртәрәк китеп барды бу дөньядан. Балалары горурланырлык
Шул көнне мин Фатыйх ага белән өендә очраштым. Күрдем дә, хәйран калдым. “95 яшендә булса да күзләре күрә, колаклары ишетә, аяклары йөри”, дигән сүзләр аңа бөтенләй дә туры килми. Чөнки андагы энергия – ташып тора. Хәтере – искитмәле. Тормышка мәхәббәте – чиксез. Соңыннан гына аңладым, ул өч тапкыр үлемнән калган һәм бүген һәр мизгелнең тәмен белеп, барлык үлемнәргә үч итеп яши.
Безнең район хастаханәсенең баш табибы булып озак еллар Владимир Иванович Кувин дигән кеше эшләде. Искиткеч әйбәт, чын халык табибы булган кеше иде ул (әле уйлап куйдым: ни өчен безнең Арчада аның урамы юк икән?). Милләте буенча чуваш, татарчаны яхшы аңлый, үзе дә шактый гына татар сүзләрен белә. Бу ягымлы, кояш кебек балкып торган кеше үзен беркайчан да кәпрәйгән түрә итеп тотмады. Иртән җәяүләп килә, хастаханә ишеге төбендә аны “Кувин абый, Кувин абый!” – дип апалар чолгап ала. Ул җилкәләреннән сөеп аларның һәркайсының гозерен тыңлый, кайсын кая урнаштырып аннан соң гына кабинетына керә. Хирург иде ул, көннәр буе операция ясый, дип тә әйтәләр иде. Әтисе Советлар Союзы Герое булган.
– Бик яхшы кеше, минем якын дус иде ул, – ди Әлтаф Сафин. – Минем урманчы булып эшләгән вакыт, Самат өй салырга җыенгач кечкенә генә бура бурап бирдек. Ул өй магнит кебек, көн саен сөйләшеп утырырга 15–20 кеше җыела иде.
Әлтаф Сафин безгә Самат Тимершинның фоторәсемнәрен дә табып бирде. Авылда Саматның абыйсы Әнәснең кызы Тәнзилә яши икән. “Андагы альбомда кемнәр генә юк! – ди Ә.Сафин. – Самат аларны каян табып бетергәндер”.
Хәзерге вакытта Яңа Кенәр мәктәбе директоры булып эшләүче Әгъзәм Гайфуллин кызыклы истәлекләр белән уртаклашты: “Минем әти 1939 елгы, Самат абый 1941 елгы булган. Ул әти белән бер чамада укыган. Әти исән-сау, “Саматны кыш көне мәктәпкә чана белән тартып йөри идек”, – дип сөйләгәне бар. Безнең авылда тумыштан дөм сукыр Зиннур Гарипов дигән кеше бар иде. Самат абый белән бездән 5 километрдагы Кечкенә Кенәр дигән авылга (ул авыл юк инде) ипигә йөри болар. Зиннур абый кечкенә арбаны тарта, ә Самат абый арбада утырган килеш “уңга, сулга” дип идарә итә. Кире кайтканда урман кырыена туктап сәнәк, көрәк саплары әзерләп алалар, авыл кешеләрен әнә шулай кирәк-ярак белән дә тәэмин итәләр”.