ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга

Эш бирүчеләр булгач, эш урыннары да җитәрлек. Аннан сайлау мөмкинлеге бар, кайда әйбәтрәк түлиләр, шуңа баралар. Инвесторлар ярдәме белән 320 ветеранга бүләкләр әзерләнгән.

Пай җиренең бер гектарына бер мең сум түләүче дә бар. Кимрәк түләүчеләрдән зарланып та алдылар.

Блокнотлар калын әле, сәхифәләрне дәвам итәрмен. Тик бер үтенечем бар: әлеге хатирәләр кемнедер рәнҗетер өчен язылмый. Нәрсә беләндер канәгать булмасагыз, төгәлсезлек бар, дип уйласагыз, үземә, редакциягә хәбәргә чыгыгыз. Без гафу үтенергә дә, төгәллекләр кертергә дә әзер. Үзегезнең истәлекләрне дә көтеп калабыз.

Бактың исә, андый урам бар икән бит. Безгә бу турыда “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов хәбәр итте. Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Харисовна бу турыдагы карарның күчермәсен дә җибәрде. Зур Бирәзә авылындагы күп балалы гаиләләргә бирелә торган кишәрлекләрдә яңа төзеләчәк урамнарга Владимир Кувин, Ринат Фазлыйәхмәтов исемнәре дә бирелгән.

Элегрәк тә керә иде шуңа охшаш төшләр. Берсендә мине алырга ике милиционер килгән, имеш. Редакция ишеге төбендә тукталды болар: “Ильяс абыйга тиеп булмый, безнең аның белән засадаларда торган бар, ул ышанычлы кеше”, – дип китеп бардылар...

Хокук сагында торучыларның өндә дә, төштә дә минем тирәдә йөрүләре юкка түгел. Алар минем “почти” коллегалар да әле. Мин узган гасырның сиксәненче елларында район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлегенең штаттан тыш хезмәткәре идем. Корал бирмәсәләр дә, таныклыгы бар иде. Засадаларда да торырга, бүре капкыннары белән караклар аулап йөрергә дә туры килде.


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

14 февральдә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү  сәнәгате  күргәзмәсе  кысаларында «Казань Экспо» күргәзмә  үзәге территориясендә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм Казан  дәүләт аграр университеты ярдәмендә «Авылда  бизнес – реаль  мөмкинлекләр һәм үсеш перспективлары» яшьләр  форумы узачак.  Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары    Наил  Залаков катнаша.

Яшьләр форумында  яшь буынга “Министрлыкның социаль челтәрләр ребрендингы” һәм «Мәктәптә умартачылык музее-остаханәсе» проектлары  тәкъдим  ителәчәк.   Моннан  тыш,  «Фермополис» ҖЧҖ  генераль   директоры  Нәүрүзә  Толкунованың «Фермополис» геймификацияләнгән платформасы   презентацияләнә.   Проект фермерларны турыдан-туры  кулланучылар  белән  бәйләнешкә  кертә. Кешеләр  һәркөнне  уен рәвешендә  продуктлар  үстерәләр.  Бер үк  вакытта  фермада  да  чынлап торып  шул  ук  продуктлар үстерелә.   Нәтиҗәдә, уенчылар ваклап  сату  челтәрләрендәгедән  1,5-2 мәртәбә арзанрак  бәядән  продукция  алалар.  


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Милли музее – Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов белән очрашуга мин дә буш кул белән килмәдем.Чөнки хәбәрсез югалганнар язмышы һәр гаиләгә кагыла диярлек. Үзебезнең хезмәттәшләрнең дә һәркайсының диярлек гозере бар. Минем әнинең ике абыйсы сугышта хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Җитәкчебез Исрафил Насыйбуллинның агасы, Румия Надршинаның әтисенең абыйсы... Мин алар турындагы мәгълүматларны Михаил  Валерьевичның үзенә тапшырдым. Мин генә түгел, залга җыелганнар арасында да махсус карточкалар тутыручылар күп иде.

Тагын коронавирус турында

– Эльвира Гаделҗановна, бу яңа төр вирусны Арчага да килеп җитмәс дип, әйтеп булмый. Бик куркыныч чирме бу?

– Бу яңа төр инфекция. Ул организмга эләксә, бик тиз тарала һәм  коронавируслы үпкә ялкынсынуы китереп чыгара. Температура күтәрелә, калтырата, туңдыра, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә, борын тыгыла, йөткертә, сулыш алуы авырлаша, мускуллар авырта, күзләрдә конъюнктивит барлыкка килергә мөмкин. Авырый башлауга кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Табиб кушканнарны үтәсәң, бу йогышлы чир дәвага бирешә.

Узган атнада Утар Аты мәдәният йортында Театр елын ябу уңаеннан зур чара булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов катнашты.

– Театр үзе ул ябылмый да, ачылмый да. Пәрдә генә ябыла һәм ачыла. Театр дәвам итә. Быел коллективлар “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дигән исем астында чыгыш ясый. Үзенчәлеге – үзебезнең районнан чыккан драматурглар әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Киләчәктә дә үзешчән драма коллективлары тамашачыларны һәрдаим сөендереп торсын иде, – диде ул.

Һәр елны республиканың Спорт министрлыгы тарафыннан уздырылучы бу спорт чарасы районыбызда да гөрләп уза. ТАССРның – 100, Арча районының – 90 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган быелгы зур бәйрәм  югары дәрәҗәдә оештырылып, бер сулышта узып китте.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.    

Гомумән республика буенча 5 февральгә минераль ашламалар 70872 тонна сатып алынган, ягъни бер гектар чәчүлеккә 25,3 кг тупланган, бу 2019 елга караганда беркадәр күбрәк. Шушы датага республикада тупланган ресурслар бер гектарга 23,1 кг тәшкил итә. 

Соңгы күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә Зәй районы хуҗалыклары, аларда минераль ашламалар 3619,8 тонна, ягъни бер гектарга 53,9 кг тупланган (фаразга  карата 77 %), аннан кала Сарман районы – 4122 тонна, ягъни гектарга 52,2 кг (74,5%), Әтнә районы – 2262,5 тонна яки бер гектарга 50,7 кг (72,5%). Шулай ук Тәтеш, Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Буа, Азнакай, Арча, Тукай районнарында да күрсәткечләр начар түгел.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International