ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга

Арча хастаханәсендәге гериатрия (65 яшьтән өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү) бүлмәсендә тикшеренгәннән соң, районнан өч кешене стационар дәваланырга җибәргәннәр. Гыйнвар ахырында андый бәхет Сеҗедән Гатиятулла Хәйруллин һәм Түбән Пошалымнан Рәшит Шәйдуллин белән Баһрам абыйга тигән. Ә алар бик теләп ризалашкан һәм тән сихәтлеге алып кына түгел, рухи яктан да савыгып кайтканнар.

Бер елны “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов хуҗалыкның гына түгел, районның да алдынгы сыер савучысы Әлфинур Хәйруллинага лаеклы ялга озатканда буаз тана бүләк иткән иде. Алдынгы механизатор Фәрит Гайнетдиновка үзе эшләгән “Беларусь” тракторын бүләк иттеләр.

– Әйе, сарымсакны без үстереп карадык. 20 сутый җирдә иктек, – дип сөйләде ул. – Аның өчен җир яхшы кирәк, тәрбияләп үстерү өчен ул кеше факторы сорый. Күпләп сату базарында безнекен алмадылар. Аларга чиста һәм арзан булсын (Кытайныкы кебек! – ред.). Без килосын 100 сумнан колбаса цехына тапшырдык. Ә менә үз хуҗалыгыңда кеше ялламыйча сарымсак үстерүчеләргә бу эш отышлы.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда оештырылган очрашуда районның “Сугышчан туганлык” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Лимусович ул еллардагы Әфганстандагы сәясәт, артта калган илгә ярдәм итәргә керүләре, совет солдаты алдындагы изге бурыч турында сөйләде. Телевизордан яратып караган “9нчы рота” фильмы турында да әйтеп үтте. Хәлиткеч сугышчан операциядә катнашкан 9нчы ротада 6 солдат һәлак була, 28е яралана, шуның 9ы авыр җәрәхәтләнә. Дошманнар белән бәрелештә катнашып, соңгы пуляга кадәр көрәшкән рядовой Игорь Чмуров соңыннан Советлар Союзы Герое исеме ала. Ул исән, Мәскәүдә яши. Ә менә кече сержант Вячеслав Александровка һәм рядовой Андрей Мельниковка Советлар Союзы Герое исеме һәлак булганнан  соң бирелә.

Шуларның берсе Арчадан Рәшит Гарипов. Чиканаста туып-үскән. 64 яшендә. Әнисенең хәбәрсез югалган әтисе турында мәгълүмат беләсе килә.

– Әтинең әтисе Суслонгерда булган, шуннан кайтып вафат булды. Ә менә әнинең әтисе турында бернинди хәбәр юк. Хәйруллин Шәмси исемле ул. Шәмсемөхәммәт булуы да бар. Өтнә авылыннан. Саратовка чыгып киткән. 1941 елда ук. Кайсы частька эләккәне билгеле түгел. Әни вафат инде. Аның сеңлесе Йошкар-Олада яши. Гомер буе әтисен эзләде. Хатларын да алып китте. Тик хәзер үзенең дә хәтере юк инде. Хатларны кая куйганын да белми. Кемдер кайтып әйткән. Үзебезнең районнан. “Үлгәнен күрдем. Бергә идек”, – дигән. Моны ишетеп барысы да елаша башлаганнар. Ул кеше Яңасаланыкымы, Наласаныкымы – төгәл хәтерләмиләр. Шундый хәбәр килеп ирешсә дә, барыбер гомер буе көттеләр. Үзем исән чагында эзләүне дәвам итәсем килә. Кая күмелгәнен булса да беләсе иде, – диде ул.

Ишекне ачып  керүгә, башында ак яулык, өстенә матур бизәкле яшел күлмәк кигән сөйкемле әби каршы алды безне. Ягымлы тавышлы Салиха апа елмаеп түргә дәште. Сөйләшергә, кирәкле урында шаярып та алырга ярата торган әбиебезгә сокланып карап утырдык.

Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Разия әби Шурабаш авылында туган. Аңа тормыш авырлыкларын яшьтән татырга туры килә.

“Саимә белән без авылларга спектакльләр куеп йөргәндә сөйләшеп киттек. Мин уйныйм, ул суфлер. Мин армиядән кайткан егет, ул Төрнәле мәктәбендә укытучы. Уртак тел тиз таптык, 5 ел очрашып йөрдек”, – ди Илдус абый. “Әти миңа шәһәр тормышы теләде. Хәзер авылда да яшәү шәһәрдәгенекеннән ким түгел”, – дип куйды әлеге вакыйганы көлә-көлә искә төшереп Саимә апа. – 44 ел матур гына гомер итәбез. Өч ул – Илүс, Ирек, Илмаз – үстердек. Оныкларыбыз бар. Хәзер шулар өчен сөенеп туя алмыйбыз”.

– Алмаз Габдуллаҗанович безнең күңелләрдә искиткеч тырыш, инициативалы, яхшы күңелле кеше буларак саклана. Ул бик күп яңа проектларның башында торды. Алар  безнең хезмәттә әле дә киң кулланыла, бу тәҗрибәне хәтта башка төбәкләрдән дә килеп өйрәнәләр, – диде Росреестрның Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Артем Костин.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама чыгышын демографик мәсьәләләрдән башлады. Шуларның берсе һәм күпләрне кызыксындыра торганы – Россиядә аз керемле гаиләләрдәге балаларга  7 яшь тулганчы пособие түләргә кирәк, дигән тәкъдиме.

Аның сүзләренчә, илнең киләчәге балалар туу мәсьәләсен хәл итүгә турыдан-туры бәйле. “Шуңа да 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балаларга пособие түләүне кертергә тәкъдим итәм”, – диде В.Путин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International