ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Ел ахыры-башы ул нәтиҗәләр чыгара торган вакыт

Яңа ел алдыннан районның Пенсия фонды бинасында актив пенсионерлар җыелды.

Алар Россия пенсия берлегенең Арча бүлекчәсенең актив волонтерлары. Бүлекчә рәисе Руфия Баһаветдинова аларга игелекле хезмәтләре өчен  Рәхмәт хатлары тапшырды. Ахырдан сөйләшүләр чәй өстәле янында дәвам итте. Алар ел буе СВОда хезмәт итүчеләргә сетка үрделәр, үлән чәйләре ясадылар, кипкән җиләк-җимеш әзерләделәр, гуманитар йөк җыялар һ.б. Ялгыз пенсионерларның хәлләрен беләләр, Яңа Чүриледәге психоневрология интернатына, өлкәннәр йортына концерт, күчтәнәчләр белән баралар, осталык дәресләре үткәрәләр.

Укучыбыздан шундый сорау алдык: “Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең кредит бурычлар бетерелә икән, дип ишеттем. Бу дөресме?”

Әлеге сорау белән без Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе Алмаз Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек?

– Мондый закон бармы? Сүз нинди бурычлар турында бара?

– Әйе, мондый закон кабул ителде. Ләкин ике шарты бар. Беренчедән, контракт 2024 елның 1 декабреннән соң төзелгән булырга тиеш. Икенчедән, кредитлар 2024 елның 1 декабренә кадәр үк алынган һәм алар буенча җыелган бурычларны түләттерү турындагы суд карары чыккан булырга тиеш. Шул шартлар үтәлгән очракта, махсус хәрби операциядә хезмәт итүченең яки аның тормыш иптәшенең 10 миллион сумга кадәрге кредит буенча бурычлары юкка чыгарылачак.

Бәйгедә 8–11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе Арча районы мәктәпләренең 8–11 сыйныф укучылары арасында “Җиңү онык-лары” дигән бәйге игълан итә.

Бәйге Россия тарихының героик битләрен, үз гаиләсе тарихын, Бөек Ватан сугышы елларында фронтта, тылда илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән ветераннарның, сугыш чоры балаларының батырлыкларын өйрәнүгә багышлана.

“Җиңү оныклары” бәйгесенә Җиңүнең 80 еллыгына, сугыш, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына багышланган сочинение, очерк, эссе һәм башка формадагы әдәби-иҗади эшләр кабул ителә. Бәйге эшенең күләме А4 (14 шрифт) форматындагы ике басма биттән артмаска тиеш. Фотолар jpg форматында кабул ителә. Эшләр татар һәм рус телләрендә язылган булырга мөмкин.

24 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-18 м/с тизлектәге буран һәм көчле җил көтелә (Казанда - төнлә һәм иртән 15-16 м/с кадәр).


 


 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:


 


 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк/

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.

8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.


22
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

22 гыйнвар 2025 ел.

21 гыйнвар кичендә, 22 гыйнвар төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начараю һәм төньяк-көнбатыштан 16-21 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда 18 м/с ка кадәр) көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк

 

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.


21
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Көн ахырында һәм 20 гыйнвар кичендә, төнлә һәм 21 гыйнвар көнендә, Татарстан Республикасында һәм Казан шәһәрендә күренүчән кар бураннары 1-2 кмга кадәр кимеде һәм көчле төньяк- көнбатыш җил 16-21 м / с көчле урыннарда көтелә (Казан шәһәрендә) 18 м / с га кадәр).


 


 

Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы өчен төп дирекциясе тәкъдим итә:

1. Биналардан чыгу мөмкинлеген чикләргә һәм өйдә калырга киңәш итәбез. Балаларны игътибарсыз калдырмаска кирәк.

2. Әгәр көчле җил сезне читтә тотса, без җир асты юлларында яки подъездларда сыену урыны эзләргә киңәш итәбез. Сез өй стеналары янындагы көчле җилләрдән яшерергә тиеш түгел, чөнки шифер һәм башка түбә материаллары түбәләрдән төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына һәм бетмәгән биналарга кагыла.

3. Урамда сез игълан такталарыннан, билгеләрдән, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга тиеш

4. Сез зур агачлар яки парк машиналары янында булырга тиеш түгел - җил өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Электр линиясе астында тору яки көчле җилдә төшкән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч.

6. upperгары каттагы тәрәзәләрдән ватылган пыяла, шулай ук ​​түбә элементлары һәм җил өзелгән стукко бизәлеше куркыныч тудырырга мөмкин. Бу куркыныч төзелә торган яки яңартылган биналар янында арта.


20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 20 гыйнвары

20 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән бозлавык көтелә;юлларда бозлавык, урыны белән көчле.


 


 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Бозлавык вакытында:

Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз.


 

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга.


 


17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

18 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:

төнлә һәм иртән томан;

- төнлә һәм көндез зәгыйфь бозлавык (Казанда төнлә һәм иртән).

 

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Томан вакытында:

Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.

9 гыйнварда район башлыгы Илшат Нуриев авыл җирлекләре башлыклары, волонтерлар, җәмәгатьчелек, төрле хезмәтләр вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрелде

Без бергә

Билгеле булганча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Безнең районда да шушы уңайдан күп чаралар планлаштырыла, 26 гыйнварда районда шушы елны ачуга старт биреләчәк.

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тула. Махсус хәрби операция дәвам итә. Анда безнең районнан йөзләгән батыр ир-егетләребез катнаша. Ә гуманитар ярдәм күрсәтүгә бөтен район күтәрелде, һәркем үз өлешен кертергә омтыла, моңа мисаллар күп.

28 декабрьдә район башлыгы Илшат Нуриев республика конкурсында җиңүче комбайнчыларга һәм техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурста җиңгән хуҗалыкларга сертификатлар һәм Дипломнар тапшырды.

50 мең сумлык сертификатлар белән

“Тукай“ ширкәтеннән Рәдиф Сәфәров, “Северный“ ширкә-теннән Фәрид Сафин, Равил Габдрахманов, Рәдис Низамов, “Игенче“ ширкәтеннән Харис Вильданов, Рәсих Нәҗметдинов, Нияз Йосыфҗанов, Марат Абдуллин, “Кырлай“ ширкәтеннән Расих Галимҗанов, Радик Галимуллин, Илназ Закиров, Рафис Җәләлиев, Салават Кәбиров, Рафил Гомәров бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International