“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте директоры Ленар Абдуллинның әлеге вазыйфага керешүенә 9 февральдә бер ел тула
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып матур гына эшләп йөргән җиреннән шактый кыен хәлдә калган хуҗалыкка китеп баруы гаҗәбрәк тә булган иде. Совет чорында андый алым җәза буларак кулланыла иде. Ә монда үз теләге белән...
– Ленар Илсурович, үкенгән вакытларыгыз булмадымы? – дигән сорау бирәсе килсә дә, мин андый сорауны бирмәдем. Ул үзе дә әйтеп бетермәс иде. Аның сөйләшүгә күчкәнче башкарылган эшләрне күрсәтеп чыга торган гадәте бар.
Декабрь аенда комиссия белән техниканың кышкы саклануга куелышын, төзәтү эшләре барышын карарга килгән идек. Йөрисе хуҗалыклар күп, район зур, Курса-Почмактагы техниканы карау җитеп торасы иде. Юк, Ленар Илсурович алай гына җибәрмәде, Сикертәнгә, Сеҗегә дә алып барды. “Күз буяу белән шөгыльләнә дип шикләнмәсеннәр өчен шулай эшләдем“, – диде ул соңыннан икәү генә калгач.
Махсус хәрби операциядә катнашучы 39 яшьлек Фәнис Ахуновның гаиләсенең хәлен белергә бардык
Әнисе Гөлсинә апа каршы алды. Килене Руфинә эштә иде. Гөлсинә апа шулкадәр ачык кеше булып чыкты, андый кешеләр белән сөйләшү үзе бер күңелгә рәхәтлек бирә. Рәхмәт.
Сүзне ерактан, герой егет Фәниснең тамырларыннан башладык. Әнисе Гөлсинә Каенсарда туып үскән. Гөлсинәнең әнисе Минҗиһан, әтисе Гарәфи. Гарәфи абзый балта остасы, йортлар салып йөргән. Сугышта катнашкан, 1947 елда гына кайткан, әсирлектә булган. Әнисе Минҗиһан апа колхозда эшләгән. “Әти безнең минем шикелле ачу тота белмәгән кеше иде, – дип искә ала Гөлсинә апа. – Әни дә шундый иде, ай, ул Минҗиһан апаның җиңеллекләре, пешкән ризык-лары, дип сагынып сөйлиләр. Әле беркөнне телефонга сыйныфташым Гөлзада язган. И, Гөлсинә, сезгә мунчага менә идек, сезгә бару безнең өчен бер бәйрәм иде, дигән. Мунчадан чыгуга Минҗиһан апаның тәмле пешкән ризыклары белән чәй эчәр идек, дип язган. Һәр атна кич мунча яга идек. Атна кич мунчага кереп чистарынган кеше җомга көнгә саваплы була, ди иде әни. Күрше апа-әбиләрен дә дәшә, әйдә бар-бар, нинди мунчага кермәгән ди ул дия-дия аларны мунчага кертер иде”.
Лесхоз мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Самирә Хәсәнова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булды
Декабрь ахырында Казанда республика Яңа ел чыршысы узды. Анда Арча районыннан әтиләре махсус хәрби операциядә булган 95 бала катнашты.
Ә Самирә Хәсәнова исә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу бәхетенә иреште. Самирә – “Алдынгылар хәрәкәте”нең актив катнашучысы. Шулай ук ул гаилә кыйммәтләрен саклау максатында “Гаилә вакыйгалары почтасы” Бөтенроссия флэшмобын булдыру проекты белән “Зур тәнәфес” бәйгесендә җиңү яулаган иде.
Арчада “Ел укытучысы” республика бәйгесенең район этабы үтте. Анда җиңүчеләр район данын зона этабында яклаячак.
“Ел укытучысы“ бәйгесе ел саен оештырыла. Ул иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау, хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрүгә, укыту процессын оештыруда яңа технологияләр куллануны үстерүгә юнәлдерелгән.
Бәйгедә барысы 62 укытучы катнашты. Беренче этапка алар дәресләрен видеога төшереп җибәрде. Дәресләрне карап чыкканнан соң финалга 20 укытучы үтте.
Махсус хәрби операциянең мәгънәсен бүгенге көндә мәктәптә башлангыч сыйныфта укучыларга кадәр яхшы аңлый
Бу темага мәктәпләрдә “Батырлык дәресе” уза, махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре дә кунак булып килә.
Күптән түгел Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе дә шундый кунакларны – үзләренең элеккеге укучылары Фоат Абдуллин һәм Илнур Яруллиннарны кабул итте. Алар сыйныфташлар, бүгенге көндә икесе дә бер уй белән яши: дөньялар тынычлансын иде дә, махсус хәрби операциядәгеләр туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын иде. Илнур Яруллинның махсус хәрби операция булган урыннарга гуманитар ярдәм илтүе, андагыларга ярдәм итеп йөрүе турында язгалап торабыз, ә Фоат Абдуллин, отставкадагы хәрби, шул хәрби операциянең эчендә кайный. Алар мәктәптә укучылар, укытучылар белән очрашу кичәсендә катнашып, соңыннан мәктәптә, директор Зөлфия Хәйруллина тырышлыгы белән оештырылган музей почмагына керде. Анда, нигездә, каникулларын туганнары янында Яңа Кырлайда уздырган, авылны бик яратып яшәгән, махсус хәрби операциядә һәлак булган Алмаз Хәмит улы Әһлиевның шәхси әйберләре урын алган. Мәктәпнең тарих укытучысы Гөлгенә Шиһапова батыр турында сөйләде.
Арча педагогика көллиятенең “Яшьлек“ театр төркеме Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” музыкаль спектакле белән Татарстанга танылды
Коллектив “Созвездие-Йолдызлык” театрында үткән Татарстан Республикасы “Премьера” студентлар һәм яшьләр театрлары ачык телевизион фестивалендә икенче урынга лаек булды.
Музыка укытучысы, Татар-станның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Шакирова җитәкчелегендәге Арча педагогия көллиятенең “Яшьлек“ театр төркеме әлеге спектакльне Арча тамашачысы хөкеменә тәкъдим иткән иде инде. Шыгрым тулы зал белән ул Арча Мәдәният йортында дүрт тапкыр куелды һәм көчле алкышлар яулады.
Арча сәнгать мәктәбендә Раштуа бәйрәме булды. Бик матур әзерләгәннәр.
Раштуа (Рождество) – Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн. Арча чиркәвеннән, Лин атакай Кондаков Раштуа бәйрәме белән котлады. Иисусның туган көне ул ислам һәм башка диндәге кешеләр өчен дә әһәмиятле, чөнки без һәр пәйгамбәргә ихтирамлы булырга тиеш. Аларның һәркайсы яхшылыкка өндәгән. Арча Шәрык мәчете имамы Ильяс Дөлкәрнәев та килгән иде. Ул шулай ук Раштуа бәйрәме белән котлады. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина катнашты. Эльвира Шамиловна шундый эчтәлекле, матур бәйрәм оештырганнары өчен оештыручыларга, бигрәк тә тырышып йөрүче ветеран, Арча шәһәренең хатын-кызлар советы җитәкчесе, “Рус җыры” ансамбле җырчысы Валентина Гаранинага, сәхнәдә концерт номерлары белән чыгыш ясаучыларга рәхмәт әйтте.
Узган ел ахырында Санкт-Петербургта илнең һөнәри белем бирү өлкәсендәге иң зур вакыйгасы – “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионаты финалы узды
Гөлнур Миннебаева
Биредә 900дән артык кеше үзара ярышты, финалга шуларның яртысы гына узды. Алар арасында Татарстан данын яклап, җиңү яулаучы Арча кызлары Динә Сираҗиева һәм Алисә Йосыпова да бар.
“Профессионаллар” чемпионатында бәйгеләр берничә юнәлештә уза. Арча 1нче мәктәбенең 11 сыйныфында белем алучы кызлар көчләрен “Әйдаманнар эшчәнлеге” компетенциясендә сынады һәм Татарстанда – беренче, Санкт-Петербургта өченче урынны яуладылар.
Кызларны бәйгегә әзерләгән Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең директор урынбасары Гөлнара Хәбибуллина, экспертлары Энҗе Гыймадиева һәм җиңүчеләрнең үзләре белән очрашып сөйләштек.
4 гыйнварда Арча педагогика көллиятенең спорт залында якташыбыз, Казан аэропортындагы һәлакәттә гомере өзелгән Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры узды.
Әлеге турнир быел уникенче тапкыр үткәрелде һәм анда катнашучылар арта бара. Әлеге бәйгедә 60 ка якын спортчы катнашуы шул турыда сөйли.
Шахмат уенын яратучыларны көллият директоры Гөлнара Гарипова, район шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов тәбрикләде. Әлеге турнир Марсель Хәлилов тәкъдиме һәм ярдәме белән оештырылган иде. Соңгы елларда ул көллияттә, гаять уңайлы шартларда уза.
Туган авылы өчен җан атып йөрүче Илгиз Фазылҗанов быел Иске Ашыт авылында хоккей мәйданчыгы булдырган иде. Авыл яшьләре өчен дип төзелгән әлеге шугалакта 5 гыйнвар көнне беренче хоккей ярышлары узды.
Уеннарны Илгиз Фазылҗанов, авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин, “Ашыт” ширкәте җитәкчесе Айрат Ибәтуллин һәм озак еллар әлеге җирлек башлыгы булган Фәһим Фәйзуллин ачты. Илгиз Фазылҗановка һәм шугалакны булдыруда көчләрен кертүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде.