ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2020 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо күргәзмәсе  кысаларында  инстаблогер-студентлар арасында  конкурс игълан  итә. Конкурс республиканың урта  уку йортлары  һәм югары  уку йортлары  студентлары  арасында  уздырыла.  

Конкурс шартлары  буенча  һәр катнашучы  түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:  

-   Instagramда шәхси  аккаунт битендә  Министрлык  экспозициясеннән  фотография урнаштырырга; 

- күргәзмә    экспонатын  тасвирларга;

- Министрлыкның  рәсми аккаунтына @minselkhozprod_rt сылтама бирергә;   

-   хэштег өстәргә: #татагроэкспо2020;

- конкурс нәтиҗәләре игълан ителгәнче фотоны алмаска.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт җеназа укыганда җыйналган кешеләргә Габделхәй Йосыф улының игелекле гамәлләре күп иде, һәрберегез шуларның берсен генә булса да күңелегездән кичерегез, диде.

Ә ул гамәлләр бик күп. Габделхәй Йосыф улы турында без беренче тапкыр Иске Иябаш авылында “Ариадна” дигән хуҗалык төзелгәч ишеттек. Колакны ярып торган бу сүз бик сәер тоелды. Белешмәләрдән эзләп Ариаднаның грек мифындагы кешеләрне авыр хәлдән коткаручы икәнлеген ачыкладык. Чыннан да, исем җисеменә туры килә икән бит! Колхозларның таралып, болай да әлле-хәлле яшәгән Иске Иябашның хәле тагын да авырайган вакыт.

Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры булган Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. 19 ноябрьдән совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. 1943 елның 2 февралендә ул җиңү белән тәмамлана.

Чыннан да, чәчләр үрә торырлык хәлләр бар биредә. Узган ел Яңа Кишет мәктәбенә беренче сыйныфка бер генә бала да кермәгән?! Дүрт авылга өч бала туган, уналты кеше үлгән. Балалар бакчасына 13–14 бала йөри, мәктәп яшенә җиткәч алар юкка чыга.

Уңай якларга килсәк, район Советы депутаты Рафаэль Муллагалиев узган ел Иске Кишет клубын төзекләндерү эшләрен башлап җибәрде. “Быел бу эшләрне дәвам итәрбез”, – диде ул үзенең чыгышында.

Әни юк инде. Балаларга бик тә әни кирәк вакыт. “Дәресләрне ничек әзерлисез?” – дип сорыйм әтиләре Ришаттан. “Әни булыша, – диде ул. – Төрле вакыт була инде. Алар икәү бит. Кайчакта төнге сәгать 12ләр җитә”.

Ләкин капиталны өлешләп алу теләгән бөтен әниләргә дә рөхсәт ителми. Матди авырлык кичергән, акчага тилмереп яшәгән гаиләләргә генә. Түләүләр ай саен кредит учреждениесендә ачылган шәхси счетка күчерелеп барылачак.


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр итүенчә,  2020  елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый   инициативалары» Гомумроссия  иҗтимагый  берләшмәләр  берлеге яшьләрнең авторлык  проектларына  һәм   мәгариф  өлкәсендәге  проектларга    «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия  конкурсын  уздыра.  

Конкурс ике  яшь   категориясендә  уздырыла:  14 яшьтән 17 яшькә кадәрге һәм   18 яшьтән 35 яшькә  кадәрге яшьләр арасында.    Һәр катнашучы  игълан ителгән номинация  кысаларында  бер  яисә  берничә  проект  тапшырырга  тиеш.  

Конкурс  дүрт  этапта уздырыла.

Беренче  яшь категориясе  өчен:

1 этап -  2019 елның  1 декабреннән  2020  елның  24 февраленә  кадәр  - Конкурста    катнашуга    заявкалар  кабул  итү;

2 этап -  2020 елның  25 февраленнән  1  апреленә  кадәр  - проектларга  читтән торып    экспертиза  уздыру һәм  кара-каршы  утырып сөйләшү  (очный)  этабында  катнашучыларны  билгеләү; 

3 һәм 4 этаплар -   2020 елның  ноябре  - "Артек" халыкара  балалар  үзәгендә  проектларны  презентацияләү, яклау  һәм  кара-каршы  утырып сөйләшү  (очный)  этабында  катнашучыларны  бүләкләү  тантанасы.   


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 1 февралендә Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе базасында «Спорт туризмы – яшьләрнең сайлауы»проекты кысаларында Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында спорт туризмы (Залинг) буенча шәхси беренчелек үтте.

Ярышта 57 укучы катнашты.

Катнашучылар малайлар һәм кызлар арасында 3 яшь төркемендә ярыштылар:

 МК (8-9 яшь) 1 класслы дистанция.

МК (10-13 яшь) 2 класслы дистанция.

ЕК (14-18 яшь) 1 класслы дистанция.      

Ярышларны уздыру һәм гомуми җитәкчелек Арча районының  Укучылар сараена һәм Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбенә  йөкләнде. Ярышларның баш хөкемдары – Сафин Л. Я., дистанция начальнигы - Нәбиуллин Р. Р. булдылар.


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Укытучының мөмкинлекләре чикләнгән балаларны өйгә барып укытуын беләбез. Ә менә гаилә мәгарифе, өйдә үзлегеңнән уку, онлайн-укулар – болар белем алуның заманча яңа төрләре. Без бу теманы өйрәнергә тырыштык.

 26 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче Марзия Сабир кызы Кәримованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан үткән мәҗлесне укучысы Рәдиф Исмәгыйлев алып барды. Аны тыңлап карыйк әле: “Айван мәктәбенә укытырга совхоз директоры Вәгыйз Кәримовның хатыны киләсе икән. Бик ипле  хатын булырга охшаган, дип өйдә әти белән әнинең сөйләшкәнен хәтерлим. Мине әти авылдагы татар мәктәбенә яздырып кайтты. Мин бик шатланып, уку башланганын көтә башладым. Яңа укытучы өйгә дә килгән булган, мин уенда булып күрми калдым. Шул көнне укытучымның Марзия исемле икәнлеген, бик ягымлы, мөлаем, бик матур киенүен әнидән ишетеп белдем. Укырга бару һәм укытучымны күрү теләге миндә тагын да артты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International