Кичә Салавычта Илфатны җирләделәр. Машинаны юл читенә туктатып, зиратка баручыларны уздырып җибәрдек. Кеше дә, машиналар да күп иде. Димәк, авылда Илфатны ихтирам иткәннәр.
Вакытсыз чакка туры килүебезне аңласак та, шуның кадәр юл үткәч артка чигенер урын юк, аларның өйләренә юнәлдек. Мәет озатканнан соң дога укып хатын-кызлар тарала гына иде әле. Туганнары да күп икән. Барысы да Илфатны соңгы юлга озатырга килгән.
18 гыйнвар көнне кич Яңа Кенәр юлында Илфат Әшрәповны машина белән бәрдереп үтерделәр. Ул көнне авария турында төгәл мәгълүмат ала алмадык. Дүшәмбе көнне генә ЮХИДИ бүлекчәсендә безгә ир-атны “Мазда-3” машинасы бәрдергән булуы һәм үлүченең Балтач районы Салавыч авылыннан икәнлеге, ул кешенең исерек булу мөмкинлеге (чөнки аның яныннан үтеп киткән машиналар хуҗалары үлгән егетнең алпан-тилпән атлап баруын әйткәннәр) турында белдерделәр. Тукталыштан авария булган урынга кадәр 340 метр. Җайлап барганда җәяүле аны биш минутта үтә. “Энергосбыт” оешмасы видеокамерасы ул егетне төшергән. Аннан соң йөк һәм җиңел машина үтеп киткән. Аны йөртүчеләрнең гаепсезлеге ачыкланган. Өченче машина “Мазда” булган. “Бу эш буенча әле тикшерүләр алып барыла, алар тәмамланганнан соң гына төгәл нәтиҗә ясарга мөмкин булачак”, – диделәр ЮХИДИ бүлекчәсендә.
Төрле министрлыклар, фонд, идарә, агентлык, институт белгечләре тарафыннан районнарның икътисад үсеше буенча җитди мәсьәләләр карала, алар кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә булалар, эшмәкәрләрне кызыксындырган сорауларны күтәрәләр. Әнә шундый очрашу булды безнең районда да.
Директор алдан әйтеп куйды. “Мәктәптә укыган һәм укыткан күренекле шәхесләр белән очрашу оештырабыз. Без сезне шушы очрашуга чакырабыз. Килми калмагыз”, – диде. Сабакташ әйткәч, ничек бармыйсың инде! Университетта бер чорда укыдык. Сәбәп ул гына түгел, мин нишләптер бу мәктәпне яратам. Носы мәктәбе укучылары һәм укытучылары хатларны да бик матур яза. Чараларны да җылы һәм эчтәлекле итеп оештыра беләләр.
Дөрестән дә, район газетасында эшли башлавыма быел гыйнварда 47 ел тулды. Аның һәр елы үзе бер китап язарлык. Әмма мин андый әрсезлеккә бармам, һәр елдан берәр генә бит язсам да, 47 битле китап булачак бит. Китапның исеме “Без үскәндә үскән идек...” булыр кебек.
Йортта кунакларны бабай белән бергә килене, улы, оныгы, кияве каршы алды. Үзгә бер җылы мохит, юбилярның хатирәләре яңарды, сөйләшеп сүзләр бетми. Кунаклар да нинди кадерле бит: район башлыгы Илшат Нуриев, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе, авылдашы Шәйдулла Сәлахов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин юбилярны котлап шатлыгын уртаклашырга килгән. Яшьләр өлкән буын вәкиле белән аралашып, инде бүгенге көндә тарихи сәхифәләр булып калган вакыйгаларны сеңдереп утыра.
Юбиляр Арчада яшәүче Тәслия Насыйбуллина түрдә утыра иде. Туган көнен билгеләп үтәргә дип балалары зурлап өстәл әзерләгән.
– Без бик күп бит. Һәрберебез берәр нәрсә алып килсә дә өстәл тула, – диләр.
Һәр төбәкнең үз мактаулы кешеләре бар. Исмәгыйль белән Илсөяр дә шундыйлардан. Биш балалы гаиләдә туып-үсә Исмәгыйль. Үрнәктә тракторчы һөнәрен үзләштерә. Армиядән кайткач туган авылында төпләнеп калып, башта тракторчы, аннан шофер булып эшли.
Ә Ашытбаш мәктәбе җитәкчесе Рәмизә Кавиева ачык йөз, кайнар чәй белән кунакларны каршы ала белә.
Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов шахмат, шашка ярышларының ни өчен нәкъ менә Ашытбаш мәктәбендә үткәрелүенең сәбәбен әйтте.
Спорт туризмы хәзер бик популярлашып китте, аны күпчелек яшьләр сайлый башлады. Бүгенге көндә районда 200 бала даими шөгыльләнә.
– “Үзәк” территориаль үзидарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын оттык, – диде Арча Укучылар сарае җитәкчесе урынбасары Айгөл Галәветдинова.
Арча ягы – данлыклы Казан артының үзәге, татар халкының тарихына үзеннән лаеклы өлеш керткән, татар халкының сөйләм һәм әдәби телен саклап калучы як. Арча җире талантларны күпләп бирде. Халык мәгърифәтчеләре Курсави, Мәрҗани, Күлтәси, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай, язучы Мәхмүт Галәү, халык драматургы Галиәсгар Камал, халык язучылары Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов һ.б. безнең горурлыгыбыз.