Иң башта Яңа ел бәйрәмнәре балалар бакчаларында, мәктәпләрдә башланды. Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә 4нче сыйныфларның Чыршы бәйрәмендә булдык. Быел тагын да күңеллерәк кебек тоелды ул безгә. Югарырак сыйныф укучылары төрле әкият геройлары булып киенгәннәр. Рәхәтләнеп балаларны уйнаттылар, көлдерделәр, шаярттылар... Аннан китте күмәк биюләр. Балалар берсеннән-берсе матур итеп киенгәннәр, кайсы Кар кызы, Санта Клаус, кайсы Тычкан, Песи... Соңыннан Кыш бабай күчтәнәчләре алып, сөенешеп, өйләренә таралыштылар.
Волейбол ярышлары бүләкләүләрдән башланып китте. Район башлыгы Илшат Нуриев волейболчыларга уңышлар теләде һәм республика беренчелегендә беренче урынны яулаган 2007-2008 елгы кызлар җыелма командасына (Рәзилә Рәхимова, Зәлия Мәрдәнова, Сөмбелә Ваһапова, Камилә Һидиятуллина, Диана Корейкина, Адилә Хәйруллина, Илсөя Надыршина, Альмира Җәләева, Сөмбел Рамазанова) һәм шулай ук республика беренчелегендә көмеш медальгә ия булган 2005-2006 елгы егетләргә (Алан Касыймов, Илназ Нигъмәтҗанов, Альберт Галимҗанов, Инсаф Шиһабетдинов, Инсаф Шәмсетдинов, Фәнил Ситдыйков, Альмир Димов, Саркиз Меграбян, Фирзәр Камалиев, Риназ Шакирҗанов) район мәгариф идарәсе Мактау грамоталарын һәм истәлек бүләкләрен тапшырды. Бүләгенә караганда мәзәге кыйммәтрәк, диләрме әле? Яшь волейболчыларга шундый дәрәҗәле ярышны ачу тантанасында район башлыгы кулыннан бүләк алу үзе горурлык. Әлбәттә инде аларны әзерләүче тренерлар да бүләккә лаек булды.
Гөлбикә Абдулла кызына декабрьдә 90 яшь тулды һәм аны гомер бәйрәме белән котлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин килде.
Конкурс таләбе буенча, Арча сәнгать мәктәбендә укучыларны кертмичә, авыл һәм шәһәр мәктәпләрендәге җыр-моңга сәләтле балаларны ачу, аларга хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итүгә корылган конкурста 30га якын бала арасыннан өч остаз 9ын сайлап алды һәм бер ай дәвамында аларны профессиональ рәвештә өйрәтеп, сәхнәгә алып чыкты.
Алар өчен тагын бер яңалык бар. Арча үзәк китапханәсе район ветераннар оешмасы белән берлектә 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен “Картлык – шатлык” дигән клуб ача. Алар бәйгедә катнашып, Россия Федерациясе Президенты грантын (419 мең сум) оттылар.
Айгөл белән Рүзәл Казанда яшиләр. Айгөл Казан автотранспорт техникумында укыта, ә Рүзәл агропаркта махсус техникада эшли. Рүзәл Арча районының Гөберчәк авылыннан, Айгөл Яшел Үзән районыннан. Казанда бер-берсен табышканнар.
Көрәшне алай кызыксынып күзәткән юк иде. Яратып бетермим, дип әйтү дөрес булмас, әмма ул кадәр исем китеп күзәтмим. Әмма бу юлы үзем дә сизмәстән балалар көрәшкән урыннан тиз генә китә алмадым. Шундый кызык тоелды. Кайберләренә хәтта чыгып ярдәм итеп җибәрәсем дә килде. Берсе бик нык көрәшеп тә җиңелеп, күз яшьләренә буылып чишенү бүлмәсенә киткәч, йөрәгем әллә нишләп китте. Көрәш шундый әйбер инде, берәү күтәреп ала, икенчесе китереп сала. Бу юлы да көндәше көчлерәк булып чыкты.
Илгизне бар да бик яраткан булган икән. Ярышта катнашырга да бик күп кеше килде. Җанатарлар арасында хатыны Суфия ханым, кызы Зилә, Илгизнең бертуган, туганнан туган абыйлары, энеләре, кияүләре, аның белән бергә эшләгән авыл җирлекләре башлыклары бар иде.
8нче гыйнвар көнне Арча укучылар сараенда “Нур” телестудиясенә йөрүче укучылар өчен квест-уен узды. Әлеге чара түгәрәккә йөрүчеләрнең иҗади һәм оештыру сәләтләрен үстерү, журналистикада туплаган белемнәрен тикшерү өчен оештырыла.
Ә сораулар төрле өлкәгә кагылышлы иде. Дөресрәге, укучылар сорау гына биреп калмады, тәкъдимнәрен дә җиткерделәр, фикерләрен дә белдерделәр. Район башлыгы һәрберсен игътибар белән тыңлады, тулы җавабын бирде.