ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2019 ел
җомга

Арча агросәнәгать көллияте 75 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте. Көллият укучылары һәм хезмәткәрләренең җыр-моңнарына үрелеп барган бәйрәмгә кунак булып район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, көллиятне тәмамлап, бүгенге көндә дәрәҗәле урыннарда хезмәт куючы элеккеге укучылары, лаеклы ялдагы хезмәткәрләр, укытучылар да килгән иде.

Арча агросәнәгать көллиятенең тарихы сугыш елларына барып тоташа. Сугыш елларында биредә Арча педагогия училищесының күченеп эшләгәне мәгълүм. 1944 елда пед-училище Арчага үз бинасына күченгәч Үрнәктә механизаторлар әзерләү мәктәбе оеша. Аз төркем туплап эшли башлаган уку йорты сугыштан соң Татарстанның күп районнарыннан механизаторлыкка укырга килгән егетләргә белем бирә. Ул елларда тулай торак юк, укырга күп киләләр. Курсантлар (халык телендә укырга килгән егетләрне шулай дип атыйлар) тирә-яктагы авылларга фатирларга керә. Бер йортта 5-6шар курсант яши. Халык нинди киң күңелле булган ул авыр чакларда! Югыйсә, үзләренең дә сугыштан соң тамак ягы такы-токы, йокларга идәндә тәгәрәгәннәр. Үзләренең күп баласы янына укырга килгән балалар да сыйган. Шул курсантлар районыбызның күп кызларын кәләш итеп алып китеп, районыбызның нәсел тамырын еракларга таратуда ярдәм иткән. Бүгенге көндә әнә шул егет-кызларның инде оныклары биредә белем ала. Чыннан да шулай, Үрнәк көллиятендә династияләп укучылар да бар.

Йолдызларга нигез салу-ул безнең районда 2009 елдан бирле традицион вакыйга! 2019 ел-тантананың юбилей датасы! Менә 10 ел инде 23 иң яхшы чыгарылыш укучысы шәһәр паркында үз йолдызларын ача. Алар Арчаның 1нче, 2нче, 3нче,  Курса Почмак, Наласа, Лесхоз, Ашытбаш, Иске Чүриле урта мәктәпләрен, Арчаның 5нче гимназиясе һәм Ташкичү төп мәктәбен тәмамлаучылар.  Алар районда, мәктәпләрдә сизелерлек, «йолдызлы» эз калдырдылар, күп кенә чараларда, конкурсларда, фәнни – гамәли конференцияләрдә һәм, әлбәттә инде, мәктәп, муниципаль һәм төбәк олимпиадаларында үзләренең талантларын һәм эрудициясен күрсәттеләр.

2019 елның 19 июнендә «исемле йолдызлар» В. Ф. Ежков исемендәге Арча урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Алмаз Закиров һәм Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Зәлифә Әүхәдиева хөрмәтенә салынды.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Арча Укучылар сарае " ЛетоTime " проектын тормышка ашыру өстендә эшли башлады.  Проект кысаларында Укучылар сарае педагоглары төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар, дәресләр, квестлар, уеннар, ярышлар үткәрәчәк.  Чаралар һәр атнанын чәршәмбе көнендә Җиңү паркында, җомга көннәрендә «Казан су " яр буе территориясендә узачак.  Чараларда теләге булган һәркем катнаша ала һәм шулайк ук Укучылар сараеның иҗади һәм спорт берләшмәләренә языла ала.  19 нчы июнь көнне Җиңү паркында "XI гасыр яшьләре» клубы командасы" Хайваннар дөньясында»  исеме астында квест –уен уздырды, ә «НУР» балалар телерадиостудиясе «Каникулы в Арске» проекты өчен  яңа сюжет өстендә эшләде.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 27 июнендә «Россия юристлары ассоциациясе " Бөтенроссия оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.

Чараны 8.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр (тәнәфессез), Арча шәһәре, Банк урамы, 6 нчы йорт адресы буенча «Бердәм Россия» партиясе район бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә үткәрү планлаштырыла.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары Федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

13 июньдә район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар автобуска утырып басулар буйлап  сәяхәткә чыктылар. Игенчеләр хезмәтенә бәя бирү иде бу.

Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү рәхәт бит инде ул. “Ташкичү” хуҗалыгының мактаулы механизаторы Айрат Шаһидуллин ашлыклар тишелеп чыккач уллары белән үзе чәчкән басуларны әйләнеп кайта. Андый тынгысыз җаннар тагын бар.

Күзләр ял итәрлек басулар күрсәтә алу хуҗалык җитәкчесе, баш агроном өчен дә мәртәбә. “Игенче” ширкәтенең көзге һәм  язгы бодай, рапс, кукуруз, күпьеллык үлән басуларына сокланып карап уздык. Баш агроном Марат Вахитов һәрберсенең кайчан, нинди сортлар чәчелүе, нинди ашламалар кертелүе турында сөйләп барды.

Хуҗалыкның эремә үзәгендә тукталып алдык. Әлеге төшенчә соңгы вакытта кулланылышка керде.

– Мондый үзәкләрне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәр хуҗалыкта булдыру бурычын куйды, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Хәзерге вакытта районның 8 хуҗалыгында бар алар.

Узган атнада Югары Орыда мәчет ачылды. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, районның баш мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин катнашты.

– Бу районда 85нче мәчет. Авыл халкы бик тырыш икән. Уртак көч белән нинди мәчет төзеп чыккансыз. Аның ишеге ябылып тормасын, азан тавышы тынмасын иде, – диде Илшат Нуриев.

– Ачу тантанасы гына булмаган иде. Чынлыкта кыш буе (декабрьдә генә җылы бирелгән) Феликс хәзрәт Фазылҗанов анда укулар алып барды. Ике төркем төзелеп, 15-17 кеше дини белем алды. Араларында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Узган ел беренче тапкыр Корбан гаете үтте, – диде авылның хәзерге абыстае Раушания ханым Фазуллина. – Авылда мәчет булмагач, халык дингә тартылмады, читләшә дә башлады, дип курыккан идек. Аллага шөкер, җомга намазлары вакытында күп кеше була. Гаеттә мәчет тулы иде. Феликс хәзрәт аны эшләтеп җибәрү өчен бөтен көчен куйды, күңелен биреп йөрде.

Югары Оры мәчете төзелүнең үз тарихы да бар. Якташыбыз Лотфулла Шәфигуллинның бабасы урманчы булган. Шушы авылдан ерак түгел генә урнашкан урманчылыкта яшәгән. Лотфулла әфәнде бабасы истәлегенә урмандагы бер аланга таш куйдырган, ял итү урыны ясаган, ә авылга Симетбаштагы элеккеге агач мәчетне күчереп салырга булган.

– Халык бу тәкъдимне күтәреп алды, – ди Феликс хәзрәт. – Дөрес, 59 йортлы, 110 кешеле бу авылда мәчеткә йөрүче булырмы икән, диючеләр дә табылды. Бүген даими 10-15 кешенең йөрүе – аларга җавап. Иң мөһиме – яшьләр килә. Бөтен нәрсәне шушында җыелып хәл итәбез. Мохтаҗларга ярдәм күрсәтәбез. Фитыр сәдакасын да шундыйларга өләштек. Көзен гошер сәдакасы җыеп, 1000 еллык исемендәге мәдрәсәгә илтеп тапшырдык. Ихлас кешеләр бик күп, Аллага шөкер. Халык белән бергә яшибез. Ачылу тантанасына да бөтен авыл җыелды. Пылау пешереп, чын дини бәйрәм оештырдык.

12 июнь – Россия көнендә Арчаның сәнгать мәктәбе рәсем бүлеге укучылары Казанның “Ривьера” күңел ачу үзәгенә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына барды һәм татлы бүләкләр, гаилә  белән аквапаркка билетлар, истәлек сувенирлары, көнкүреш техникасы кибетенә сертификатка ия булып кайттылар.

Инзилә Сәйфетдинова белән Рамина Васильеваның “Бердәм Россия” партиясе уздырган “Балалар илне сүрәтли” республика конкурсында тәүге тапкыр катнашулары. 13нче тапкыр уздырылучы проект кече яшьтәге мәктәп балалары арасында фикер йөртү, уйларын, күргәннәрен кәгазьгә төшереп сүрәтләү, дәүләт турында белемнәрен һәм карашларын киңәйтү, пат- риотлык хисләрен арттыру максатына корылган.

 Җиңүчеләргә килгәндә, Инзилә Арчаның 5нче гимназиясенең 3нче сыйныфын тәмамлаган, Рамина 1нче мәктәпнең 1нче сыйныфын. Икесе дә талантлы, рәсем ясарга кечкенәдән яраталар. “Инзилә кечкенәдән кәгазьгә рәсем ясап кына түгел, энҗеләр белән дә үзенчә нидер маташтырып, уйнап утыра иде. Үсә барган саен рәсемне карап та, уйлап та ясый башлады, үз теләге булгач, сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегенә бирдек. Ике ел йөри бирегә. Осталыгы көннән-көн үсә”, – ди Инзиләнең әнисе Рания ханым.

Әңгәмәдәш – Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина.

– Гөлназ Гыйлембаевна, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгәннәрнең  пенсиясе артты. Ә сораулар туып тора, яңалыклар да бар.

– Әйе, 2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында кимендә 30 календарь  ел эшләгәннәрнең пенсияләре артты. Ул авыл җирендә яшәүче яшь буенча пенсиягә чыгучыларга һәм инвалидларга кагыла. Ә менә бу өстәмә ире яки хатынының пенсиясен алучыларга каралмаган. Шулай ук өстәмәне эшләүче пенсионер алмый. Әгәр дә пенсионер эшкә керә икән, ул бу турыда кичекмәстән пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш. Хәбәр итмәгән очракта эшләгән айларында алган өстәмәсен кире кайтарырга туры киләчәк.

– Армия, декрет еллары стажга исәпләнәме?

– Армия еллары стажга керми. Бала белән 1,5 елга кадәр утырган чор стажга исәпләнә. Күп бала булса, стажга декрет ялларының иң күбе 6 елы исәпләнә.

– 30 календарь елга берничә көнем тулмады, дип өзгәләнүчеләр бар. Андыйларга бигрәк тә үкенечле. Стажга тулмаган көннәрен пенсионерлар бүген эшләп тутыра аламы?

– Әйе, андый мөмкинлек бар.

– Искә төшерик әле: авыл хуҗалыгында нинди хезмәт башкаручыларга өстәмә каралган?

– Сыер савучылар, бозау, тана караучылар, ферма мөдирләре, зоотехниклар, механизаторлар, мас- терскойларда эшләүче техника ремонтлаучылар, механик, инженер, агрономнар һ.б.өстәмә ала. Ә менә колхоз, совхозларның бухгалтериясендә эшләгән хисапчыларга, икътисадчыларга,  колхоз ашханәсендә хезмәт иткән пешекчеләргә бу кагылмый. Кыскасы, әлеге закон фермаларда һәм басу, кырларда турыдан-туры эшләгән авыл кешесе өчен эшләнгән.

Яңа Чүриле психоневрология интернатында быел илкүләм проект кысаларында өч катлы  торак корпус төзелә башлады. Төзелешне сыйфатлы итеп эшләве белән данлыклы “Арча МСО”сы оешмасына ышанып тапшырганнар. Алар биредә өч катлы мәһабәт бина төзеп тапшырганнар иде инде.

Төзелешкә 91 млн. сум акча бүлеп бирелгән, быел 62 млн. сумлык эш башкарылачак. Тапшыру срогы – 2020 ел. Төзелеш барышын район Советы депутаты Шәйдулла Сәлахов контрольдә тота. Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллин да биредә еш була.

Атна саен район җитәкчеләре төзелештә планлаштыру үткәрә. 14 июньдәгесен район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова уздырды.


14
июнь, 2019 ел
җомга

2019 елда Татарстан Республикасы министрлыгы ярдәме белән совет гаскәрләренең 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74- еллыгына багышланган «Җиңү шаһиты - 2019» республика проектына старт бирелде.

     15 апрельдән 9 майга кадәр яшь волонтерларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү буенча 2500 дән  артык чара үткәрелде. Проект  та  27 муниципаль берәмлегеннән 153 гомуми белем бирү учреждениесе катнашты.

            7 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2019 елның беренче яртыеллыгы өчен хәрәкәт планын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

    "Җиңү волонтерлары» төбәк  бүлеге  лидерларын һәм активистларын бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова  һәм РФ Дәүләт Думасының милләт эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов, шулай ук бүлекнең партнерлары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International