Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соңгы берничә ел район үзәге булып торган Яңа Чүриле авылында бүген 51 хуҗалык исәпләнә, 169 кеше яши. Район үзәге булып торгандагы биналарның шактые “исән” әле. “Менә монысы райком бинасы булган”, – диде Яңа Чүриле психоневрология интернаты директоры Рамил Гарипов.
Элек зур авыл булган ул, йорт-җирләр урыннарына карап моның шулай икәнлеген әле дә чамалап була. Гөберчәк авылында туып-үскән, укытучы булып эшләгәндә Яңа Чүрилегә җыелышларга йөргән мөхтәрәм язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев үзенең әсәрләрендә әлеге авылның ул вакыттагы халәтен матур итеп тасвирлый, халкын хөрмәт белән искә ала.
Район хакимияте каршында урнашкан Дан аллеясында чыгарылыш сыйныф укучыларының исемле йолдызлары тагын икегә артты. 19 июньдә йолдызларны ачу тантанасы булды.
Йолдыз ачу тантанасы ел да көтеп алынган мизгел. Быелгы бәйрәм чарасына өлкән абый-апаларын котлап, дәртле чыгышлары белән ямьләргә Арча Укучылар сараеннан биюче “Сөембикә”ләр, Арча сәнгать мәктәбеннән җырчы Илзирә Сираҗиева да килгән.
Дулкынландыргыч мизгелләр: кемнәргә бәхет елмаер? Ул бәхетлеләр – Арчаның 1нче мәктәбеннән Алмаз Закиров һәм Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Зәлифә Әүхәдиева. Икесе дә тырыш, сәләтле, олимпиадалардан кайтып кермәгән, район данын күтәрүдә өлеш керткән укучылар. Аллеяда үз исемнәрендәге йолдызларның урын алуы алар өчен көтелмәгән бүләк булган. Укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар.
Социаль түләүләр
Әңгәмәдәш – район социаль яклау бүлеге каршындагы матди түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева.
– Лилия Тәбрисовна, күп балалы гаиләләргә социаль түләүләр һәм бу категориядәге гаиләләргә кагылган соңгы яңалыклар турында аңлатып үтсәгез иде.
– Күп балалы гаиләләргә субсидия–ташламалар исәпләү буенча әлегә яңалыклар юк. Ә менә салым түләү буенча һәм поездда ерак юлга чыкканда бирелә торган субсидияләр буенча да яңалыклар бар. Социаль түләүләр буенча аңлатып үтәм. Бүген өч һәм аннан да күбрәк бала булган гаиләдә 6 яшькә кадәрлеләргә ай саен 131 сум өстәп түләнә. Билгеле бер нормативлардан чыгып, торак һәм коммуналь хезмәтләр чыгымының 30 процент күләмендә субсидия–ташлама каралган. Мәктәп- ләрдә, һөнәр алу йортларында укучы балаларга юл чыгымнары өчен ай саен 295 сум субсидия бирелә. Бу субсидия 18 яшькә кадәр түләнә.
Казанбаш мәктәбе шушы көннәрдә кадерле кунаклар кабул итте: 50 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар очрашу кичәсенә, алтын датаны бәйрәм итәргә җыелды.
Казанбашка кадәр “Арча РМЗ” ширкәте җитәкчесе Даниял Фәсәхиев машинасына утырып бардык. Даниял Шакир улы сыйныфташлары белән очрашу мизгелләренә дулкынланып та, ашкынып та кайта. Аның сыйныфташларын искә төшерүе, мәктәп елларындагы хатирәләре, Түбән Мәтәскәдән Казанбаш мәктәбенә кышын чаңгыда, җәен велосипедта барулары турындагы истәлекләрен тыңлап юл сизелмәде дә. Әлеге мәктәптә 9, 10нчы сыйныфларны гына укыса да, һәркемне җылы итеп искә төшерә Даниял абый. Очрашу да аның идеясе белән оешкан. Ул күңелендәге уйларны сыйныфташы, Көтектә яшәүче Фәнис Идрисовка әйтүгә, ул хуплап алып, бергәләп тотыналар.
Шушы көннәрдә Иске Кенәрдә яшәүче Талига апа Кадыйровага 90 яшь тулды. Олы юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбилярны тәбрикләргә Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин да килгән иде. Бу хөрмәткә Талига апаның күңеле булды, шатлыклы яшь бөртекләре каплап алган күзләрен ул кулындагы чәчәкләр артына яшерде.
– Сезне бик көтте. Иртә таңнан торып, киенеп куйган иде инде, – диде оныгы Гөлшат.
Кунакларны юбиляр ачык чырай белән, елмаеп каршы алды. Хәлләрен сорашкач: “Тик яту белән бик тату инде. Ятам, ашыйм, өйне бер әйләнеп чыгам, тагын барып ятам. Балаларыма, оныкларыма, кияүләремә бик рәхмәтлемен. Килүегезгә зур рәхмәт. Изгелегегез үзегезгә игелек булып әйләнеп кайтсын”, – диде матур теләкләрен тели-тели.
Күлтәс авылында яшәүче Гөлҗиһан Галимҗанова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Соңгы вакытта Интернет челтәрендә Арча районы территориясендә чүп сортлау һәм эшкәртү заводлары төзеләчәк дигән хәбәрләр дөнья күрде. Без бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Әлегә безнең югарыдан бу мәсьәләгә кагылышлы күрсәтмә алганыбыз юк. Район территориясендә район җитәкчелегенә белдерми генә бернәрсә дә эшләнә алмый.
Арча районында чүп эшкәртү заводы түгел, ә чүп сортлау полигоны төзү турында сүзләр ишетелгәләде. Болар икесе ике нәрсә. Мондый четерекле мәсьәләләр халык белән киңәшмичә, аның фикерен исәпкә алмыйча хәл ителмәячәк.
Район башкарма комитеты әлеге мәсьәлә буенча нинди дә яңалык булса, аларны даими рәвештә җәмәгатьчелеккә җиткереп барачак.
19 июньдә район Советының чираттагы 34нче утырышы узды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. Утырышта район тормышына кагылган муниципаль хокук актларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карарлар кабул ителде. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.
Район Советы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин 2018 елда җирле үзидарә органнарында халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында чыгыш ясады. Федераль закон таләбе буенча мөрәҗәгать 3 көн эчендә исәпкә алынырга, аннан соң 7 көн эчендә тиешле органнарга җибәрелергә, ә 30 көннән мөрәҗәгать итүчегә җавап бирелергә тиеш. Бу таләпләрне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җирле үзидарәнең вазифаи затына 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф салу каралган.
Наласа авылында яшәүче 86 яшьлек хезмәт ветераны Илдус Насыйбуллин турында сүз бара. 77 елдан соң әтисенең кайда һәлак булуы турында белеп, ул күмелгән урынга барып кайткан, каберлектә дога кылган.
– Без әтине Смоленск шәһәрендә һәлак булды дип йөрдек. Чөнки үлеме турындагы хәбәр шуннан килде. “Татарстан яшьләре” газетасында (14 март, 2019 ел, авторы Әгъзам Фәйзрахманов) басылып чыккан мәкаләне укыгач, әтинең Калуга җирендә ятып калганын белдем. “...413нче дивизия составында әтинең якташлары – арчалар да (фамилияләре, исемнәре, авыл исемнәре тезелеп киткән) бик күп булган. ... Шакирҗан Насыйбуллин (Наласа) 6 мартта һәлак булган”, дигән юлларны укыгач, шул якларга барып кайту теләге уянды. Быел Түбән Камадан Сабантуйга кайткан апамның улы Мәннәф Мифтаховка (ул үзе дә 60 яшькә якынлашып килә инде) шул хакта әйттем. Ул ике дә уйлап тормады: “Чираттагы ялым бетәргә биш көн калды. Әйдә, киттек”, – диде. Шулай 10 июнь көнне юлга кузгалдык, – ди Илдус абый.
Арчада Татарстан Республикасы судьялары советының күчмә утырышы булды.
Ул Арча район суды эшенә багышланды. Утырышны административ эшләр буенча Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Роман Гафаров алып барды. Анда Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, урынбасарлары Рамил Рамазанов, Илгиз Зарипов, дәүләт хезмәте, кадрлар һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлия Насыйбуллина, шулай ук якын-тирә районнар судлары рәисләре катнашты.
Утырыштагыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Аның үзенә Татарстан Республикасы Югары суды һәм Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсенең Мактау грамотасы тапшырылды.
Көн тәртибе буенча күчмә утырыш Арча район суды рәисе Наил Сөнгатуллин чыгышы белән башланып китте. Рамил Рамазанов, Илгиз Зарипов, Гөлия Насыйбуллина һәм башкалар чыгышлары да тыңланды.