2019 елның 22нче маенда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында мәктәп укучыларының Бөтенроссия предмет олимпиадаларында җиңүчеләрне, призерларны һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү узды.
22 майда Арча Укучылар сарае Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлеге белән берлектә укучылар арасында "Балачакның барлык төсләре" дигән исем астында асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрделәр.
2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.
Май аенда салкыннарның кире кайтып алуы гадәти хәл. Борынгылар аларга “шомырт салкыннары”, “балан салкыннары” дип исем дә биргән. Өлкәнрәкләрнең “Май аенда ат сукасының басуда катып калган вакытлары була иде”, – дигәннәре истә.
“Бу ярышлар бигрәк тә кызыклы булачак, – дип алдан әйтеп куйды район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. – Чөнки быелгы уку елында беренчелек өчен көрәш барачак!” Мондый хәлиткеч ярышны ничек карамыйсың инде! Фотоаппаратымны алып төшеп киттем стадионга!
26 майда Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар буенча алдан тавыш бирү узачак.
“Музейлар төне” уңаеннан Арча шәһәре буенча җәяүле экскурсия оештырылды. Музеебызның актив ветераннары Рәмзия Шәриповна эвакогоспиталь турында, Әминә Гаязовна КБО тарихын сөйләделәр.
Бу кичәдә бик күп кунаклар: “Казан арты” музее коллективы, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гыйбадуллина Гөлфия Мансур кызы, М.Мәһдиевнең апасы Равиянең кызы Җәүһәр Галимова, Арча китапханәсеннән Хәнәфиева Илсияр Васил кызы, Галимова Әлфия Нәкыйп кызы, язучы Роза Шәйхетдинова, М. Мәһдиевны якыннан белгән, аның белән аралашкан, шушы китаптагы язма геройлары, Гөберчәк авыл халкы катнашты.
Роспотребнадзор идәрәсе Арча, Биектау, Әтнә, Балтач районнары буенча территориаль булегендә
2019 елның 20 маеннан 03 июньгә кадәр балалар товары сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм балар ялы буенча кайнар линия эшли.
Роспотребнадзор идарәсе Арча , Биектау, Әтнэ, Балтач районнарындагы территориаль булегендә 2019 елның 13 нче маеннан 17 нче маена кадәр ВИЧ_-инфекциясен кисәту сораулары буенча кайнар линиясе эшли.