"Казан арты" музеенда тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев белән очрашу булды
25 сентябрьдә Арчада зур вакыйга булды. “Арча” спорт комплексында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президентының V Кубогына сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы районнары командалары арасында финал уеннары үтте. Турнирны ачу тантанасына Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кайтты.
20–21 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Арча муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эш оештыруның торышын өйрәнде.
Без бүгенге тормышыбызны электрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, ул безне ашата һәм кеше уйлап тапкан барлык механизмнарны, приборларны эшләргә мәҗбүр итә, аннан башка тормыш туктап калыр иде. Кешеләр икмәк үстерә, йортлар төзи, завод һәм фабрикалар эшләп тора, хастаханәләрдә балалар туа – боларның барысын да электр энергиясе кирәклеге берләштерә, кешеләрнең иминлеге әлеге энергия белән ышанычлы тәэмин итүгә бәйле. Кайчандыр электр уты бөтенләй булмаган бит.
“Сәрдәбаш авылы 1619 елны Вятка губернасы, Малмыж өязенең Арбур волосте исемлегенә кертелгән. Өлкәннәрнең сөйләүләренә караганда, Михаил Романов патшалык иткән чорда бирегә Сәрдә дигән мари авылыннан күчеп утырганнар.
Моннан 10–15 еллар элеккеге Арчаны райондашлар хәтерлидер: урамнар барак сыман йортлар белән тулы, хәтта үзәктә дә күп иде үткәннәрне хәтерләтүче йортлар. Әкренләп алар сүтелеп, хуҗалары күпфатирлы яңа йортларга күченде. Күпләр бүгенге рәхәт тормышка ияләнеп, ул баракларда яшәгән еллардагы авырлыкларны онытып та бетергәндер. Андагы уңайлыкларсыз яшәешне бүгенге рәхәтлек белән чагыштырып буламы соң?!
Сөбханалла, Даниял Шакирович Фәсәхиев (тиздән 67 яшь тула) егетләр кебек әле! Көн саен иртән 1 сәгать күнегүләр ясыйм, ди. Иң төп сәбәпләрнең берсе, мөгаен, үз эшен яхшы белүе һәм яратуындадыр. Ә иң мөһиме – ул 34 кешене эшле итеп, Арча ремонт-механика заводын җитәкли! Ул гынамы, әле аның Түбән Мәтәскәдә халык өчен эшләп куйган чишмәләре һәм башка игелекле эшләре бар!
Беренче сентябрь әле генә кебек иде. Шул арада егерме көне үтеп тә китте.
Миллионлаган бала бүген белем нигезләрен үзләштерә. Әмма мәктәпкә барырга әзерләнүе кайбер гаиләләргә җиңелләрдән булмагандыр. Бу аеруча аз керемле, социаль яктан имин булмаган, авыр хәлле гаиләләргә кагыла.
25 сентябрьдә Арчада «Арча» спорт комплексы мәйданчыкларында сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе Президентының V Кубогы тәмамланды.
«Казан арты» музее тарихи хәтер проекты кысасында Бөек Ватан сугышы чорында үскән шәхесләрнең истәлекләрен туплау дәвам итә. Бу юлы РСФСР Халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган укытучысы, озак еллар Арча педагогика колледжы директоры булып эшләгән Сәгъдиев Илдус Габдрахман улы белән очраштык.