Арчаның Йолдызлар аллеясы тагын ике йолдызга артты. Мондагы 21 йолдыз янына Курса Почмак урта мәктәбен тәмамлаган Шиһапова Таңсылу һәм Арча шәһәренең бишенче номерлы гимназиясе укучысы Хәкимуллина Эльвина исемнәре дә өстәлде.
Узган шимбәдә Арчада Гагарин кубогын каршы алдылар. Аны безгә континенталь хоккей лигасында беренчелекне яулаган һәм әлеге кубокка лаек булган “Ак Барс” хоккей командасы капкачысы, якташыбыз Эмиль Гарипов
Узган җомгада район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар басулар буйлап үтеп чәчүлекләрне кабул иттеләр.
Арчадагы “Эрудит” үсеш үзәгендә актерлык осталыгы буенча осталык дәресе үткәрелде.
Бүген кичкә армиягә озату мәҗлесе оештырасыз инде, – дим Сикертәннән Рәмис Гобәевка.
– Әлбәттә!
– Иртәгә хәрби комиссариаттан гармуннар белән озатырлармы икән?
– Һичшиксез! Ике гармунчы белән сөйләшеп куйдык.
Бу сөйләшү армиягә китәр алдыннан хәрби комиссариатка җыелгач булды. Моңсу һәм күңелле мизгелләр. Рәмиснең әнисе Фәридә Гобәева:
– Авыр баланы чыгарып җибәрүләре.., – диде күңеле йомшап...
Рөстәм Миңнеханов арчаларның Сабантуйга бүләк җыю колгасына сөлге бәйләде. Күңеленнән, шундый истәлекле мизгелдә теләкләрен, ил-көнгә тынычлык та сорагандыр ул. Аннан Президент Арча йорты ишегалдына үтеп, райондашларыбызның башкарган хезмәтенә уңай бәя бирде, киләчәккә уңышлар теләде.
23-25 июнь көнне Саратовта, идел Буе Федераль округында 12-14 яшьлек егетләр һәм кызлар, тхэквондо буенча беренчелек утте.
22-24 нче июнь көннәрендә Балтач районы территориясендә укучы балалар арасында 63 нче Республика турслёты узды. Бу слётта Укучылар сараеннан 2 команда катнашты.
Җәйнең матур бер көнендә район хуҗалыкларының иң алдынгы тракторчылары “Тукай” ширкәтенең пар басуында сукачылар бәйгесенә җыйналды. Барысы 18 трактор һәм тракторчы. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы, “Гостехнадзор”, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе вәкилләре катнашындагы комиссия һәр агрегатны, механизаторларның документларын, куелган таләпләрнең үтәлешен тикшереп чыкты.
Үрнәктәге агросәнәгать көллияте тулай торагында урнашкан “Шатлык” лагеренда 9 июньнән 17 июньгә кадәр яшь армиячеләр ял итте.