ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2018 ел
җомга

Алар эшләсә, җиренә җиткереп бетермичә туктамый, сәнгать, иҗат дигәндә, бар сәләтләрен эшкә җигәләр. Моның шулай икәнлеген “Җир бизәге — туган авылым белән мактанырлык минем хакым бар” дип исемләнгән концертта тагын бер исбатладылар. Урта Курса авыл җирлегенә кергән өч Курса, Сарай-Чокырча, Алан авыллары турында сүзем.


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Беркөн безгә шатлыклы хәбәр килеп иреште: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышында: “Бүген яшьләрнең һәркайсының диярлек машинасы бар, күп кенә өлкәннәрнең исә шәхси транспорты юк. Аларга шул ук хастаханәгә барып кайту өчен дә ярдәм кирәк. Шуңа күрә муниципалитет эчендә автобус маршрутлары булдыруны күздә тоткан программа эшләргә тырышачакбыз”, – дигән, шушы максатка 190 миллион сум акча да бүлеп бирү планлаштырылган иде.

– Бездә сыер савучылар уртача 25 мең сум алып эшли. 30-35 мең алучылар да бар, – ди “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Гайнетдинов. –Алай дә әле эшкә киләм дип ашкынып торучылар юк.

Соңгы вакытта “НАСКО”* иминият компаниясенә бәйле кайбер сүзләр ишетелгәләде. Имеш, әлеге компания бетә икән, дип сөйләүчеләр дә табылды. Әлбәттә, ул ашыгыч нәтиҗә ясарга яратучылар сүзе генә булып чыкты.

Кайсы табиб белән сөйләшсәң дә, чаңгы шуу бәхет гормоннары бирә, дияр. Чаңгыда йөрү сулыш органнары, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, кан басымын көйли, мускулларны ныгыта. Россиядә күмәкләп чаңгы шуулар кеше сәламәтлеген кайгыртып оештырыла. Әле менә яңа гына, узган шимбәдә үткәрелде ул.

Соңгы бер–ике көндә Казанбаш мәктәбендә булган хәлләр телдән төшмәде. Интернетта да укучыларның мәктәп ашханәсендә тукланып, массакүләм агуланулары турында хәбәрләр таралды. Каяндыр укып түгел, үз колагыбыз белән ишетү максатыннан без район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов белән очрашып әлеге хәлләргә ачыклык кертергә тырыштык.


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

10 февральдә Арча районы Шушмабаш авылында Абдуллин Айрат һәм Хәсәнова Илзирә истәлегенә хоккей ярышлары булды. Анда 6 команда көч сынашты.


9
февраль, 2018 ел
җомга

Районда тиздән авыл кешесенә үз хуҗалыгында җитештергән продукциясен урнаштыру мөмкинлеге артачак. Шулай ук эшсезлек мәсьәләсе дә берникадәр хәл ителү (200ләп эш урыны) алдында тора.

Икенче ел рәттән районда авыл яшьләре форумы үткәрелә. Узган җомгада да Арча педагогика көллиятенә бәхет эзләп читкә чыгып китмичә, туган авылында эшкә калган егетләр һәм кызлар җыелды. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

90 яшькә кадәр 46 кило авырлыкны саклаган кеше ул Әминә апа. Серен үзеннән әйттердек.

– Хәрәкәт! – диде ул. – Һәм чамасын белеп кенә ашарга!

Әминә апа Хөсәенова чыгышы белән Наласа авылыннан. Бүген улы Илгиз килене Илгизә гаиләсе белән Иске Чүриледә яши.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International