ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2018 ел
җомга

Россия Федерациясе монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин бу атнада Арчада булып китте һәм район башкарма комитетында гражданнарны кабул итте.

Арчаның 2нче мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары “Россия студентлар отрядлары” Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре белән очрашты. Әлеге очрашулар Арча Укучылар сарае белән берлектә уздырыла.

Арчада яшәсәм дә Гөлара Шәрипова турында мин беренче тапкыр Буада ишеттем. Буа дәүләт сатира театры җитәкчесе Раил Садриев аның бер шигырен укыды. Күпмедер вакыттан соң шул ук шигырьне ул Арча Мәдәният йортында сөйләде һәм сәхнәгә авторны (“Без аның белән бер–беребезне ачтык. Ул минем шигырь аша моноспектакльгә кереп китте”, – ди Гөлара.) чакырды. Шигырьләрен даими укып барсам да, Гөлараны беренче тапкыр шунда күрдем.

 

Ренат Насыйбуллин редакциябездә еш була. Заманында үзе дә биредә фотограф булып эшләгәнлектән, хәл дә белә, яңалыклар белән дә таныштыра.

Гөлчәчәк һәм Әхмәт Галиевлар... Туган авыллары Сеҗедә “Галиябану” спектаклендә Галиябану һәм Хәлил булып уйнап, берничә елдан өйләнешеп, 63 ел мәхәббәтле гомер кичергән пар бит алар!

Арча станциясендә яшәүче Фәйзүнә Закирҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хезмәт ветеранын гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Любовь Осина тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Бала үсеше үзәге – Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасы”нда Арча шәһәренең  мәктәпкәчә белем бирү учреждениялары  җитәкчеләре һәм өлкән тәрбиячеләре өчен өч телдә  театральләштерелгән музыкаль чыгышлар күрсәтелде. Беренче номерлы өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүче  балалар Роза Мөхетдинова һәм Наҗия Саттарованың “Урман әкияте” исемле музыкаль спектаклен сәхнәләштерделәр.


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Соңгы елларда районда яшьләргә эшләү, ял итү, күңел ачу, спорт белән шөгыльләнү өчен яңа объектлар калкып чыга, төрледән-төрле кызыклы, мавыктыргыч чаралар оештырыла. Яшьләр тәкъдим иткән идеяләргә дә игътибар бирелә. Алай гына да түгел, районыбыз яшьләре фикерләрен ишетү, шулар буенча фикер алышу, тормышта куллану юлларын эзләү, киңәшләр бирү, бергәләп проектлар төзү өчен очрашулар да оештырыла.

Сталинград сугышында катнашкан Арчада яшәүче Әдеһәм Хәйбулла улы Әхмәтҗановның ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча җитәкчесе Алмаз Борһанов җитәкчелегендә офицерлар һәм ДОСААФ оешмасы, “Юнармия” вәкилләре хәлен белделәр.

27 гыйнвар көнне Арча Үзәк китапханәсендә якташыбыз, 1995 елда туган Артур Тумаковның “Арча. Яңа тулы мәгълүмат, факт һәм ачышлар” (“Арск. Новые подробности, факты и открытия”) китабын тәкъдир итү кичәсе узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International