Апазда үткән “Ир солтаны” бәйгесендә Апаз, Шушмабаш авыл җирлекләреннән, Симетбаштан ир–егетләр катнашты. Гадәттәгечә, бу яклар башкача эшли дә белми, әзерлек яхшы иде. Ир–егетләрнең дә чыннан да шушы исемгә чын мәгънәсендә лаеклыларын тапканнар.
Әңгәмәдәшебез – Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина.
– Гөлназ Гыйлембаевна, 2018 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләргә берничә төрле дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады. Аның берсе – Ана капиталы белән бәйле яңалык. Шул турыда аңлатып үтсәгез иде.
Кыш үзенекен итте. Мондый бураннарны күптән күргән юк иде. 4 февральдә кичтән башланган көчле буран төне буе барды, иртән дә туктамады, икенче көнне, төнне дә дәвам итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен идарә органнарына югары әзерлек режимы кертү турында боерыкка кул куйган иде. Арча районында да хәл катлаулы булды. Беренче төндә юлларны да япканнар, дигән сүзләр дә булды.
2 февральдә Казанда "Синең вакыт!" исемле II Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты фестиваль-бәйгесе узды.
2010 елдагы корылыкның зәхмәте тиз генә бетмәячәк, дип әйткәннәр иде. Дөрес булырга охшаган. Узган ел әзерләнгән терлек азыгының витаминнарга, төрле элементларга ярлы булуының төп сәбәбе дә шуңа барып тоташа, ди белгечләр. Корылык, туфракны тәмам хәлсезләндергән, ярлыландырган.
2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була. Арча район территория сайлау комиссиясе рәисе Кадыйров Булат Илдар улы белән әңгәмәбез шул хакта.
2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була. Арча район территория сайлау комиссиясе рәисе Кадыйров Булат Илдар улы белән әңгәмәбез шул хакта.
2 февральдә Россиядә Сталинград сугышында җиңүгә 75 ел тулуны тантаналы төстә билгеләп үтәчәкләр.
Арчаның 2нче мәктәбенең 8 һәм 9нчы сыйныфларындагы 13 укучы “Яшь армияченең кызыл береты”на ия булу өчен имтихан тотты.
Арча педагогика көллиятендә III халыкара фәнни–практик конференция булды. Бу юлы ул “Белем бирү мәйданында толерантлык тудыру. Мәдәниятара коммуникация” дигән темага багышланды.