ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2024 ел
җомга

Чиканас авылыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган 83 каһарман истәлегенә кедр агачлары утыртылды

9 октябрьдә районыбызда тагын бер аллея барлыкка килде. Гади генә аллея түгел, биредәге һәр агач яу кырында ятып калган Чиканас авылы батырлары хөрмәтенә утыртылды.

Узган шимбәдә Арчада авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Ул Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан оештырылды.

Үзбәкстан республикас-ының Ташкент өлкәсе Чирчик шәһәрендә 15-17 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча халыкара ярышлар үткәрелде.

Тиздән мәктәпләрдә көзге каникуллар башлана. Хөрмәтле ата-аналар, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүләрен контрольдә тотыгыз.


17
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия почтасы «РариТЭК Ходинг» компаниясеннән метандагы Москвич 6 автомобилен сынау эксплуатациясенә кабул итте. Машина Татарстанның почта маршрутларында ай дәвамында йөриячәк.

27 августтан бирле Россия Почтасы Курск һәм Белгород өлкәләренә Татарстаннан бушлай 969 посылка илтеп тапшырган.


16
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 17 октябре

17 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан (Казанда да) көтелә, юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булу ихтималы бар.

 

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Бозлавык вакытында:

Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 16 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр аучылык биләмәләрендә ауның барлык төрләрен гамәлгә ашыруга вакытлыча тыю кертелүен искә төшерә. Ике атна дәвамында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре хокук саклау органнары белән берлектә профилактик рейд чаралары үткәрәчәк.


14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 ел башыннан Татарстанда инвалидлыгы булган 3 070 граждан электрон сертификатлар ярдәмендә 200 меңнән артык берәмлек реабилитацияләү һәм протез-ортопедик эшләнмәләрнең техник чарасын алды. Бу максатларны тәэмин итү өчен Социаль фондның Татарстан бүлеге 274,5 миллион сумнан артык акча җибәрде.

Характер билгеләре, тышкы кыяфәт кайвакыт буыннар аша генетик дәрәҗәдә тапшырыла. Бүген гаиләнең шәҗәрә агачын өйрәнү аеруча актуаль  күренеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International