Бу көнне Эчке эшләр министрлыгы, Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль берәмлектәге социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек органы, мәгариф органы, адвокатлар, нотариуслар, социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча вәкилләре тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Почта мөрәҗәгатенә БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының Казан шәһәрендә очрашуына багышланган марка чыкты. Почта маркасын Казан Кремле күренеше һәм саммитның рәсми символикасы бизи. Почта, марка чыгаруга өстәмә рәвештә, Казан һәм Мәскәү өчен беренче көн конвертларын чыгарды һәм беренче көн штемпельләрен ясады.
Райондашларыбыз арасында “Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясе бара
Почта бүлекчәләрендә “Арча хәбәрләре” һәм “Арский вестник” газеталарына 2025 елның беренче яртыеллыгына язылу актив алып барыла. Шул уңайдан без “Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясе игълан иттек.
Шәһәребезнең Көнбатыш бистәсендә “Бәхетле гаиләләр аллеясы“на нигез салынды. Чын гаилә бәйрәменә әверелде ул.
Иртәнге сәгать 8дә Түбән Мәтәскәгә чыгып киттек. Мәктәп янында безне Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин каршы алды һәм җирлек тормышы белән таныштырды
Бу юлы район Иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) бер көне шушы җирлектә үтте. Авыл җирлеге эшчәнлеге белән таныштылар, аңа бәя бирделәр.
Ташкичүдән Рәмис Бәдриев 2022 елның 25 августында ук контракт төзеп махсус хәрби операция барган зонага киткән
“Мобилизация буласы көн кебек ачык иде. Мин китсәм, бәлкем, балаларым калыр”, – дип уйладым һәм шундый карарга килдем, – ди ул.
Әмир Вагыйзов: “Монда спортны яраткан иң актив гаиләләр җыелган”
13 октябрь көнне “Арча” спорткомплексында гаилә һәм дуслык бәйрәме узды.
Районыбызның 20 командасы Россиякүләм “Алдынгылар чакыруы” проекты кысаларында төрле спорт уеннарында үз көчләрен сынадылар. Ярышларны “Алдынгылар хәрәкәте” һәм “Арча” спорткомплексы оештырган иде.
Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы көзнең матур бер көнендә йөгерү ярышлары оештырмый калмый. Быел да көне шәп килде! Арча стадионы шат авазлардан яңгырап торды.
Арчаның 10нчы балалар бакчасында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында истәлекле чаралар үтте.
Әлеге бакчада балаларга белем-тәрбия бирүдә үз өлешләрен керткән элеккеге хезмәткәрләр 4 октябрь көнне бәйрәмгә җыелды. Бакча хезмәткәрләре һәм балаларның чыгышларын карап, үзләре дә төрле уеннарда катнашып, яшьлек җырларын башкардылар. Бүгенге тәрбиячеләрнең хезмәтләренә югары бәя биреп, рәхмәт сүзләрен җиткерде алар.
9 октябрьдә районыбызда Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чираттагы мәдәни чара узды. Иҗади чара район мәдәният йорты тарафыннан оештырылган иде.