Быел 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясен кабул иткәнгә 25 ел була. Без аны һәр ел бәйрәм буларак билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан 23 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр республика мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрелә.
21 октябрь көнне көзге чакырылышның беренче “карлыгачлары” хәрби бурычларын үтәргә армия сафларына китте. Тагын бер елдан туган ягыбызга исән-имин кайтып җитү насыйп булсын үзләренә.
20–21октябрьдә Казанда "Пропилеи искусства" III Ачык Халыкара сәнгать иҗаты күргәзмә-бәйгесе булып узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары дә бәйгедә актив катнашты.
21 октябрьдә Казанда үзешчән композиторларның IV Халыкара фестиваль-бәйгесе узды. Фестиваль-бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары да актив катнашты.
21 октябрьдәЙошкар-Олада "Хәзинә" Төбәкара татар-йолалары һәм гореф-гадәтләре фестиваль-бәйгесе үтте. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучылары да актив катнашты.
2017 елны ң 22 октябрь көннендә "Арча" спорткомплексы спорт залында 2004-2005 елгы һәм яшьрәк егетләр җыелма командалары арасында мини-футбол буенча Арча районы беренчелеге узды.
2017 елны ң 21 октябрь көннендә"Арча" спорткомплексы спорт залында 2005-2006 елгы кызлар һәм егетләр җыелма командалары арасында волейбол буенча Арча районы беренчелеге узды. Ярышларда 104 кеше - 8 егетләр командасы һәм 5 кызлар командасы катнашты. Алар Яңа Кырлай урта белем бирү мәктәбе, Иске Чүриле урта белем бирү мәктәбе, Шурабаш урта белем бирү мәктәбе, Арчаның 3 номерлы башлангыч белем бирү мәктәбе, Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе, Иске Ашыт төп гомуми белем бирү мәктәбе, Урта Курса төп гомуми белем бирү мәктәбе, Түбән Мәтәскә төп гомуми белем бирү мәктәбе, Арчаның 1 номерлы урта белем бирү мәктәбе укучылары иде.
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре хуҗалыкларда әзерләнгән азык һәм сыерларның кан анализларын тикшергәннән соң чаң суга: азыкның сыйфаты нормаларга туры килми, терлекләр организмында каротин җитми.
Зал тулы ир-егетләр: офицерлар, армиягә китәсе егетләр, хәрби хезмәт үтеп кайтканнар... Республиканың хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин, Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, район башлыгы Илшат Нуриевны аягүрә басып каршы алдылар.
Арчада Ленинград өлкәсенең Тосно районы делегациясен кабул иттеләр. Район башлыгы урынбасары Евгения Закамская җитәкчелегендәге делегация составында “Изге юл” татар җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Иниятулла Кутуев, аның урынбасары, авыл җирлеге башлыгы Мирхәйдәр Немешев һәм оешма әгъзасы, фирма җитәкчесе Илсур Усманов бар иде.