ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Белгечләр яңа сыерчык ояларын көздән куярга киңәш итәләр. Кошчыклар карап китәләр дә, язын туры шунда кайталар, янәсе. Монысы бәхәсле, әмма бездә кышлаучы канатлы дусларыбыз шул ояларда төн куна, салкыннарда, буран–җилләрдә ышыклану урыны таба.

Үзара салым акчасын һәр авыл җирлеге үзенчә файдалана. Берсе авылларда урам юлларын төзекләндерә, икенчесе су кертә, өченчесе зиратларны тәртипкә китерә һәм башкалар. Кыскасы, кемнең кайсы җире ныграк “авырта”. Әмма барысының да максаты бер – авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту.

Безгә ничек хезмәт күрсәтәләр? Һәркем өчен якын тема. Бу уңайдан берничә очракны язып үтәсе килә. Тискәре күренешләрне генә түгел, уңайларын да күрә белергә һәм язарга кирәк.

Узган гасырның 20нче еллар уртасында халыкны берләштерү, колхозлашуның беренче этабы — коммуна төзү максатыннан яңа авылларга нигез салына. Районыбызның Xнчы Октябрь авылы да шул чорда барлыкка килә, 1927 елда төзелгәнгә, авылга шундый атама бирелә. Бирегә халык, җир алып аерылып чыгып, нигездә, Масра якларыннан күчеп утырган. Ныклап урнашып киткәч, аларның тормышына кызыгып башка җирләрдән, хәтта ерак районнардан да килүчеләр була.


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 12-15 октябрь көннәрендә"Арча"  спорт комплексы спорт залында  Татарстан Республикасы Беренчелеге кысаларында  14 яшькә кадәрге (2004 елгы һәм яшьрәк) кызлар арасында баскетбол буенча очрашулар узды.

Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов туфракны төп эшкәртүгә игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте. Чөнки яңгырлар астында җир сөреп булмаячак. Туфракны үзвакытында эшкәртү дым сакларга, басуларда чүп үләннәрне киметүгә, шулай ук ашламаларның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк.

Иске Йорт 110 кешесе булган 30 хуҗалыклы авыл. Үзенә күрә кечкенә генә клубы да бар. Артистлар килмәсә дә, концертлар, спектакльләр куелмаса да, төрле чаралар үткәреп, үз–үзләренең күңелләрен күреп, тыныч кына яшәп яталар. Узган атнада шундый чараларның берсендә катнашырга да туры килде.

Районда 1 октябрьдән пенсионерлар өчен өченче буын университеты курслары эшли башлады. Пенсионерлар бик теләп компьютерда эшләргә өйрәнәләр, туган як тарихы белән кызыксыналар. 12 октябрьдә Арчаның үзәк китапханәсендә “Хокуклар белеме мәктәбе” курслары ачылды.

Узган атнада Арча шәһәре үзәгендә “Тоннель” операциясе үткәрелде. Максаты – җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләрен киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат аларның исләренә төшерү.


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

13 октябрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары (җитәкчеләре Гайфуллина З.М., Баһаветдинова А.С.) Арча картлар һәм инвалидлар йортында хәйрия концерты куйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International