6 нчы гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2002-2004 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре командалары һәм Әтнә районы командасы катнашты.
6 нчы гыйнвар көнне Арча шәһәре стадионында чаңгы ярышлары – эстафета узды. Ярышларда районыбыз мәктәпләре командалары һәм Әтнә районы командасы катнашты.
6 гыйнвар көнне Арча укучылар Сараенда Кыш бабай бүләгенә шахмат ярышлары булып узды. Ярышларда район мәктәпләре укучылары катнашты.
7 нче гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2001-2002 нче елгы егетләр арасында мини-футбол буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре командалары катнашты.
Командалар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 нче урын – ТОРНАДО Арча (АСОШ №1)
2 нче урын – Яна Кенэр
3 нче урын – Арча (АСОШ №1, АСОШ №2)
Җиңүчеләр футбол Федерацияциясе рэисе грамота һәм медаль белән бүләкләнделәр.
30 декабрь көнне Арча укучылар Сараенда Арча районы төп гомумбелем бирү учрежденияләре укучылары арасында шәхси беренчелеккә шахмат ярышлары булып узды.
3 январь көнне Арчада регионара “Культура-Аралашу” дигән яшьләр медиафорумы булып узды. Форумда Киров өлкәсе Нократ Аланының ”Яшьләр вакыты“ агентлыгы, Арча Укучылар Сараеның “Нур” телерадиостудиясе, Казан шәһәренең “Будильник” телеканалы вәкилләре катнашты.
5 январь көнне Наласа урта мәктәбе коллективы массакүләм чаңгы ярышларына чыкты. Бу көнне барлыгы 52 кеше 3 төркемдә саф һавада актив ял итте, күңел ачты, көч сынашты .
“Чаңгы юлы” ярышларына халык елдан-ел күбрәк агыла. Үзләре чаңгыга басмыйча, ярышларны карарга, күңел ачарга, кышкы бәйрәм мохитенә чумарга дип килүчеләр дә күп иде.
5 нче гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында баскетбол буенча 2002-2003 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча ачык турнир үтте. Үзләренең көчләрен сынап карарга Марий-Эль республикасының Бәрәңге районыннан, Питрәчтән, Кукмарадан, Биектаудан, Әтнәдән баскетболистлар килде. Ярышларда барлыгы 10 команда катнашты.
Ә Сез кышкы каникулларны ничек үткәрәсез? Без исә, стадионга кызыклы уеннар уйнарга бардык. Һәр көн балалар бакчалары коллективлары, балалар өчен бик кызыклы кышкы уеннар үткәрәләр. Менә бүген дә, Арчаның 10 һәм 11 балалар бакчалары, әкият геройлары белән берлектә, чана, чаңгы, тимераяк, качыш, хоккей һәм башка бик күп төрле конкурслар һәм ярышлар үткәрделәр. Салкын һава торышы да, үз чиратында, бар кешегә гел хәрәкәттә булырга өндәп торды.
2017 ел шугалакка йөрергә яратучылар өчен, өр яңа чара белән башланып китте. Соңгы арада яшьләр арасында интеллектуаль "Акыл-батл" уены белән танылган ТатАрча кичләр проекты барыбызныда "Арча-арена" боз сараена чакыра. 3 Гыйнвар көнне биредә "Шуабыз" акциясе старт алды. Акциянең асылы - Яңа ел маскарады. Теләгән хәркем, төрле маскалар киеп, яисә тулаем берәр персонаж булып киенеп тимераякта йөри ала. "Шуабыз" акциясен татар радиосы ди-джее, якташыбыз Рамиль Шарафиев алып барды. Күмәк шуу Татар радиосының соңгы популяр хитлары астында барды. Рамиль, Арча стадионында барган ТатАрча кыш бабайда кунакта бәйрәменә билетлар уйнатты. Акция, бөтен дөньяга танылган, "Маникен Челлендж" флешмобы белән төгәлләнде! Тулырак мәгълүмат инстаграм челтәренең @odms_arsk аккаунтында. Килегез, бергәләп "Шуабыз" !!!