ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Яңа ел кичендә үзәк чыршы янында халык күп иде. Аңлашыла да, киче дә җылы, рәхәт, мәһабәт чыршы да аллы–гөлле утлар эчендә, тирә–юне дә моңарчы булмаганча матур итеп бизәлгән иде. Сәхнәдән бер–бер артлы җырлар яңгырады, уеннар гөрләде. Балалар үзләренчә күңел ачты, рәхәтләнеп тау шуды, уйнады.

7 гыйнварда Арча сәнгать мәктәбендә Раштуа бәйрәме үткәрелде. Балалар башта бәйрәмчә матур итеп бизәлгән сәхнәдә чыгыш ясады, җырлады, биеде. Аннан бәйрәм чыршы янында дәвам итте. Бүләкләр дә булды.

25 декабрьдән Арча үзәк стадионында “Тат- Арча Кар бабайда кунакта” тамашасы гөрләде. Ул балаларга гына түгел, ата–аналарга да бик ошады. Чын сәяхәт булды ул.

“Барыбыз да чаңгы юлына” Россиякүләм акциясенә кушылып, Арчаның икенче мәктәбе укучылары һәм укытучылары стадионга җыелды һәм бергәләп чаңгы юлына басты.

8 гыйнварда Арча шәһәренең “Арча – Арена” боз сараенда Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган хоккей турниры узды. Ярышта райондашларыбыздан тыш, Мамадыш, Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач, Әтнә районнарыннан килгән ветеран хоккейчылар көч сынашты.


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

5 гыйнвар 2017 елда   Арчанын  үзәк стадионында спорт бәйрәме "Сәламәтлек көне" арчаның 2нче номерлы урта мәктәбе укучылары  һәм педагогик коллектив белэн бергэ узды.

Барыбыз да актив катнаштык , бик күңелле булды .Һәркем яхшы кәеф һәм балалар да бик канэгать булып  ойлэренэ таралышты.  "Кар бөртекләре" лагерына йоруче балалар да  бик актив  катнашты. Э иң эзерлекле спортчылар , уз торкемнэрендэ чангыда узыштылар.

8 нче гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2005-2006 нчы елгы егетләр арасында мини-футбол буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре, Әтнә һәм Теләче районы командалары катнашты.

Командалар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 нче урын – Әтнә районы командасы

2 нче урын –  Теләче районы командасы

3 нче урын –  ТОРНАДО Арча   

  Җиңүчеләр Арча районы футбол Федерацияциясеннән грамота, медаль һәм кубок белән бүләкләнделәр. 

8 нче гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2002-2007 нче елгы егетләр арасында тхэквондо  буенча ярышлар булып узды. Ярышларда “Арча” балалар һәм яшүсмерләр  спорт мәктәбенең тхэквондо бүлегендә  тәрбияләнүче  16 бала катнашты. Балалар ярышның  катлаулыгы буенча 3 группага бүленеп көч сынаштылар. 

6 нчы гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2001-2003 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре командалары һәм Әтнә районы командасы катнашты.

8 нче гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 1999-2008 нче елгы егетләр  һәм кызлар арасында йөзү буенча ярышлар булып узды. Ярышларда “Арча” спорткомплексының йөзү бүлегендә шөгыльләнүчеләр   катнашты. Балалар яшьләре буенча 5 категориягә бүленеп ярыштылар.

 Җиңүчеләр “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән    грамота  һәм медаль   белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International