ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Өч яшьлек бала белән ялгызы кала Үлмәсбикә апа. Улын берүзе тәрбияли. Аңа тугыз яшь дигәндә кияүгә чыга. Ятим калган өч балага әни булып бара.

Гаҗәеп ханым. Үзем аның сөйләгәнен тыңлыйм, үзем сиздермичә генә аның белән сокланам. Яшь чагында күз явын алырдай матур булгандыр ул. Өлкән яшьтә булуына карамастан, әле дә шул чибәрлеген югалтмаган.

Мөзәкир Гаптрахманов районда билгеле шәхес. Аның белән аралашып, күңел төпкелендә саклаган хатирәләре, хисләре турындагы язманы укучыларыбыз хозурына тәкъдим итәбез

Аллаһы Тәгалә адәм баласының күңелен шулай яралткан: балачагын, үткәндәге якты хатирәләрне искә төшергәндә әллә нинди рәхәт хисләр кичерә, җанына рухи көч ала ул.

Арчада яшәүче Саймә һәм Илгиз Бәйрәмовлар 50 ел бергә

Аларны районда яхшы беләләр. Илгиз абый авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләсә, Саймә апа бала табу йортында акушер иде.

Бу парны алтын туйлары белән котларга район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм Шәрык территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин килде.

25 июльдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 41нче утырышы булды.

Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 30 июлендә 22 сәгатьтән 31 июлендә 21 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә Актив атмосфера фронтлары үткәндә урыны белән яшенле яңгырлар, җил көчәюе 15-20 м/с, локаль яктан 24 м/с кадәр, көчле яңгырлар һәм яңгырлар, локаль рәвештә боз явуы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә:

1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр,  алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта,  картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.

Һәр иминиятләштерүче производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыруларны киметү чараларын гамәлгә ашыруга тотылган чыгымнарны мәҗбүри социаль иминият чаралары исәбеннән киметә ала. 2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә хезмәтне саклау чыгымнарын компенсацияләүне сорап  716 эш бирүче мөрәҗәгать иткән инде.

2024 елның беренче яртыеллыгында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесына 17 000нән артык түләүсез хезмәт күрсәтелде. Алар барысы да онлайн форматта рәсмиләштерелгән.


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

 2024 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

• төнлә һәм иртән томан;

 • төнлә һәм көндез яшен, көньяк-көнбатыштан кыска вакытлы җил 15-17 м / с;

 көндез көчле яңгыр.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

15 июльдән 5 августка кадәр Татарстанның 5 районында тематик көндезге лагерьлар уза. Районда 22 июльдән 26 июльгә кадәр Урта Корса, Орнашбаш, Урта Бирәзә авылларында сменалар узды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International