ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Кораллы Көчләре белән контракт төзүчеләргә түләүне арттырдылар

Бер тапкыр бирелә торган түләү миллион ярымга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә әйтте.

Укучыбыз Раушан Абдуллинга чебиләр бүләк иттек

2024 елның икенче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” газетасына язылучылар арасында “Бариев Б.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан ун бройлер чебие уйнаттык.

Уен шартлары буенча, почта бүлекчәләрендә язылган квитанцияләрнең фотоларын редакциягә юлларга кирәк иде. Барысы 120 язылучыбыздан квитанция алдык. 

Арчада яшәүче Хәялова Гөлирам Шакир кызына 100 яшь тулды

Бер гасыр гомер кичерүче тере тарих булган әбине бәйрәме белән котларга килүчеләр күп булды.

Гөлирам әби мине күптәнге танышы кебек каршы алды. Якын итеп күрешеп, хәлләрне сорашкач, Коръән сүрәләре укып, яман күзләрнең карашын юкка чыгару өчен дип үземне “өшкереп” тә алды.

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Арчаның “Казансу” паркында бәйрәм узды.

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп саклаучы, буыннарны  бәйләүче өзелмәс җеп кебек. Районыбызның һәм илебезнең тотрыклы үсеше гаиләләрнең ни дәрәҗәдә нык булуына бәйле.

Татарстан Республикасы атказанган төзүчесе Анатолий Николаевич Смирновны Арчада белмәгән кеше сирәктер. Аның исеме юллар белән бәйле

Беркөнне редакциягә Арчада яшәүче Екатерина Анатольевна керде. “Әтиебез Анатолий Николаевич Смирнов турында газетага яздырасыбыз килә. Әти безнең район юлларын асфальтлау, йортлар салу буенча күп эшләгән җитәкче. Ул районның Мактау тактасында торырлык шәхес”, – диде.

Килешәбез. Районның хөр-мәтле кешесе. Бергәләп эшкә тотындык. Анатолий Николаевич 1985 елның маеннан 1997 елның июленә кадәр ДРСУ (юл ремонт-төзелеш идарәсе) җитәкчесе булып эшләде.

Велосипедчылар сәяхәтендә катнашкан гаиләләр: “Бик күңелле һәм файдалы булды”, – дип, канәгать калдылар.

Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (җитәкчесе Әмир Вагыйзов) “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан гаиләләр белән Арча шәһәре буйлап велосипедта сәяхәт оештырды.

Белгечләр җәен су коенып калырга куша. Көннәр эссе тора. Ә нишләп әле файдаланып калмаска?!

Аның өчен самолетта Дубайга очасы юк! Үзегез белгән таныш урында рәхәтләнеп су коенасы! Ә белгечләр су коенуның, йөзүнең файдасы турында сөйләп бетерә алмый.

Арчада беренче тапкыр сапбординг буенча осталык дәресләре үтте.

Аны Арча Укучылар сарае хезмәткәрләре “Сәламәт Арча” һәм “Ял-Юл” проектлары кысаларында уздырды.

Яңа Кенәр авылында икенче тапкыр мөселман яшьләре спартакиадасы узды

7 июль көнне дүрт команда төрле спорт ярышларында көч сынашты.

Гадиләштерелгән салым салу системасы яки “Автоматлаштырылган гади салым салу системасы“ дигән махсус салым режимы кулланучы шәхси эшмәкәрләр эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен файдаланучы күчемсез милек объектларына карата милек салымыннан азат ителәләр.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International