ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Апрель ахырында район хакимиятендә алкоголь продукциясен сату буенча ЕГАИС системасына күчүгә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә әлеге мәсьәлә буенча эшмәкәрләрне кызыксындырган сораулар каралды.

Казанда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр иҗатының “Виктория” VII Халыкара бәйге-фестивале узды

Ат ярышында призлы урыннарны алучы Арча егете Салават Бикбаев чиста токымлы аты белән Казан ипподромында шөгыльләнде. 6 майда Казан ипподромында көчле атлар ярышты. Салават Бикбаев аты 7 аргамак арасында финишка икенче килде.

Районыбызга Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов килде. Әлеге сәфәрнең максаты — Геройның чордашы, сугыштан соңгы елларда аралашып яшәгән дусты Гани Сафиуллинның музеенда булу.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

7 нче майда Яңасала башлангыч мәктәбендә Татарстанның халык язучысы,   Гомәр Бәшировка мемориаль такта кую тантанасы булды. Кунакларыбыз - язучының оныгы Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева), якташ язучыбыз, "Казан утлары" журналының җаваплы сәркатибе  Вакыйф Нуриев, Арча районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе  Дәүләтбаев З. М., "Казан арты" тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Гарипов Ш.З.,  "Безнең мирас" журналының бүлек мөхәррире Гобәйдуллин Л. И. язучы белән бәйле вакыйгаларны искә алдылар. Балалар үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Өлкәннәрнең чыгыш ясавы  бәйрәмне тагын да ямьләндерде.

9 май көнне Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре актив рәвештә Җиңүнең 71 еллыгына багышланган парадта катнаштылар. Арчаның үзәк мәйданында Арча балалар сәнгать мәктәбенең тынлы музыка уен кораллары оркестры чыгыш ясады.

Казанбаш төп мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы   9 нчы май -  Җиңү бәйрәмен авыл уртасындагы Ватан өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында зурлап үткәрделәр. Бәйрәмгә тыл ветераннары чакырылды. Кызганычка каршы, бүген Казанбаш һәм Көтек авылларыннан сугыш ветераннары безнең арабызда юк. Укучылар һәйкәл янына сугышта катнашкан бабаларының фоторәсемнәрен  тотып килделәр. Тантаналы митингны мәктәп директоры Рамил Данил улы Мухамадияров ачып җибәрде. Ул килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Авылның имам-хатыйбы Корбангали хәзрәт сугышта үлеп калганнар рухына дога кылды. 6нчы класс укучылары монтажы җыр – бию белән үрелеп барды.


6
май, 2016 ел
җомга

4 нче май көнне Район мәдәният йортында Арча укучылар Сараеның балар иҗат хәйрия концерты булып узды. Балалар ата-аналарына узләренең җыр, бию, сәхнә сәнгатендә осталыкларын курсәттеләр. Тамашачылар “Сөембикә” һәм “Гөлләр” бию төркемнәренең хозур, күңелле биюләрен көчле алкышлар белән каршы алды.  Җитәкчесе - Илхамия Мөбәрәк кызы. Шулай ук Лия Юрьевна җитәкчелегендә эшләп килүче театр түгәрәгенә йөрүче балалар Римма Надершинаның “Хаклыкка юл”,   “Могъҗизалар илендәге Алиса” повестенән өзекләр курсәтеп шатландырдылар.  Ә Гүзәл Дамир кызы җитәкләгә җыр ансамбле бу көнне сәхнәгә тәүге адымнарын ясадылар.

Район балалар китапханәсендә Бөек Җиңү көне уңаеннан сугыш чоры балалары тормышына багышланган әдәби кичә узды. Арча 1 нче номерлы мәктәбенең 3 А сыйныф укучылары сугыш елларының никадәр авыр, куркыныч булганлыгын һәм үз яшьтәшләренең ачлыктан, салкыннан интегеп узган балачаклары турында сөйләгән китапханәчене бик кызыксынып  тыңладылар. Кичәдә сугыш елларында үскән балаларның чыдамлыгын кыюлыгын, батырлыгын  чагылдырган шигырьләр укылды һәм слайд презентация күрсәтелде.

Укучылар В. Катаев әсәре буенча эшләнгән “Полк улы” исемле фильмнан өзек карадылар һәм  бу китапны тулысынча укырга теләкләрен белдерделәр.

5 нче май көнне Лесхоз урта мәктәбе базасында “Совет һәм Россия халкы тормышында Бөек Ватан сугышы” темасы астында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган район күләмендә фәнни-практик конференция үтте.

Конференциянең максаты: СССР һәм совет халкының фашист Германиясен тар-мар итүдәге көчен күрсәтү, укучыларда Ватанның сугышчан тарихын өйрәнүгә  кызыксыну уяту, совет халкының һәм Кораллы Көчләрнең сугыш елларында күрсәткән  батырлыгын чагылдыру, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү һәм әлеге мәсьәләләрне чишү юлларын билгеләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International