ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга

Беркөнне редакциягә Яңа Кенәрдән волейболчылар тренеры Тәлгать Әхмәтов килеп керде. Волейбол ярышы оештырганнар. Гадәти генә чара булмаган ул. Авылдашлары Надил Шакирҗанов энесе Венер истәлегенә ярыш үткәргән.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең хисап җыелышында белгечләр ясаган чыгыш һәрвакыт тирән анализлы, кызыклы була.

Баш экономист Салават Әхмәдиев әлеге вазыйфаны бер елдан артык кына башкаруына карамастан, хуҗалыкның икътисадый хәле, аны яхшырту юллары турында үтемле итеп сөйләде. Баш агроном Рөстәм Мөхәммәдиев тәҗрибәле, әзерлекле белгеч.

Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов үз белгечләрен әзерләүгә зур игътибар бирә һәм моның нәтиҗәсе күз алдында. Һәр тармакта яңалыклар кертеп, фәнни нигездә эшләргә омтылалар. Үсемлекчелектә 12 чәчү әйләнеше кертелгән, 6сы –бөртеклеләр, 6сы азык культуралары өчен. Технологияне үтәүгә игътибар зур, һәр елны известь кертә барып, ачы туфраклы басулар калмаган диярлек.

6 февральдә Курса–Почмак урта мәктәбенең спорт залында 2000 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте призына көрәш буенча ярышлар узды.

— Районның 19 мәктәбе һәм педагогика көллиятеннән 121 укучы килде, — диде район яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов. — Иң көчле көрәшчеләребез “Сабантуй” газетасы призына үтәчәк ярышларга бара.

Яшь көрәшчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов бәйгедә катнашучыларны тәбрикләде, уңышлар теләделәр.

Бу көннәрдә быел 1 сыйныфка укырга керәчәк балаларның әти–әниләре күңелле мәшәкатьләр белән йөри. Балалар бакчаларында ачык дәресләрдә катнашалар, мәктәпләргә гариза язалар, үткән шимбәдә балалары белән мәктәпкә килделәр.

Арчаның 10нчы балалар бакчасында ачык дәресләрдә катнашырга һәм үткән шимбәдә Арчаның 1нче мәктәбендә балаларның тәүге тапкыр дәрескә килүләрен күрергә туры килде. 10нчы балалар бакчасында быел мәктәпкә укырга керәсе 2нче төркемдә Фәния Гыйззәтуллина математика, 1нче төркемдә Эльмира Фатыйхова сөйләм телен үстерү дәресен алып барды. Ачык дәресләрдә Арчаның 1нче мәктәбеннән һәм 3нче мәктәбеннән балаларны 1 сыйныфка кабул итеп аласы укытучылар һәм әти–әниләр катнашты.

11 февральдә Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан Идарәсе Арча муниципаль районында эшмәкәрләр һәм гражданнар белән очрашулар үткәрә, җәмәгатьчелекне кабул итә. Әлеге чара кысаларында Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан Идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин гражданнарны кабул итә. Кабул итү Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт адресы буенча (хакимият бинасы) сәгать 9да башлана.

Пассажирларга хезмәт күрсәтүне сыйфатлы итеп оештыру максатында 2016 елның 15 февраленнән 29 апреленә кадәр Казан–Арча шәһәр яны поезды (Казаннан китү вакыты – 6.15, Арчага килү – 7.52) йөри башлый.

15 февральдән 29 апрельгә кадәр 8 тулып 15 минутта Казаннан Арчага йөрүче поезд расписаниедан алына.

Шәһәр яны поездлары расписаниесе белән тулырак билет кассаларында яки sodruzhestvoppk.ru сайтында танышырга мөмкин.

Руль артына эчкән килеш утырсаң, хәзер законнар каты. Әле менә яңа гына Арча җәмәгать судында ике эш каралды. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина йөрткәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарласа, машина йөртү хокукыннан 1,5–2 елга колак кагасың. Бу чор үтеп китеп, 1 ел эчендә эчкән килеш тагын эләксәң, ул вакытта 200–300 мең сум штраф яки мәҗбүри эшкә тарту каралган һәм ике очракта да гаеплеләр машина йөртү хокукы бирүче таныклыктан 3 елга кадәр мәхрүм ителәчәкләр. Арча җәмәгать судьялары Марат Камаев һәм Идеал Вафин караган эшләрдә ике гаеплегә дә 200әр мең сум штраф салынды һәм 2 шәр елга кадәр таныклыкларыннан мәхрүм ителделәр. 

Хәзер суд утырышларында административ эшләрне видео–конференц–элемтә ысулы белән карау мөмкинлеге бар. Җәмәгать судьясы Марат Камаев шундый утырышларның берсен үткәрде. Штрафларны вакытында түләмәгән өчен тоткарланган берәүнең эше каралды. Тоткарланучы район эчке эшләр бүлегеннән торып, сорауларга жавап бирде, ә суд утырышы җәмәгать судында үткәрелде.

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Ишнарат, Урта Сәрдә авылларында яшәүче Әнисә Касыймованы һәм Мәсрүрә Габдрахманованы 90 яшьлек юбилейлары белән котлады. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Әнисә апаларның гаиләсе зур, 12 баланың иң өлкәне була ул. Әтиләре сугыш кырында ятып кала. 14 яшьлек Әнисә тракторга утыра.

1946 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан Габделбәр Газыймовка (2007 елда вафат була) кияүгә чыга. Бергәләп 4 малай 6 кыз үстерәләр. Бүгенге көндә 49 онык һәм оныкларының балалары бар.

Мәсрүрә апа 12 яшьтән алып лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшләгән.

Элек кар чаналарын әллә нигә бер күргәндә “Бу аучы, я урманчыдыр инде”, – дип кала идек. Чөнки аннан билгеле бер һөнәр ияләре, я булмаса шул аучылар файдаланды. Хәзер кар чаналары күбәйде. Хәтта шәһәр эчендә дә күренәләр. Безнең Арча уртасында урамнан да берничә тапкыр үкертеп үтеп киткәләделәр. Алар башка төрле техникадан әллә каян аерыла, тавышлары бик көчле. Шулай торак пунктта да алар белән идарә итәргә рөхсәт ителә микәнни?

Шушы хакта кызыксынып без берничә сорау белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Арча районы буенча бүлек башлыгы, баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймовка мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, элек кар чаналарын кирәк булганда гына кулланганнар. Шул урманчылар, аучылар, нефтьчеләр. Чөнки әлеге техникасыз алар кышын басуда йөри алмый. Хәзер кешедә акча күп, кайбер ата–аналар балаларына күңел ачу өчен дә алып бирә. Бер тапкыр йөреп карамаганнар да утырып чыгып китә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International