Мәгариф өлкәсенә белгечләр әзерләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галимуллина Наилә Зариф кызы, районның газ куллану хезмәте системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “Сабагаз” идарәсе Арча газ куллану хезмәтенең Яңа Кенәр участогы мастеры Садыйков Рәшит Шамил улы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Акчишмә” ширкәте баш агрономы Мөхәммәтдинов Вәдүт Сөләйман улы, озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары, халык иҗатын һәм үзешчән сәнгатьне үстерүгә керткән өлешләре өчен Чиканас авыл мәдәният йорты директоры Әһлиуллин Вагыйз Нурулла улы, җиләк-җимеш совхозы авыл клубы мөдире Гарифуллина Нәсимә Гайнетдин кызы, Арча станциясе күпфункцияле үзәкнең сәнгать җитәкчесе Фазылҗанова Илмира Мәхмүт кызы, Лесхоз авыл Мәдәният йорты директоры Һадиева Мөнирә Бари кызы, эчке эшләр органнарында бик яхшы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге полиция майоры Хисамиев Ленар Әлтаф улы, полиция майоры Шакиров Таһир Мансур улы, полиция прапорщигы Иванов Илфат Марат улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Арчаның 5нче гимназиясендә район мәктәпләренең математика укытучылары түгәрәк өстәл артына җыелды. Укытучылар балаларны Федераль дәүләт стандартлары нигезендә укыту буенча (ФГОС) үзара фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
Чыгышлар тәмамланганнан соң арадан бер укытучы:
– ФГОС буенча дәресне ничек алып барасыз – шул турыда сөйләсәгез иде, – дип үтенде.
Шуннан соң сөйләшү тагын да җанланып китте.
ФГОСның үз таләпләре бар. Укытучылар белемнәрен күтәрә, сыйныф бүлмәләре техник яктан җиһазлана, укучыларга федераль стандартка туры килгән дәрес-лекләр, укытучыларга ярдәмлекләр эшләнә һ.б.
ФГОС буенча махсус сораштырулар үткәрдем. Төрле укытучыда төрле фикер. Хәтта “ФГОС баланы надан калдыра”, – дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде.
Арчаның үзәк мәйданында “Арча кичләре” булды. Аны район Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмне Данис Гайфуллин алып барды.
Кичке сәгать 7. Дәртле музыка халыкны үз янына җыйды. Шашлык пешеп, чәйләр кайнап, кибетләр эшләп торды. Халык әлләни күп җыелмады, килгәне дә биергә бик атлыгып тормады. Әллә соң “Арча кичләре”н оныта барабызмы? Юктыр, салкынча юеш куркыткандыр. Ярый әле җырга, биюгә оста актив ветераннарыбыз Факия Шәрәфетдинова белән Минсәвәр Хәбибуллина килгән иде. Бию көйләре башлануга алар мәйданга чыкты. Шуннан китте биюләр...
Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында каты мөгамәлә һәм җәберләүләрне профилактикалау буенча ачык форум үткәрелде. “Балигъ булмаганнар тарафыннан психоактив матдәләр куллануны профилактикалауның заманча технологияләре” секциясе эшендә катнашып, Арча Мәрхәмәтлек үзәге социаль педагогы Гүзәл Дәүләтбаева “Үзеңә мәхәббәт” программасын тәкъдир итте. Аның бу программасы социаль программалар буенча рес- публика бәйгесендә беренче урынны алды. Бүләк итеп Мәрхәмәтлек үзәгенә компьютер җиһазы тапшырылды.
Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры мәйданчыгында “Безнең йортыбыз – Татарстан” респуб- лика этник мәдәнияте фестиваленең гала концерты булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чыгыш ясаган иң яхшы коллективлар арасында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирая Батыршина җитәкчелегендәге “Рус җыры” халык вокаль ансамбле дә бар иде. Ансамбль фестиваль лауреаты булды һәм диплом белән бүләкләнде.
Күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге белгечләре Мәрхәмәтлек үзәге белгечләре белән берлектә “Төтен күрсәң – карап торма” дигән чара үткәргәннәр. Анда 5 күп балалы, аз керемле гаиләдән әти-әниләре белән 15 бала катнашкан. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре аларга янгын килеп чыгу сәбәпләре, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче нишләргә кирәклеге, ничек ут сүндергеч белән эшләргә икәнлеге, янгын сигнализациясенең ничек эшләве һәм башкалар турында сөйләгәннәр. Соңыннан әлеге гаиләләргә янгын сигнализаторлары тапшырылган.
Каникул көннәрендә “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2004–2005 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча турнир булган. Анда биш мәктәп командасы катнашкан. Беренче өч урынны Арчаның беренче, икенче, җиденче мәктәпләре командалары яулаган.
“Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2002 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр арасында суда туп уйнау (водное поло) буенча турнир үткәрелгән. Ярышлар ахырында балалар өчен кече бассейнда “Күңелле стартлар” булган.