ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Арча стадионында республика чаңгычылары чаңгы-роллерларда шәхси беренчелеккә ярышты. Анда көчле чаңгычылар катнашты. Арчалылардан үз яшьтәшләре арасында Лилия Рәхмәтуллина — икенче, Фәнүзә Сәлахова шулай ук икенче урынны алдылар.

Эшләүче пенсионерларга айлык түләү индексацияләнмәячәк яки артмаячак дигән сөйләшүләр тирәсендә бәхәсләр бара. Нигездә пенсионерлар иң аз хезмәт хакы түләнә торган урыннарда эшлиләр. Сораштырулардан шундый жаваплар ишеттек: эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнмәсә, эштән китәчәкмен яки эш урынында теркәлмичә генә хезмәт хакын конвертта алачакмын. Моннан Пенсия фондына зыяннан башка файда булмаячак.

Бу көннәрдә район сулыкларында аккошлар белән бергә кара аккошлар күрүчеләр алар өчен борчылып, аларга аучылар мылтык күтәрмәсме, дип шалтырата.

Арча шәһәре башкарма комитеты рөхсәтсез урам утлары куючыларның административ җаваплылыкка тартылачагы турында кисәтә.

Рөхсәтсез куелган яктырткычлар сүтеп алыначак.

Арча шәһәренең көньяк өлешендәге Хезмәт урамында яшәүчеләр: “ЗУЭСның яңа җитәкчесе Евгений Андреев эшне безнең урамга таш җәйдерүдән башлады. Зур рәхмәт аңа!” — дип шалтыраттылар.

Шул уңайдан газетабыз турындагы шигырьләргә бәйге игълан итәбез. Ашыгыгыз, вакыты кысан. Шигырьләр 29 октябрьгә кадәр генә кабул ителә.
29 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры “Бизнес һәм хөкүмәт: ачыктан–ачык сөйләшү” проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очрашачак. Эшмәкәрләр чишелеш таләп иткән проблемалар һәм сораулар буенча министр белән фикер алышачаклар
Хоккей буенча республика беренчелеге дәвам итә. Аларда “Арча–Арена” Боз сарае базасында тупланган командалар да катнаша. Шушы көннәрдә арчалылар Яшел Үзән командасы белән көч сынашты. Әмма 7:8 исәбе белән җиңелде.

Әти-әниләр редакциягә болай дип мөрәҗәгать иттеләр:

– Нигә быел мәктәп укучыларына Арча шәһәрендә йөри торган автобусларга бердәм юл билетын (проездной) бетерделәр? Яңадан кайтарып булмасмы икән аны?


16
октябрь, 2015 ел
җомга

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бүген безнең урамда да бәйрәм! “Арча хәбәрләре” газетасы “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте оештырган “Легендар брендлар” бәйгесендә җиңүче булды!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International